Әлки районында пенсионерлар балаларга уен мәйданчыгы ясаган.
Базарлы Матакның Дзержинский урамында балалар өчен уен мәйданчыгы пәйда булды.
Аны ирле-хатынлы Ринат һәм Роза Галимовлар ясады. Ринат белән Роза—актив пенсионерлар. Алар берничә мәртәбә авылларны төзекләндерү бәйгесенең "Иң яшел ишегалды" номинациясендә җиңеп, Сабан туе мәйданында бүләкләнделәр дә. Быел исә өйләре белән янәшә тыкрыкны балалар өчен әкияткә әверелдерделәр. Комлык ясадылар, төрле таганнар урнаштырдылар,бик матур өй-машина корып куйдылар. Мәйданчыкның әйләнә-тирәсен тотып алдылар. Элегрәк утыртылган балан һәм миләшләр уен мәйданчыгын тагын да бизәп торалар.
Шушы урамда яшәүче Замирә Гайфуллина күршеләренә балалар турында кайгырткан өчен бик рәхмәтле.
-Безнең үзебезнең өй янында балаларга уйнарга иркен урын юк. Ә монда кечкенәләр өчен хөррият. Кызларымны кич белән дә өйгә алып кайтып булмый—биредә аларга шулкадәр күңелле һәм рәхәт,-ди Замирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев