Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында урамнарда тәртип сакчыларының патрульлек итүе көчәйтелде

Бөтен республика күләмендә үзизоляция режимын үтәүгә контроль көчәйтелде. Мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, бу яңа коронавирус инфекциясенә каршы тору буенча республика оператив штабы кайнар линиясенә халыктан бик күп шалтыратулар керү белән бәйле.

Кешеләр махсус санитар-эпидемиология режимы кертелүгә карамастан урамда йөрүчеләрнең күп булуына борчылалар, үз саулыклары өчен куркып, кагыйдәләрне бозучыларга карата чара күрүне сорыйлар.

Район үзәге Базарлы Матак урамнарында да иртәдән полиция хезмәткәрләре патрульлек итә. Алар кешеләрне туктатып, урамга ни сәбәпле чыгулары белән  кызыксыналар, кисәтү ясыйлар, үзизоляция режимын төгәл үтәү зарурлыгын искәртәләр.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлекчәсе начальнигы Ришат Насыйбуллин әйтүенчә, полиция хезмәткәрләре Базарлы Матакта гына түгел, районның барлык авылларында көчәйтелгән тәртиптә патрульлек итә.

–Үзизоляция режимы вакытында эшкә йөрүчеләрнең бу хактагы белешмәләре булырга тиеш. Кешеләр шулай ук даруханәгә, азык-төлек һәм башка иң кирәкле товарлар алу өчен кибеткә барырга мөмкин. Бик зарур булган кайбер очракларда махсус смс-рөхсәт алып урамга чыгарга була. Нигезле сәбәпләрсез урамда йөрүчеләргә полиция хезмәткәрләре беренче очракта кисәтү ясыйлар, тагын кабатланса, кырыс чаралар күрелергә дә мөмкин,–ди Ришат Насыйбуллин.

Районның баш тәртип сакчысы белдергәнчә, патрульлек итү алга таба, шулай ук ял көннәрендә дә дәвам итәчәк. Кичләрен контроль тагын да көчле була. Бу вакытта яшьләрнең сәбәпсез урамда киләп салып йөрмәве хәерле.

Исегезгә төшерәбез, Президент Рөстәм Миңнеханов 6 апрельдә имзалаган указ нигезендә, үзизоляцияне бозучыларга РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның  20.6.1 маддәсе буенча чара күрелергә мөмкин. Гражданнар өчен бу кисәтү яисә 1 меңнән 30 мең сумга кадәр административ штраф салу дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев