Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында язгы чәчү төгәлләнеп килә

Игенчеләр өчен хәзер төп бурыч – үсемлекләрне саклау

Районда сабан культуралары чәчү соңгы гектарларда башкарыла. Барысы 42 мең 337 гектарда чәчү үткәрелде. Бу планга карата 97 процент дигән сүз.

Механизаторларның силос өчен кукуруз һәм көнбагыш чәчеп бетерәселәре генә калды.

Хәзер басуларда чәчелгән мәйданнарны саклау-карау эшләре алып барыла. Монда үсемлекләрне яфрактан тукландыру, чүп үләннәргә, корткычларга каршы гербицидлар белән эшкәртү керә.

Хуҗалыкларда уҗым культуралары тулысынча диярлек  химикатлар белән эшкәртелгән инде. Хәзер иртә чәчелгән сабан культуралары басуларында эшләр дәвам итә.

Бер үк вакытта механизаторлар терлек азыгы, печән хәзерләү техникасының төзеклеген дә кайгырта. Бу көннәрдә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршында оештырылган махсус комиссия азык хәзерләү техникасының торышына бәя бирү өчен районыбызга килергә тора.

Районда мал-туар саны күп. Шуңа да кышлатуга мул азык хәзерләү механизаторлар өчен җитди бурычларның берсе булып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев