Әлки районында сәләтле балалар Чыршысы булып узды
Сәләтле балалар өчен оештырылган Яңа ел Чыршысына бөтен районнан 150 бик яхшы укучы, спорт белән шөгыльләнүче кыз һәм малайны чакырдылар.
Тамаша башланыр алдыннан балаларны район башлыгы Александр Никошин котлады. Ул укучыларны уңышка ирешкәннәре өчен мактады, яңа үрләр яулауда җиңүләр теләде.
Залда җыелган укучылар исеменнән күп кенә иҗади конкурсларда җиңүгә ирешкән Айгизә Яруллина чыгыш ясады. Ул район җитәкчесенә яңа ел символын – үз куллары белән ясаган Юлбарысны бүләк итте.
Алсу Мәхмүтова, Базарлы Матак мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы:
–Мине бу бәйрәмгә математика буенча республика олимпиадасында призлы урын алганым өчен чакырдылар. Мин моңа бик шат. Биредә төрле авыллардан килгән кызлар һәм малайларны очраттым, алар белән кайбер олимпиадаларда бергә катнашкан идек.
Владимир Журавлев, Яңа Салман мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы:
–Мондый бәйрәмдә беренче тапкыр катнашуым. Тамаша бик ошады. Бигрәк тә Кыш бабай белән Кар кызы күңелемә хуш килде. Кечкенәдән милли көрәш белән мавыктым. Быел республика ярышларында чыгыш ясадым, билбаулы көрәш буенча икенче урын алдым, ә бөтенроссия ярышларында өченче нәтиҗә күрсәттем.
Адель Хисмәтов, Юхмачы мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы:
–Бүген бәйрәмгә ковбой киеменнән килдем әле. Гадәти булмаган нәрсәләрне яратам. Технология буенча олимпиадада призлы урын алган идем, шуңа күрә бәйрәмгә чакырдылар. Яңа елда барыбызга да уңышлар телим. Иң мөһиме – ирешелгәннәр белән тукталып калмаска.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев