Әлкилеләр көзге ярминкәдә Казан халкына миллион сумлык авыл продукциясе сатты
17 сентябрьдә районыбыз вәкилләре Казанның Дәрвишләр бистәсендә көзге ярминкә үткәрүдә катнаштылар. Районыбыздан 33 автомашина башкалага авыл нигъмәтләре төяп барды. Кала халкына 1 миллион 300 мең сумлык товар тәкъдим ителде. Иртәнге сәгать 6 да инде шәһәр халкы мул сәүдә рәтләре буйлап үзләре теләгән азык-төлекне сайлый башлады. Ярминкәдә районыбызның 18 авыл җирлеге...
17 сентябрьдә районыбыз вәкилләре Казанның Дәрвишләр бистәсендә көзге ярминкә үткәрүдә катнаштылар.
Районыбыздан 33 автомашина башкалага авыл нигъмәтләре төяп барды. Кала халкына 1 миллион 300 мең сумлык товар тәкъдим ителде. Иртәнге сәгать 6 да инде шәһәр халкы мул сәүдә рәтләре буйлап үзләре теләгән азык-төлекне сайлый башлады. Ярминкәдә районыбызның 18 авыл җирлеге оештырган сәүдә нокталары эшләде. Иске Чаллы, Чуаш Кичүе, Үргәгар, Түбән Кәчи, Иске Камка авыл җирлекләре вәкилләренең сәүдә өстәлләре аеруча мул иде. Әхмәттән Рамис һәм Гөлнур Вәлиуллиннар күп итеп сөт һәм ит ризыклары алып барганнар иде. Алар продукциясен халык бик яратып алып бетерде. Юрий Тяминов үзенең фермер хуҗалыгыннан бер йөк машинасы бәрәңге төяп барды. Килограммын 10 сумнан аны да алып бетерделәр. "Кызыл Шәрык-Агро" хезмәткәрләре бөртек, терлек азыгы белән әйбәт сату итте. Салман дуңгызчылык комплексы тәкъдим иткән итне, "Яшь көч"нең ит ризыклары ярымфабрикатларын да күпләп алдылар. Ярминкәдә район мәдәният хезмәткәрләре күңелле җыр-музыка белән халыкның күңелен күтәрде. Шунда ук кайнар коймак, мәтрүшкәле чәй белән сыйланырга мөмкин иде.
Районыбыз 1 октябрь - Өлкәннәр көнендә дә Казанда ярминкә үткәрәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев