Әлки районының иң уңышлы эшкуарларыннан берсе Дамир Шәйхетдинов: “Тормышта һәр нәрсәдән сабак алып яшәргә кирәк”
821
0
Абынган чаклар да булды. Аларыннан сабак алдым.
Э Ш М Ә К Ә Р Л Е К К Ә СИКӘЛТӘСЕЗ ТУРЫ ЮЛДАН КИЛМӘДЕМ. Абынган чаклар да булды. Аларыннан сабак алдым. Берара, МММ пирамидалары чорында, ваучер уены белән дә мавыктым. Мәскәүгә барып кыйммәтле кәгазьләр сатып алып, аларны биржада артыграк бәягә җибәреп... Өйдән ике бура сатып алып киткән акчаны юкка чыгарып “янгач” кире кайттым.
ТОРМЫШТА ҺӘРЧАК САБАК АЛЫП ЯШӘРГӘ КИРӘК ИКӘН. Югалтсаң да, тапсаң да, бу сиңа киләчәктә уңай этәргеч бирсен. Минем дә Мәскәүдә биржаларда кайнап, “янып”, акча санарга өйрәнүем файдага булды. Уңаймы, тискәреме – һәркайсы тормыш тәҗрибәсе. Алардан өйрәнә, алга таба дөрес итеп куллана белергә кирәк.
ЭШНЕҢ ОЯТЫ ЮК, ДИЛӘР БИТ. Институтны тәмамлаган вакыт, болганчык 90 нчы еллар. Бер танышыбыз мине Мәскәүдән товар алып кайтып Казан базарында сатарга эшкә алды. Ничек базарда басып торырга, оят бит. Иптәшкә дус малаемны да алдым. Бераз шомаргач, шушы ук эшне үземә мөстәкыйль башкара башладым.
МОНДА ТУМАСАМ ДА, ТҮБӘН ӘЛКИНЕ ТУГАН АВЫЛЫМ ДИП САНЫЙМ. Ә үзем Югары Колчуринода туганмын. Әтием Әсхәт анда управляющий булган. Әтине бит бер авылдан бер авылга җитәкче урыннарга күчереп йөрттеләр. Миңа өч яшь чакта Апакка килгәнбез. Анда 13 ел яшәдек. Аннан Түбән Әлкигә күчерделәр. Биредә инде нигез корып, төпләнеп калдык.
НАЧАР ГАДӘТЛӘР МИҢА ЯБЫШМАДЫ. Дус малайларга ияреп тәмәке тартып карадым. Хәер, бер тапкыр да сигарет сатып алмадым. Дуслар көйрәтә бирделәр, мин башка моның белән мавыкмадым.
АЛТЫДАГЫ – АЛТМЫШКА, ДИГӘН ХАЛЫК МӘКАЛЕ БИК ДӨРЕС. Бала гаиләдә алган тәрбия гомер буена бара. Абый белән без эшләп үстек. Абзар тулы терлекне карау, бакча эшләре безнең өстә иде. Әнигә савыт-саба, идән юу кебек эшләрдә дә булыша идек. Әти безне техниканы яратырга өйрәтте. Машинаны дөрес итеп, җиренә җиткереп юуга кадәр канга сеңгән. Гомумән, пычрак машинаны җенем сөйми.
ТОРМЫШТА БЕРЕНЧЕ УКЫТУЧЫМ АПАКТАН МИНСӘЕТ АБЫЙ СӘЛАХОВ БУЛДЫ. Ул безгә башлангыч сыйныфларда белем бирде. Мин аның үз- үзен тотышына, таләпчәнлегенә, пөхтәлегенә соклана, аңа охшарга тырыша идем. Гомумән, укырга- язарга өйрәтеп кенә калмаган, тормыш күнекмәләре дә биргән укытучыларыма бик рәхмәтлемен.
БЕЗНЕҢ ӨЙДӘ ГАЙБӘТКӘ УРЫН БУЛМАДЫ. Әти кеше сөйләгәнне яратмады. Без шундый тәрбия алып үстек.
ХАТЫНЫМ АВЫЛ КЫЗЫ БУЛЫРГА ТИЕШ ДИП КҮҢЕЛЕМӘ СЕҢ ДЕРГӘНМЕН. Мин аралашучан, үткен егет идем, шәһәр кызлары белән дә тиз уртак тел таптым. Әмма йөрәгемне яулаганы авыл кызы булды – җәмәгатем Гөлнара Кама Тамагы районыннан.
БЕРЕНЧЕ БАЛА ТУУ ШАТЛЫГЫ ИР-АТНЫ БӨТЕНЛӘЙ ҮЗГӘРТЕП ҖИБӘРӘ – тормышка җитдирәк, җаваплырак карарга өйрәтә. Динарыбыз дөньяга килгән көн бүгенгедәй хәтеремдә. Хәзер аңа инде 22 яшь. Казан федераль университетын тәмамлый. Икенче сөнечебез булып кызыбыз Зәринә туды. Соңрак Диананы алып кайттык. Балалар – тормышның бизәге, яшәүнең мәгънәсе ул.
МИН СПОРТ БЕЛӘН ҺӘРЧАК ЯНӘШӘ АТЛАРГА ТЫРЫШАМ. Иртән бишенче яртыда уянам. Ярты сәгатемне зарядкага багышлыйм. Аннан җыенып эшкә китәм. Элегрәк хоккей да уйный идем. Түбән Әлки малайлары гомер-гомергә хоккей белән җенләнде. Шуңа мин авыл уртасына, иске бинаны сүттереп, хоккей мәйданчыгы төзеттем. Ул 1800 мең сумга төште. Шатланам – кыш буе шунда тимераякта шуалар, алка куалар. Яшьләр анда кар тотмый.
ЯЗ-ҖӘЙ КӨННӘРЕН ТҮЗЕМСЕЗЛЕК БЕЛӘН КӨТЕП АЛАМ. Күпләр “ул чорда эш күп бит” дияр. Ә мин шул кыска җәй айларында мөмкин кадәр күбрәк эш башкарып калырга тырышам. Кыш айлары исә планлаштыру, әзерлек чоры. Гарәп илендә булганда төзелешнең бик салмак баруын, анда эшләүчеләрнең акрын кыймылдауларын аптырап карап торган идем. Аннан уйлыйм, аларда бит ел әйләнәсе җәй, кая ашыгырга, диләрдер. Ә бездә җәй сызгырып узып китә, өлгер генә.
Мин Рәсәй буйлап күп йөрим. ТАТАРСТАН КЕБЕК ТӨЗЕК, ПӨХТӘ ҖИРНЕ КҮРМӘССЕҢ. Билгеле, зур Россия уртасында без “Швейцария” була алмыйбыз. Әмма Татарстан җитәкчелеге алып барган сәясәт, аның бөтен дөньядагы алдынгы эш алымнарын, яңалыкларны берәмтекләп үзебезгә “җыеп йөрүе” сокландыра. Президент Рөстәм Миңнеханов спортны да үстерә, мәчетләрдә дә була, чиркәүләргә дә ярдәм итә, яшьләр белән дә еш аралаша. Зур- зур заводлар ача, авылларга да еш килеп чыга. Менә кемнән үрнәк алырга кирәк безгә.
АВЫЛДА ДА ХӘЗЕР ҺӨНӘРЛЕ, ОСТА КЕШЕНЕҢ ДӘРӘҖӘСЕ ЗУР. Тракторчы, шофер, токарь, электрик, эретеп ябыштыручы үз хезмәтен сыйфатлы, җиренә җиткереп башкара икән, ул бик кирәкле, хөрмәтле кеше. Безнең коллективта андый профессионаллар бик күп. Ә предприятебездә барысы 100 кеше эшли.
МИН ДИҢГЕЗ БУЕНДА ЯТЫП КЫНА ЯЛ ИТӘ БЕЛМИМ. Чит илләргә барсам, андагы халыкның ничек яшәвен, ничек эшләвен карап, өйрәнеп йөрергә яратам. Әйтик, йортларны ни рәвешле төзиләр, ишегалларын болайрак матурлап ясыйлар, койманы ничек зәвык белән эшләгәннәр, чүп-чар өчен нинди күркәм урын булдырганнар, дип бәя биреп, кем әйтмешли, “мыекка чорнап” йөрим.
ХЫЯЛЛАНЫРГА ЯРАТАМ. Тик “болыт артындагы” түгел, чынга ашарлык хыяллар ул. Матурлыкка мөкиббән кеше мин. Көнкүрештә дә, хезмәт урынында да пөхтә, матур булса, күңелгә рәхәт. Кеше арасында гына түгел, эштә дә һәркемнең килешле, чиста киенгән булуын ошатам.
БУЛДЫКЛЫ ГАИЛӘЛӘРНЕ ӨЙЛЕ ИТЕП КЕНӘ АВЫЛДА ТӨПЛӘНДЕРӘ АЛАБЫЗ. Кулыннан теләсә нинди эш килгән, хезмәт сөючән шундый яшьләрнең күбесе авылдан нәкъ менә яшәү урыны булмаганнан китә. Әйтик, яшь гаиләнең ике як әти-әнисе балаларына монда да йорт салып бирерләр иде. Әмма шулкадәр үк диярлек акчага калада фатир алып булгач, күбесе ул якны отышлы саный. Хаҗәт туып, сатарга туры килсә, шәһәрдәге белән авылдагы торакның сату бәясендә аерма бик зур, авылныкы күп югалта.
Республикада арендалы торак программасы эшли. Әмма бездә аннан эре предприятиеләр генә файдалана. Менә мин ике гаиләгә өй салып бирдем, үзебездә эшләүче тагын ике хезмәткәребез өчен йортлар сатып алдым. Фатирга мохтаҗлар бездә әле тагын бар. АРЕНДАЛЫ ТОРАК ПРОГРАММАСЫННАН БЕЗНЕҢ КЕБЕК КОЛЛЕКТИВЛАР ДА ФАЙДАЛАНА АЛСЫН ИДЕ.
ҮЗЕМДӘ ЭШЛӘҮЧЕЛӘРГӘ МИН ХЕЗМӘТ ХАКЫН АРТТЫРА ДА АЛЫР ИДЕМ. Ул чакта предприятиебезнең үсеше өчен средстволар кими. Димәк, безне конкурентлар узып китәчәк. Үзебез алып барган юнәлештән бөтенләй төшеп калуыбыз да бар. Коллективта моны аңлыйлар бугай.
ПРЕДПРИЯТИЕБЕЗ ОЕШУГА УН ЕЛ БУЛДЫ. Шул юбилейны коллектив белән сыйлы чәй өстәлләре янында матур гына үткәрдек. Гомумән, коллектив бербөтен булып эшләсен өчен хезмәттән тыш аралашулар да кирәк. Германиядә булганда товар җитештерүче бер предприятие ишегалдында кечкенә генә футбол мәйданчыгы күрдем. Җитди эштән аерылып, егетләр шунда туп тибеп ала. Шулай башларын ял иттерәләр бугай.
ЭШМӘКӘРЛЕКНЕ БЕЗ АБЫЕМ АЛЬБЕРТ БЕЛӘН БЕРГӘ БАШЛАДЫК. Аннан икебез дә мөстәкыйль предприятиеләр булдырдык. Миңа калса, болай эшләп без дөрес карарга килгәнбез. Абый үз юнәлеше буенча матур гына үсеш алды, мин үземнекен сайладым. Без бертуганнарча киңәшләшеп, ярдәмләшеп, дустанә янәшә хезмәт итәбез.
АЛГА ПЛАННАР ТӨЗЕГӘНДӘ ҺӘРЧАК “ЮРГАНЫҢА КАРАП АЯГЫҢНЫ СУЗ” ДИГӘН ГЫЙБАРӘНЕ ИСТӘ ТОТАМ. Тегесен дә, монысын да тизрәк эшлисе, булдырасы килә. Әмма көчеңне, мөмкинлекләреңне чамаламыйча югары үрелеп бөтенләй “януың” да бар. Моңа мисаллар бик күп. Бер танышларыбыз 8 миллион сум кредит алып җитди эшкә тотындылар. Әмма эшләре барып чыкмады. Банклар алдында бик зур бурычлы калдылар. Мин һәр яңалыкка алынганда үз егетләремне чакырып, аларның да моңа мөнәсәбәтләрен, уй-фикерләрен тыңлыйм. Минем артта 100 кешелек коллектив. Мин алар өчен дә җаваплы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев