Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр “Безнең ишегалды” проектын онлайн-тикшерүдә катнаша ала

Фикер-тәкъдимнәрне 12 апрельгә кадәр җиткерергә кирәк

Узган елның җәендә районның барлык күп фатирлы йортларында яшәүчеләр белән “Безнең ишегалды” Президент программасы буенча фикер алышулар үткәрелгән иде.

Әлеге йортларда яшәүчеләр ишегалларын төзекләндерү, ямьләндерү, уңайлыклар тудыру буенча үз фикерләрен һәм тәкъдимнәрен әйттеләр. Ул тәкъдимнәр шунда ук махсус планшетларга теркәлеп барды. Алар буенча күп фатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерү проектлары төзелде.

“Базарлы Матак” идарәче компаниясе рәисе Румия Латфуллина әйтүенчә, “Безнең ишегалды” программасына район үзәгендәге күп фатирлы 13 йорт кертелгән.

–Бу йортларның ишегалларын төзекләндерү проектларын төзегәндә анда яшәүчеләрнең барлык фикерләре исәпкә алынды. Берәр ай чамасы элек, әле үзизоляция режимы гамәлгә кергәнче, без күп фатирлы йортларда яшәүчеләр белән кабат очраштык, аларны ишегалларның план-схемалары белән таныштырдык. Әлеге проектлар йортларда җитәкче итеп сайланган кешеләр  белән дә килештерелде,–ди Румия Латфуллина.

10 апрельдә ишегалларының план-схемалары dvor.tatar сайтында урнаштырылган. Әлеге сайтта Татарстанның барлык районнарының программага кергән ишегаллары – 341 проект урын алган.

Күп фатирлы йортларда яшәүче әлкилеләр dvor.tatar сайтына кереп, анда үзләренең ишегалды проектын табып, проектчы-архитекторларның эш нәтиҗәләренә бәя бирә ала.

Фикерләрне, комментарийларны сайтта өч тәүлек дәвамында – 10 апрельдән 12 сенә кадәр калдырырга кирәк.

Хөрмәтле әлкилеләр, ишегалдыгызның ничек үзгәрүе сездән тора!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев