Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр игътибарына: “Минем шәҗәрә” бәйгесендә катнашыгыз

Гаиләгез тарихын беләсезме? Республикада “Минем шәҗәрә” бәйгесе үткәрелә.

Конкурс 19 марттан 20 апрельгә кадәр уза. Аны  Татарстан Дәүләт архив эше комитеты үткәрә.  Шәҗәрә бәйгесе төрле яшьтәгеләр өчен биш төркемдә оештырыла. Анда теләге булган һәркем катнаша ала. Җиңүчеләр һәр яшь төркемендә аерым билгеләнәчәк. Конкурс эшләрен район архив бүлегенә тапшырырга кирәк.

“Минем шәҗәрә”  бәйгесе былтыр да үткәрелгән иде. Район архив бүлеге җитәкчесе Елена Васяйчева әйтүенчә, анда мәктәп укучылары һәм өлкәннәр – барысы җиде кеше катнашкан. Аларның конкурс эшләре истәлекле бүләкләр белән билгеләп үтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев