Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкидә 30 ар центнер уңыш чыккан кырлар бар

“Востокзернопродукт”ның Базарлы Матак бүлекчәсендәге көзге бодай кырында гектардан уртача 30 ар центнер уңыш чыккан Быелгы эссе, коры ел өчен әлегә бу рекордлы күрсәткеч. Дөрес, бу басу зур түгел – 40 гектарлы гына.

Бүген Базарлы Матак бүлекчәсендә 228 гектарлы уҗым бодае басуыннан игеннәр җыеп суктырыла. Бу кырда да уңыш гектардан 25 әр центнер чыгып бара. Без отряд җитәкчесе Илнур Камилов белән комбайннар эшләгән басу янында сөйләшеп алдык.

–Биредә алты комбайн көзге бодайны турыдан-туры суктыра. Механизатор егетләребезнең күпчелеге сыналган, тәҗрибәле игенчеләр. Әнә Демидовкадан Сергей Захаров. Ул яңа  “Акрос” комбайнына алты ел элек утырган иде. Һәр елны әйбәт күрсәткечләргә ирешеп килә. Монда эшләүче Олег Серягин, Юрий Свилин, Рәфис Насыйбуллин, Григорий Музиков –барысы да уңган-булган, зур осталыкка ия механизаторлар. Быел беренче ел комбайнга Рөстәм Гинанов утырды. Бик тырыш егет, ул да сынатмас. Рәфис Камалов, Рамил Садыйков, Дмитрий Свилин да бүген-иртәгә комбайннарын тулысынча ремонтлап аларга кушылачак,–ди отряд җитәкчесе Илнур Камилов.

Кырдан бөртекне ташып тору өчен өч КамАЗ беркетелгән. Болар “Востокзернопродукт”тан Альберт Сөләйманов һәм Илнар Гатауллин машиналары. Аларга үз КамАЗы белән Рәис Кыямов ярдәмгә килгән.

Элеватор янәшәдә генә булгач, әлеге шофер егетләр комбайн астыннан ашлыкны тоткарлыксыз ташып өлгереп торалар.

Басуда эшләүчеләрне ашханә кызлары бирегә килеп кайнар аш белән тукландыралар. Ут-күз чыгудан саклану чарасы буларак тракторына су тутырылган прицеп таккан Хөҗҗәт Шиһапов кизү тора.

Бодай бик тә өлгереп җиткән. Аның дымлылыгы 12-13 проценттан артмый. Үстерелгән икмәкне югалтуларсыз җыеп алу өчен механизатор егетләр вакыт белән исәпләшмичә, бөтен осталыкларын куеп эшлиләр. Кызу эш чорында техника гына көйле эшләсен, ватылып тоткарламасын, диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев