Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки ветераннары сәяхәтләрдә булды

​​​​​​​Районыбызның төрле тармакларында озак еллар хезмәт куйган ветераннарыбыз сәяхәтләрдә булып кайттылар.

 

Иң элек өлкәннәребез Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына бардылар. Анда алар популяр язучы Нәбирә Гыйматдинова әсәре буенча куелган “Утка очкан күбәләктәй...” драмасын карады. Спектакль райондашларыбызга бик ошаган.

Әлеге сәфәрне район җитәкчелеге булышлыгы белән  ветераннар советы оештырды. Аның җитәкчесе Ришат Хәлиуллин, бу сәяхәтне тагын да истәлеклерәк итү нияте белән, Казанда якташлар белән очрашу да үткәргән. Ул чәй табыннары артында, эчкерсез аралашу белән барган.

Озак та үтмәде, район ветераннар советы өлкәннәр белән Изге Болгар җиренә сәяхәт оештырды. Әлеге сәфәрдә катнашучыларның берсе Идрис Хәмитов тәэсирләрен уртаклашып болай диде:

–Без Болгарда күп тапкырлар булган идек инде. Әмма бу сәяхәтебез аерым бер истәлекле булды. Изге җирләребездәге тарихи һәйкәлләрне, яңа корылмаларны иркенләп тамаша кылдык, экскурсоводларның кызыклы, мавыктыргыч итеп сөйләгәннәрен тыңладык. Бик күркәм сәфәр булды бу. Оештыручыларга ихластан рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев