Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләргә кәбестә үсентеләре бушлай таратыла

Халыкка ярдәм йөзеннән әлкилеләргә “Татпотребсоюз” аша кәбестә үсентеләре бушлай таратыла.

Президент Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга орлыклар һәм яшелчә үсентеләре алу өчен 10 миллион сум акча бүлеп биргән. Бу яңа коронавирус пандемиясе китереп чыгарган киеренке икътисадый вәзгыять шартларында республика халкына ярдәм итү өчен эшләнә.  

13 майда үсентеләр авыл җирлекләре башкарма комитетларына кайтарыла. Теләге булганнар кәбестә кәлшәләрен шуннан ала алачак.

Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, татарстанлыларга барысы 31 тонна  суган орлыгы, бер тонна кишер орлыгы, 820 килограмм аш чөгендере орлыгы һәм 162 мең данә кәбестә үсентесе таратыла.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев