Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Рамазан аенда өлкән яшьтәгеләргә, авыруларга ярдәм итү күздә тотыла

Рамазан ае быел коронавирус пандемиясе, үзизоляция чорына туры килде.

Шуңа карамастан, республикакүләм ифтар була. Әмма ул башка форматта үтә.

ТАССРның 100 еллыгына багышлап, республикакүләм ифтар “100 еллык ифтары” исеме астында уза. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, анда 30 мең кеше катнашачак. Үзизоляция шартларында халык ифтарга бергә җыелмый, авыз ачу өчен ризыкларны волонтерлар өйләргә таратачак.

Тартмаларга салынган ифтар ризыклары безнең районга да кайтарылыр дип көтелә. Район имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев әйтүенчә, бу ашамлык җыелмалары ялгыз яшәүче өлкәннәргә, авыруларга, мохтаҗларга өләшенәчәк.

“Ураза аенда өлкән яшьтәгеләргә, аз керемлеләргә үзләреннән ярдәм оештырырга теләк белдерүчеләр районда да бар. Мондый башлангычларны без бик хуплыйбыз. Авылыбызда, күршебездә яшәүче ялгыз өлкәннәргә, авыруларга игътибарлы булыйк, аларның хәлләрен белеп, кайгыртып торыйк. Гомумән, игелекле гамәлләр кылырга ашыгыйк, Рамазан аенда аларның әҗер-сабавы күбрәк языла”,–ди Ирек Сәләхиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев