Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында татар телен саклау һәм үстерү буенча җитди сөйләшү булды

20 августта Базарлы Матакта Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең күчмә киңәшмәсе булды.

Анда Кама аръягы районнары (Әлки, Алексеевск, Чистай, Яңа Чишмә, Аксубай, Чирмешән, Нурлат, Спас, Лаеш) башлыклары, башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары, мәгариф идарәләре, мәдәният бүлекләре җитәкчеләре һәм район газеталарының баш мөхәррирләре катнашты.

Киңәшмә эше белән татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов җитәкчелек итте. Ул татар теле язмышына битараф булмаган һәркемне уйландырырлык мәсьәләләр күтәрде.

–Татар теленең хәле бүген бик аяныч. Татарстан Президентының  телне саклау буенча мәкаләсе бик вакытлы чыкты. Рөстәм Миңнеханов анда өлгереп җиткән гаять кискен проблемаларга мөрәҗәгать итә,–ди Марат Әхмәтов.

Телебезне сакларга, аның дәрәҗәсен күтәрергә нәрсә комачаулый соң безгә?

–90 нчы еллардан бирле без үз телебезгә салкын карый башладык. 30 ел буе татар теле кимсетелеп яшәде,–дип тирән  борчу белән сөйләде спикер. –Билгеле, безнең 30 кешедән торган комиссия генә бу югалтуларны кире кайтара алмый. Телебезнең дәрәҗәсен күтәрү өчен һәр җитәкче, укытучы, тәрбияче, һәр әти-әни тырышырга, бер сүз белән әйткәндә, һәркем бу эшне үзеннән башларга тиеш.

Марат Әхмәтов китергән кайбер саннар да уйга сала. Республикада татарларның 60 проценты татар телендә аралашмый. Моңа бу залда утыручы җитәкчеләр дә керә.

Матур итеп рус телендә сөйләшү белән бергә, нигә соң безгә туган телебез – Тукай телендә камил дәрәҗәдә аралашмаска? Моңа кем киртә куя?

Сүз дә юк, БДИның бары рус телендә генә тапшырылуы балаларны туган татар телендә укытуга зур зыян салды.

–Шөкер, әле авылларда тел, милли гореф-гадәтләр, традицияләр шактый ук әйбәт сакланган.  Без татар телен авыллар аша күтәрүне нәтиҗәлерәк дип табабыз. Безнең комиссиянең күчмә утырышы бүген бишенче зонада – Әлки җирендә уза. Киңәшмәне без саф татарча алып бара алмыйбыз – залда утыручылар арасында татар милләтеннән булмаган кешеләр бар. Чынлыкта исә, җитәкче булгач, алар сөйләм дәрәҗәсендә татар телен дә аңларга тиеш, дип саныйм. Һәр җитәкче халык белән аның туган телендә сөйләшә алса, дәрәҗәсе үсәр, кешеләр белән тизрәк аңлашу табар иде,–дигән фикерен җиткерде комиссия җитәкчесе.

Марат Әхмәтов сигез районда да татар теленең кулланылышын саннар аша бәйләп чыкты. Рәсми документлар татарча языламы, чараларның күпмесе татар телендә уза, татар мәктәпләре, балалар бакчалары ни санда, татар матбугатына язылу нинди дәрәҗәдә...

Район газеталарын халык укыймы? Монда без районнар арасында аерманың гаять зур булуын күрәбез. Чистайда 13 йортка бер район басмасы туры килсә, күп районнарда газетага 8 йорт-хуҗалыкның берсе язылган. Шөкер, “Әлки хәбәрләре”н ике йортның берсе алдыра булып чыкты.

Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов телне саклау мәсәләсе буенча үз фикерен җиткерде:

–Мин татар телен үстерүне хуплыйм. Татарстанда татар теле горур яшәргә тиеш. Әмма бу мәсьәләдә саграк булырга кирәк, башка телләргә зыян салынмасын,–ди ул.

Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов коллегасының сүзләре белән килешми:

–Күптән түгел Кытайдан кайткан татарлар белән аралаштым. Алар саф әдәби телдә татарча сөйләшәләр. Гомер буе чит илдә яшәгән халыкның туган телләрен шулай саклавына, кадерләвенә сокландым. Без бит русларны татарча сөйләштерү турында сүз алып бармыйбыз, татарны туган теленә якынайту мәсьәләсен күтәрәбез. Мин рус телен камил беләм, башка милләттән булган җитәкчеләр бераз татарча аралашса, бу аларның дәрәҗәсен күтәрер иде. Европада берничә тел белү табигый хәл бит,–дип саный җитәкче.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, озак еллар ут күршебез Спас районын җитәкләгән Камил Нугаев сүз алды.

–Дөньяда һәр 14 көн саен бер тел югала. Татар теленә шул хәвеф янамасын өчен без бүген, соңлап булса да, җитди чаралар күрергә тиешбез. Берничә тел белү байлык бит ул. Шул берничә тел арасында Татарстанның дәүләт телен дә белсәк, нинди хәзинә булыр иде. Без татар телен белмәү белән мактанып яшәүдән туктарга тиеш. Моны гаеп, хурлык, кимчелек итеп саный башларга вакыт. Мин дә 25 ел нигездә рус телле Спас районы белән җитәкчелек итеп, русча уйлый, яза башладым. Хәзер татар телен камилрәк белүне үзем өчен бурыч итеп куям. Мин бу комиссиядә җаным-тәнем белән, йөрәк кушуы буенча эшләячәкмен,–ди Камил Әсхәт улы.

Районыбыз башлыгы Александр Никошинның бу яктан йөзе ак. Ул татар авылларындагы чараларда, җыеннарда халыкны татарча сәламли, милли һәм дини бәйрәмнәрдә һәрчак катнашырга тырыша. Районда татар телен саклау мәсьәләсе киңәшмәдә дә уңай бәяләнде.

Марат Әхмәтов комиссиянең күчмә утырышын йомгаклаганда:

–Татарстан Россиянең иң бай төбәкләренең берсе. Бездә эшлекле климат, милләтара дуслык хөкем сөрә. Туган телебез – бөек Тукай телен дә лаеклы дәрәҗәгә күтәрәсе, горур яшәтәсе иде. Урыннарда татар теленең сакланышын, кулланылышын тәэмин итү күбесенчә сездән, бу җыелышта катнашучылардан тора. Сәбәп-сылтау эзләмичә, телне саклау һәм үстерүне һәркем үзеннән башларга тиеш,–дип басым ясап әйтте.

Киңәшмә үткән район мәдәният йорты фойесында Әлки районының 90 еллыгына багышланган күргәзмә оештырылган иде. Кунаклар биредә С.Лисенков исемендәге туган як тарихы музееның бай экспонатларын карадылар. Соңыннан киңәшмәдә катнашучылар Карга авылындагы “Әлки” кооперативы эше белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев