Әлки районында яшәүчеләр ел башыннан 224 тонна сөт тапшырганнар
Ел башыннан район буенча шәхси сектордан 224 тоннага якын сөт җыелган.
Бу эшне оештыруда Чуаш Кичүе авыл җирлеге алдынгылыкны бирми. Мондагы хуҗалыклардан соңгы ун көндә 24 тоннага якын сөт җыеп эшкәртүчеләргә озатканнар.
Шулай ук Түбән Әлки җирлегендә дә эш нәтиҗәле оештырылган – ункөнлектә 21622 килограмм сөт хәзерләнгән. Шәхси сектордан сөт җыюда Борискино, Иске Салман, Ташбилге авыл җирлекләре дә әйбәт эшли. Ә менә Түбән Кәчи, Иске Камка, Чуаш Борнае җирлек башкарма комитетларына бу эшне оештыруны яхшыртасы бар әле.
Шәхси эшмәкәр “Шәйхетдинов” сөтне 14 сум 50 тиеннән, “КМЗ” җәмгыяте 13 сумнан кабул итә. Исегезгә төшерәбез: әлеге бәядән сөт җыючылар да үз чыгымнарын алып калалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев