Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәүлия Зыятдинова: Газетаны халыкка җиткерү өчен журналистлар да, типография хезмәткәрләре дә бик күп көч куйды

Газетаны өзеклексез халыкка җиткерү өчен журналистлар да, типография хезмәткәрләре дә бик күп көч һәм тырышлык куйды, ди хезмәт ветераны Мәүлия Зыятдинова

90 еллык тарихында газетабызда күпме кеше эшләп киткән – редакторлар, журналистлар, типография хезмәткәрләре...

Алар барысы да газетаның бай мирасын булдыруга үз өлешләрен керткән. Өч дистә ел район газетасын чыгаруда хезмәт куйган Мәүлия Җәүһәрислам кызы Зыятдинова – ветеран хезмәттәшләребезнең берсе. 
Мәүлия апа бик позитив, рәхәт кеше. Аның беркайчан йөз чытып йөргәнен күрмәссең, зарланганын ишетмәссең. Редакциягә юлы төшкәндә дә: “Сагындым әле”,–дип, елмаеп-балкып килеп керә. Ничек сагынмыйсың?! Гомеренең иң матур, яшь, көч-энергия ташып торган еллары шушында үткән, яшьлек эзләре монда калган бит.
Беренче тапкыр кыяр-кыймас типография ишеген ачып кергәне бүгенгедәй хәтерендә аның. 1965 елның августы була ул, Әлки районы кабат оешкан вакыт. Район статусы кире кайту белән газета да яңадан чыгарыла башлый. Җирле матбугат басмасының үз төбәге тарихыннан аерылгысыз булуын тагын бер кат раслый бу.
 Иске Үргәгар авылы мәктәбен тәмамлаган Мәүлияне туганнары Нәзирә апасы җитәкләп алып килә типографиягә. Хәреф җыю цехына килеп кергәч, бер мәлгә югалып-каушап та кала кыз. Җитез-җитез хәрәкәтләр белән хәрефләр “чүпләүче” кызларга карап, “өйрәнә алырмынмы икән”, дип икеләнеп тә куя. Әмма, күз куркак, кул – батыр, диләрме әле? Алты балалы гаиләдә кечкенәдән эшкә өйрәнеп-чыныгып үскән авыл кызының бигрәк тә. 
Үҗәтлек катыш тырышлык белән үзләштерә Мәүлия яңа һөнәрне. Ярты ел чамасы өйрәнчек булып эшләгәннән соң, үзе бер газета битен мөстәкыйль рәвештә җыя башлый. 
– Мине эшкә Сәүдә апа Сабитова өйрәтте. Ипләп-җайлап кына хәреф җыю күнекмәләренә төшендерде, киңәшләрен бирде,  тәҗрибәсе белән бүлеште.  Аңа мин бик рәхмәтле, догадан калдырмыйм, – дип, остазын зур ихтирам белән искә ала Мәүлия апа. 
Бик  авыр иде хәреф җыючыларның хезмәте. Эш урыннары “касса” дип аталган махсус җиһазлар каршында. Ә аларда төрле зурлыктагы литерлар, ягъни хәрефләр, саннар салынган оялар. Эшче хатын-кызлар шуларны берәмтекләп җыеп, сүзләр,  алардан текстлар төзиләр. Әзер текстлар металл кысага урнаштырыла. Газета битләре шулай ясала. Бу бик зур игътибарлылык, төгәллек сорый торган эш. Кайсы “ояда” нинди хәреф, сан яисә тыныш билгесе ятканны күзеңне йомган килеш тә белергә тиешсең. Билгеле, грамоталы булу зарур. Әле алай гына да түгел икән.
– Полосаны (газета бите) матур, тигез, хилафсыз ясыйм дисәң, тапкырлау таблицасын да бик әйбәт белергә кирәк иде. Ә мин аны су кебек эчәм. Мәктәптә укучы оныкларымның исе китә, – ди Мәүлия апа. 
Хәреф җыючылар терсәктән буяуга батып эшләделәр. Эштән бүленергә туры килсә, кулларын керосин белән юарга кирәк иде. Ә газета битенә әйләнәсе металл кысаны (аның авырлыгы 20 килограмм чамасы) үзләре күтәреп йөртүне дә өстәсәң...
Газета чыгаруда күп эш кул хезмәтенә корылган иде шул. Атнага өч тапкыр дөнья күрүче “Коммунизм юлы”н өзеклексез газета укучыга җиткерү өчен журналистлар да, типография хезмәткәрләре дә бик күп көч һәм тырышлык куйды. Төнгә кадәр  эшләргә туры килгән чаклар да була иде. 
–     Берсендә шулай газетаны баса башлауга полосаларның берсе ишелгән дә төшкән. Рамасы басу машинасына тиешенчә беркетелмәгән булган икән. Җиһазларның иске булуы аркасында да шулай килеп чыккандыр, күрәсең. Инде кайтырга җыенган булсак та, нишлисең, бераз ах-вах киләбез дә, эш халатларыбызны киеп, кабат хәреф кассалары каршына утырабыз. Газетаны төгәлләмичә, җиренә җиткермичә кайтып китү юк–бу безнең өчен закон иде, –дип хезмәт елларын хәтердән кичерә Мәүлия Зыятдинова.
–     Тагын шундый хәлләр дә еш була иде, –дип дәвам итә ул. – Газета битләре җыелып беткән, корректорлар укып, төзәтелгән, басуга әзер диярлек. Шунда редакциягә райкомнан ашыгыч материал килеп керә. Ул чакта мөхәррир урынбасары  (соңрак мөхәррир булды) Габдерәүф  Шәфигуллович: “Кызлар, эшләргә кирәк, бу һичшиксез газетаның шушы санына керергә тиеш”,–ди. “Ватан сезнең хезмәтне онытмас”, дип, гел кабатлый торган сүзләрен дә өстәп куя. Әзер полосаны сүтәбез, яңабаштан җыя башлыйбыз... 
Мәүлия апаны эшкә Зиннур Әхмәдиев кабул иткән. Ә барысы җиде редактор белән эшләгән  ул. 
–     Җитәкчеләрнең берсеннән дә кисәтү  алмадым, хезмәтемнән канәгатьсезлек ишетмәдем. Чөнки эшемне бик яратып һәм тырышып башкардым мин. Газетаны бик җитез җыя идем. Игътибар белән эшләгәч,хәреф хаталары, төгәлсезлекләр дә аз китә. Аларны төзәтеп, әзер битне газета басу цехына тапшырам да, заказлар җыя башлыйм,– дип хәтер йомгагын сүтә әңгәмәдәшем. 
Әйе, типографиянең әйдәп баручы хезмәткәре, дүртенче разрядлы хәреф  җыючы иде Мәүлия Зыятдинова. Үз һөнәренә бик күп кызларны да өйрәтте ул. 
Җәмәгать тормышында да актив булды. Берничә мәртәбә Базарлы Матак авыл Советы депутаты, аннан район Советы депутаты булып сайланды. Үзешчәннәр концертлары Мәүлия апа катнашыннан башка узмый, аны сәхнәгә кат-кат чакырып җырлаталар иде. 
 Гомер юлдашы Нәҗип абый белән өч бала тәрбияләп үстерделәр алар. Иренең әти-әнисе белән егерме елдан артык бер түбә астында тату-матур яшәгән киң күңелле, игелекле килен дә әле Мәүлия апа. Каенанасы бер  аяксыз калгач, аны мунчага күтәреп алып барып юындыруларын чордашлары әле дә сокланып сөйлиләр. 
Шөкер, бүген үзе дә кызы һәм кияве янында кадер-хөрмәттә  яши. Балалары Рәис, Лилия һәм Алсу туган авылларында төпләнеп калдылар, һәркайсы үз эш урынында макталып хезмәт куялар. Нәҗип ага гына бу бәхетле көннәрне күрә алмады, иртә гүр иясе булды. 
Тормыштан ямь табып, һәр көнгә сөенеп яши Мәүлия апа. Утыз ел матбугат нәшер итүдә эшләгән хезмәт ветераны бүген дә газетадан аерылмый. 
–     Өйгә берничә исемдә газета алабыз. “Әлки хәбәрләре”нә бер дә язылмый калганыбыз юк. Мин аның һәр санын түземсезлек белән көтеп алам, башыннан ахырына  кадәр танышып чыгам, кайбер язмаларны кат-кат укыйм. Бер санын да югалтмыйм, җыеп барам. Бик тә яратам шул газеталарны укырга. Һәрберсендә яңалык табасың, күңелеңә ял, җан азыгы аласың, - ди ул. 
Әле тагын бик күп еллар газетабызның тугры дусты булып, бәрәкәтле, сәламәт гомер кичерергә насыйп булсын, Мәүлия апа! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев