Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында яшәүче Әмир һәм Люция Хафизовлар мәрҗән туйларын билгеләп үтә

Бу гаиләне Базарлы Матакта гына түгел, башка авылларда да күпләр белә.

  Гаилә башлыгы – районда билгеле тракторчы, җәмәгате – хәрби комиссариат хезмәткәре. Алар тату гаиләдә өч балаларын сөеп-яратып үстерделәр, хәзер оныкларын үстерергә булышалар. Хафизовларның гаилә коруларына тиздән 35 ел тула икән. Әйдәгез бүген бергәләп аларның бәхетле гаилә тормышы серләрен ачарга тырышып карыйк. 
 

Сөт акчасына бардым
–Мин гаиләдә бердәнбер бала булып үстем. Әтием җитди җәрәхәт алуы аркасында хәрби хезмәттән комиссовать ителгән иде. Ул бик аз яшәп калды. Әтинең йөрәге тибүдән туктаганда миңа дүрт яшь ярым иде. Октябрьнең болытлы көнендә аның җәсәден ниндидер соры фургонда Казан хастаханәсеннән алып кайтуларын бүгенгедәй хәтерлим. Барысы да мине кызганалар, кочаклыйлар, башымнан сыйпыйлар... – күңел яраларын кузгатып, еракта калган ул көннәрне искә төшерә Люция ханым. 
Аның әнисе Мәфрүзә апага хәзер 83 яшь, ул гомер буе иренә тугры калган, 43 ел каенанасы белән яшәгән, соңгы көненә кадәр аны хөрмәтләп тәрбияләгән. Күп еллар ул халыктан сөт җыю эше өчен җавап биргән. Ә ул чакта сыерлар бик күп була бит. Иске Чаллыда “Әдүш” дип аталган урыннан көн саен көтүгә 500 баш сыер китә. Төгәл, гадел хатын тапшырылган сөт өчен һәрчак вакытында исәп-хисап ясый, еш кына авылдашлары сөт акчасы алырга аның өенә киләләр.
–Сөт җыючы апаның кызы Люцияне бик ошаттым. Әмма Мәфрүзә апа: “Яшь әле ул”, дия иде. Һәр көнне эштән соң сөйгәнемнең өе янына йөгерәм, читтән генә булса да аны күреп каласым килә,–дип хәтер йомгагын сүтә Әмир ага. Ул чакта егетнең асылы була ул: армиядә хезмәт итеп кайткан, профессиясе бар, әле кап-кара мыеклы да үзе. Бер сүз белән әйткәндә, кызыгырлык кияү егете.
Авыл нинди зур булса да, кеше күзеннән яшеренеп бетә алмыйсың. Һәм авылдашларының сораштыруларына сүзгә оста егет һәрчак: “Сөт акчасына бардым”, дип җавап бирә булган. 

 

Комсомол поручениесе 
–Берсендә авыл клубына комсомол райкомыннан Луиза Заһидулловна (хәзер район үзәгендә мәктәп директоры Луиза Абдрахманова. Ред.) килде. Ул үзешчән сәнгатьтә катнашучы барлык комсомолларны җыйды да, безнең конкурста чыгыш ясарга, татар йолаларын һәм гореф-гадәтләрен күрсәтергә тиеш булуыбызны әйтте. Әгәр зонада җиңсәк, безне телевизордан күрсәтәчәкләр икән. Күз алдына китерегез! Телевидениенең абруе һәрчак югары булды, ә ул чагында бигрәк тә. Дөресен әйткәндә, бик тә җиңәсебез килде,–ди Әмир ага. 
Аның үз сәбәп-ниятләре дә булган икән. Әгәр аны телевизордан бөтен республикага күрсәтсәләр, әни кешенең йөрәге эрер, кызын сорап килгән егетне кире бормас, дип өметләнгән.
Конкурста Иске Чаллы үзешчәннәре “Аулак өй” күренешен тасвирлыйлар. Җырлар, такмаклар, күңелле биюләр белән... Чистайда беренче урынны алган яшьләрне Казанга телетапшыруда катнашырга җибәрәләр. Бу 1986 ел була. Егетнең өметләре аклана. Шул ук елны Әмир белән Люция өйләнешәләр.

 

Юртакларда кайттык
Әтисенең туганнары Люциягә һәрчак булышалар. Һаман хәтерендә: Мәсгут абый Шәйдуллин командировкалардан гел ике бертөрле күлмәк алып кайта: берсе үз кызы Илкәйгә, икенчесе тормыштан иртә киткән туганының кызы Люциягә. Никахны да туганнары – Сәлим хәзрәт Гайсин укый. Ә аның энесе Газыйм абый туйга хәтта биш юртак бирә. Кыңгыраулар таккан берсеннән берсе матур биш ат ул чакта искиткеч затлы күренеш була. 
–Әмирнең әти-әнисе мине үз кызларыдай кабул иттеләр. Аның әнисе Гөлшат пекарняда эшли иде. Һаман хәтеремдә, аңардан гел яңа пешеп чыкан тәмле икмәк исе килә иде. Ә әти соңгы көненәчә (аның арабыздан киткәненә ике ел) миңа кызым дип дәште. Мин исә  ниһаять үземнең әтиле булуыма әйтеп бетергесез шат идем. Әтием, димәк, яклаучым, акыллы киңәш бирүчем бар,–дип искә ала Люция. 
Шуны да өстәп куя: ул хәзер Әмирнең әнисе өчен дә бердәнбер кыз икән. Иренең ике кыз туганы да тормыштан иртә киткән. Әңгәмәдәшемнең хәтерендә тагын бер вакыйга сакланган: Нәҗип Бакиров (КПССның Әлки райкомы беренче секретаре) чорында аның әнисен һәм булачак каенатасын районга чакыралар, әмма ник икәнен әйтмиләр. Аларны “В.И. Ленинның тууына 100 ел тулу хөрмәтенә” медале белән бүләкләргә булган икән. Әлеге хәлне гаиләдә хәзер дә сагынып искә алалар.

 

Яшь гаилә
Яшьләр беренче мәлдә әти-әниләре белән авылда яшиләр. Әмир “Актай” совхозының  кирпеч заводында экскаватор машинисты булып эшли, ә Люция “Ярыш” совхозында бер ел терлекчелек буенча бухгалтер булып эшләгәч, шушы ук профессиясе буенча (ул елларда Лаеш авыл хуҗалыгы техникумы дипломы булган белгечләр югары бәяләнә) “Сельхозхимия” берләшмәсенә күчә. Ә берничә айдан соң җаваплы, чая кызны предприятие җитәкчесе Әнвәр Залаков “Чаллы” отряды начальнигы итеп билгели. 
–Әнвәр Мәхмүтович рация буенча наряд бирә, ә мин барлык биремнәрне түкми-чәчми үтәргә тырышам. Техниканы эшкә җибәрәм, план-биремнәрнең үтәлешен контрольдә тотам, ә кичен башкарылган эш турында отчетлар төзим,–дип сөйли Люция апа. 
1988 елда Хафизовлар гаиләсе Базарлы Матакка күченә.
–Беренче кызыбыз Лилия тугач район үзәгенә күчтек. Туганнарыбызга рәхмәт, яшь гаиләбезгә бик булыштылар. Төзегәндә булышкан һәркемне рәхмәт сүзләре белән искә алып, әле дә шул өйдә яшибез,–дип күңелендәген уртаклаша әңгәмәдәшем. Ирексездән уйлап куясың: ә бит ихлас күңелле, олы йөрәкле, эчкерсез кеше генә үзенә эшләгән яхшылыкны шулай истә тота. 
–Ике елдан Диләрәбез дөньяга килде. Мин гел хезмәттә идем. Ул чакта кирпеч заводының ничек эшләгәнен хәтерлисезме?! Шуңа кызларыбызны карарга авылга кайтарып торырга да туры килде. Ә Люция өебез белән янәшәдә генә эшкә чыкты, –дип сөйли Әмир ага.
–“Татгазстрой”ның район филиалы ул чакта Әлмәткә буйсына иде. Мин анда ПТО инженеры булып эшләдем. Газ җибәрү өчен кирәкле барлык документларны әзерләү минем вазыйфа иде. Җыелган папкаларны раслау өчен Чистайга, Казанга алып барырга туры килә. Иртә китәсең, кич соң гына кайтасың. Кыскасы, ул чакта әти-әниләр безгә балалар белән бик булышты,–ди Люция ханым.

 

“Сезнең балагыз булачак”
–Кызларымны мин  авыр таптым, шуңа бала турында бүтән уйламадык та. Ә берсендә табибка баргач бу мине котлый: “Сезнең балагыз булачак!” ди – Люция ханым боларны елмаеп искә ала. 
2003 елның декабрь азагында гаиләне шатлыкка күмеп уллары Альмир дөньяга килә. Срокларны бутаган авырлы ханым бәби табар көнгәчә эшкә йөри. Хәзер уллары 10 нчы сыйныфта укый, пауэрлифтинг белән шөгыльләнә. Инде күрсәтерлек уңышлары да бар. Хуҗалыкта алты үгез асрыйлар, уллары аларны карарга да бик булыша. Шунысы яхшы: гаилә башлыгының эш урыныннан хезмәт хакы хисабына арзанрак бәядән ашлык алырга була. 
Ә Люция Камилевна 15 ел инде район хәрби комиссариатында эшли, бүлек начальнигының хәрби учет буенча ярдәмчесе вазыйфасын били. Хезмәт еллары дәвамында ул коллегаларының да, җитәкчелекнең дә ихтирамын казанган. 

 

Сайлаган профессиясенә тугры
Әмир Хафизовның юл төзү хезмәтендә эш стажы өч дистә елга якын. Ул бу предприятиегә кирпеч заводы ябылганнан соң килгән. Шуннан бирле предприятенең исеме, милек формасы, техника да алышынган. Ә менә Әмир Замир улы әле һаман трактор штурвалы артында. Аңа автогрейдер, экскаватор, погрузчик та “буйсына”, әмма тракторчыга МТЗ-82 якынрак.
–Менә 11 ел инде мин шушы техникада. Кабинага утырам, үземне авыр хәлгә куймаган өчен “рәхмәт әйтеп” панеленә чәбәкләп алам һәм юлга кузгалам.  Теләсә кайсы техника  игътибарны һәм карап-тәрбияләп торганны ярата, шулай итмәсәң тыңламый да,–дип тере зат турында сөйләгәндәй тасвирлый “Алексеевскдорстрой” җәмгытенең алдынгы тракторчысы. Без очрашып сөйләшкән көнне ул тракторына чапкычны көйли иде. димәк, бүген-иртәгә Әмир Хафизов һәм хезмәттәше Илшат Туктамышев юл читләрендәге үләннәрне чаптырырга наряд алачаклар. Иртә таңнан эшкә кузгалып, зәңгәр тракторлар кичкә кадәр юлда булачак.  Механизаторлар районның бөтен территориясен әйләнә, кыйммәтле вакытның минутын да әрәм итмиләр, шуңа аларның үзләре белән һәрчак әбәтләре бар. 
–Хатыным 28 нче ел инде юлга миңа азык-төлек белән сумка әзерли. Эш кешесе өчен яхшы төшке аш бик зур нәрсә ул. Ә вакыты булганда гел минем яраткан өчпочмакларны пешерә. Аш-суга уңган ул,–дип уртаклаша безнең белән Әмир ага. Шунда ук: “Хәер, безнең татар халкында хатынны мактау гадәте юк”,–дип өстәп куя. 
–Бу профессияне очраклы гына сайламадым. Әтием Замир механика паркында көйләүче булып эшли иде. Ә мин, мәктәп баласы, еш кына әти янына керәм, аңа тимер белән эш итәргә булышам. Шул чакта районда һөнәр училищесы ачтылар. Өч Чаллыдан авыл профессиональ-техник училищесында 22 кеше укыдык. Ул чагында стипендия 50 сум иде: 40 сум совхоздан, 10 – училищедан. Күз алдына китерегез, нинди акча! Курсантларга тулай торак та бар, әмма без малайлар белән анда сирәк калабыз, 15  чакрымдагы авылга кайтып йөри идек,–дип уку еллары хатирәләрен яңарта Әмир ага. Ул әле җылы бер хис белән училищеда укыган бәхетле-рәхәт еллар, яраткан сыйныф җитәкчесе Фәйрүзә Дәүләтшина, таләпчән мастер Рафаэль Гыйльметдинов хакында озак сөйләде. Әмир Хафизов училищеның беренче чыгарылыш укучысы булган икән. Алар – 210 курсант (барысы 7 төркем) уку йортын 1981 елда тәмамлаганнар.

 

Балдан татлы
Балаң баласы балдан татлы, диләр. Дәү әни-дәү әтине сөендереп, өч онык үсеп килә – барысы да малайлар. Шәһәр мохитендә туган телләрен онытмасыннар дип, дәү әтиләре оныкларын татар балалар бакчасына бирергә киңәш иткән (Самат Туктамышевның сугыш турында шигырь сөйләве газетаның социаль челтәрләрдәге битендә урнаштырылды).
Менә шундый күркәм, бәхетле күп балалы гаилә. Авылда киләчәк юк, акча юк, мөмкинлекләр юк, дигәнне еш ишетергә туры килә. Болай әйтүчеләргә минем Хафизовлар гаиләсен үрнәк итеп китерәсем килә. Алар үз тырышлыклары һәм хезмәт сөюләре аркасында күпләр көнләшерлек итеп яшиләр. Тракторчы Әмир абыйны бик еш яхшы костюм, галстуктан күрәм. Ул кыйммәтле чит ил машинасында йөри, хатыны һәм балалары белән ел саен диңгез һәм океаннарда ял итәләр. Бер елдан укырга китәсе улларына  фатирны да кайгыртып куйганнар. Ә аларның имин һәм җитеш тормышларының нигезе – үзара аңлашу, бер-беренә таяныч булып яшәү, эштән курыкмау. Килешеп яшәгән гаиләгә бәхет юлны онытмас, диләр халыкта. Шулай булсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев