Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкидә урман бете күп

Быел урман бете елдагыдан иртәрәк уянды, ди Роспотребнадзорның әйдәүче белгече Алмас Абзалов.

Дөрес, быел районда “талпан кадалды” дип медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итү теркәлмәгән. Әмма кешеләрнең тәннәренә урман бете кадалу очраклары булу билгеле. Бу бик куркыныч. Урман бете энцефалит белән зарарланган булырга мөмкин. Кешене тешләп, бөҗәк әлеге авыруны аңа йоктырырга һәм сәламәтлеге өчен зур куркыныч тудырырга мөмкин. Берничә ел элек районда шундый хәл булган иде. Ашыгыч ярдәм хезмәтенә талпан кадалган бер ханым мөрәҗәгать итә. Бетне аның тәненнән алып, экспертизага җибәрәләр. Тикшерү бөҗәктә энцефалит булуын күрсәтә. Әлеге хатын-кыз медицина күзәтүенә алына. Бәхеткә, ул әлеге куркыныч чирне йоктырмаган була.

Алмас Абзалов әйтүенчә, урман бете кадалган очракта кичекмәстән район үзәк хастаханәсенә яисә авыл фельдшерына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр бетне тәнегездән үзегез алган булсагыз, анализга тапшыру өчен аны да алып килү зарур.

Талпан табигатьтә бик күп икән. Бу көннәрдә ул аеруча актив. Урман буйларына, зиратка барганда, хәтта бакчада эшләгәндә дә аннан саклану чараларын күрегез, киемнәрнең кысып торган җиңле һәм балаклысын сайлагыз, өйгә кайткач тәнегезне җентекләп карагыз, дип киңәш итә белгеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев