Әлки районыннан килгән гаиләне "Горки-Әмәт урманы" паркында узган чарада бүләкләделәр
Максим һәм Альбина, аларның кызлары Ясминә һәм Сафина Муштаковлар бу шимбәдә Казанның "Горки-Әмәт урманы" паркында узган бүләкләү тантанасыннан кайттылар. Безнең район гаиләсенең рус, татар, чуаш, әзербәйҗан һәм белорус телләрендә музыкаль номерлар башкарып жюрины гаҗәпкә калдыруы һәм “Яшь гаилә республикасы” республика конкурсының финалына чыгуы хакында язган идек инде.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында күтәрелгән теманың актуальлеген исәпкә алып, Муштаковлар “Милли берләшү республикасы” номинациясендә фестиваль дипломы белән бүләкләнгән.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәмдә чыгыш ясап, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова гаилә институтын ныгытуда мондый конкурсларның ролен билгеләп үтте.
–Яшьләр өчен яшьне 35 кә кадәр күтәрү – яшь гаиләләргә мөмкин кадәр күбрәк игътибар бирүнең дәлиле. Бу ведомствоара категория, ул бөтен дәүләтнең игътибар үзәгендә булырга тиеш, –дип белдерде депутат.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев