Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында яшәүче туганнарына ятим балаларны бирерләр микән?

Район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге эшчәнлеге ятим һәм әти-әни кайгыртуыннан мәхрүм балаларны гаиләгә урнаштыру белән бәйле. Һәр бала гаиләдә яшәргә һәм тәрбияләнергә тиеш бит.

–Без алдан төзелгән план буенча тәрбиягә бала алган, имин булмаган һәм күп балалы гаиләләргә тикшерүләр белән барабыз. Тормышында авырлык килеп туган, җәмгыяви яктан куркыныч хәлгә тарган балалар барлыгы ачыкланса, аларны вакытлыча медицина учреждениесенә яисә приютка урнаштырып торабыз. Кызганычка каршы, бөтен ата-аналар да үзләренең төп бурычларын тиешенчә үтәмиләр. Араларында балалары барлыгын онытып исереп йөрүчеләре дә очрый,–дип сөйли районның опека бүлеге начальнигы Гөлназ Сафина.
Төрле ведомствоара структуралар белән тыгыз эшләп, быелның тугыз аенда ата-ана каравыннан мәхрүм калган 11 бала ачыкланган. Аларны тәрбиягә төрле гаиләләргә биргәннәр. Чагыштыру өчен: 2020 елда андый бер, 2019 елда сигез бала ачыкланган булган. 
Аерым алганда, 15 яшьлек үсмернең әнисе рак белән авырып үлеп киткән, әтисе берничә ел элек һәлак булган. Әлеге факт турында Апак җирлеге башлыгы Илһамия Әбҗәббарова хәбәр итә. Күршеләре баланы опекага алалар, кирәкле документларны рәсмиләштерәләр. Шулай итеп тормышында гаять авыр фаҗигә кичергән ятимгә яшәү урынын, мәктәбен алыштырырга, туган авылыннан аерылырга туры килә. 
Аталары һәм аналары үз хокукларыннан мәхрүм ителгәннән соң якын туганнары аларның биш балаларының барысын да үз гаиләләренә алалар, күңел җылысы, игътибар бүләк итәләр. Иң кечкенә сабыйга 2 яшь, олысы инде үсмер. Шундый зур йөкне үз өстеңә алу өчен гаять олы йөрәкле булу кирәктер!
Кайчак шулай да була: аналарының балаларын карарга әллә ни ашыкмаганын яшерергә тырышып, сабыйлар турында аларның әби-бабайлары кайгырта (мондый орчакларда еш кына баланың туу турында таныклыгында “ата” дигән графада сызык кына була). Нәкь менә шундый очрак быел ачыкланган.  Олы яшьтәге хатын, беркемнән дә ярдәм сорамыйча бер ялгызы оныкларын аякка бастырырга тырыша. Бөтен кереме – пенсиясе генә. Ә бит аңа балаларны карау һәм башкалар өчен дәүләт тарафыннан түләүләр тиешле. Быел районнан читтә яшәүче әлеге хәсрәт ананы хокукларыннан мәхрүм иткәннәр, әбинең хокукларын исә законлаштырганнар.
Гөлназ Сафина әйтүенчә, быел мәктәпкәчә баланы асрауга бирелә торган айлык түләү 9357 сум, мәктәп укучысына 10790 сум тәшкил итә. Балаларны алган кеше, башка җирдә эшләмәсә, 3 мең сум хезмәт хакы алып торачак; әгәр аның педагогик яисә медицина белеме булса, хезмәт хакы 6395 сумга җитә. 
Районда яшәүче тагын бер хатын, кызының авариядә үлүен ишетүгә үк, беренче эш итеп районның опека органнарына мөрәҗәгать итә һәм ике көндә кирәкле документларны рәсмиләштереп тә өлгерә. Шулай итеп әниләре үлгән, әтиләре исә хәзерге вакытта төрмәдә утырган балалар дәү әниләре өендә тынычлык табалар. 
Безнең районда хәзерге вакытта тәрбиягә бала алган 42 гаилә бар, аларда 78 кыз һәм малай үсә. 28 опекун гаиләсендә 39 бала бар, 25 гаилә 28 баланы уллыкка-кызлыкка алган. 
Бала алган ата-аналар һәм опекуннар кечкенәләре өчен кирәкле һәм тиешле барлык шартларны булдырырга тырышалар.
 –Шунысы сөендерә: бездә башкалар кайгысына битараф була алмаган кешеләр яши. Хәтерлисезме, күрше районда булган хәл бөтен республикага яңгырады: исерек әнисе каты суыкта сарайда калдырган кечкенә бала бик нык туңган иде. Безнең районнан бер гаилә әлеге баланы да, аның туганын да үзләренә алырга теләп бөтен документларны тутырды. Әмма бу мәгънәсез ананың дәү әнисе булып, ул судта балаларга үзенең хокукы барлыкны дәлилләргә кереште. Әлегә, судны көткән арада, балалар дәүләт учреждениесендә яшиләр. Тиздән аларны бер-берсеннән аерачаклар: берсен приютка озаталар, икенчесен бәбиләр йортында калдыралар,–дип сөйләде Гөлназ Фаикъ кызы.
Ул шулай ук ят балаларга әтиләрен һәм әниләрен алыштырган, аларны кайгыртып, яратып яшәгән, күңел җылыларын биргән күп гаиләләребез барлыгын да әйтеп үтте. Болар – район үзәгендә яшәүче Рөстәм һәм Гөлкәй Шәйхетдиновлар, Иске Тахталыдан Андрей һәм Марина Ферапонтовлар, Түбән Әлкидән Гөлсирә Әдиуллина, Татар Мулла авылыннан Рәфис һәм Гөлфирә Әсәдуллиннар, Татар Суксуыннан Таһир Рафидә Абдуллиннар, Юхмачыдан Рифкать һәм Ләйлә Гыйльфановлар, башка бик күп киң күңелле, мәрхәмәтле гаиләләр. Алар үстергән балалар бу әти-әниләрен онытмыйлар, яннарына кайтып йөриләр, өй эшләрендә булышалар. Чөнки аларга биредә рәхәт, балаларны аңлыйлар, һәрвакыт ярдәм итәләр. Бусы иң мөһиме дә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев