Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында узган тәүлектә тагын ике кеше коронавирус йоктырган

Узган тәүлектә районда тагын ике кешедә коронавирус инфекциясе расланган.

Шулай итеп, бездә COVID-19 йоктыручылар саны җидегә җитте.

Районда әлеге чир белән бәйле вәзгыять һәр көнне коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча эшче төркем утырышында тикшерелә. Анда, аерым алганда, халыкның авырудан саклану таләпләрен төгәл үтәвен, кибетләрдә һәм даруханәләрдә битлек һәм перчаткалардан гына булуын, тиешле дистанция саклавын контрольдә тоту хакында сүз алып барыла. Алдарак хәбәр иткәнебезчә, COVID-19 йоктырган әлкилеләр белән контактта булган байтак кеше бүген үзизоляциядә. Аларга кибетләрдән кирәкле әйберләр алып кайтып бирүне волонтерлар башкара. Эшче төркем утырышларында волонтерлар хезмәтен тиешенчә оештыру мәсьәләләре дә карала.

Тулаем республикада узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 61 яңа очрагы ачыкланган. 20 кеше хастаханәләргә салынган, авыру җиңел яисә симптомсыз формада узучы 41 пациент өендә дәвалана.

14 майга 843 кеше (соңгы тәүлектә 103 кеше) савыккан.

Хәлнең гаять җитди булуын һәркем аңлыйдыр. Вирус районыбыз чиген үтеп керде. Аның тагын да таралуына юл куймас өчен барыбыз да җаваплылык тоярга, саклык кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиешбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев