Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Махсус операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә Демидовка авылында үскән Иван Туров һәлак булды

Фаҗига 28 июньдә була, мәрхүм белән хушлашу 6 июльдә оештырылды. 41 яшен тутырырга тиешле әлеге солдат үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде.

Иван 1982 елның 4 апрелендә Яр Чаллы шәһәрендә туа. 1984 елдан ул Демидовка авылында яшәгән. Хлебодаровка мәктәбен тәмамлаган. Чистай авыл хуҗалыгы техникумында авыл хуҗалыгы техникасы инженеры белгечлеген алган. Кавказда хезмәт иткән, чик сакчысы булып, Абхазия һәм Карачай-Черкес чикләрен саклаган. Соңгы елларда Иван хатыны Анастасиянең туган җире булган Спас районының Ким бистәсендә яшәгән. “РемТранСервис” җәмгыятендә еракларга йөрүче йөртүче булып эшләгән. Һәлак булучының хатыны һәм өч баласы калган. 
Иван Туровны соңгы юлга озатырга уннарча кеше: дуслары, сыйныфташлары, күршеләр, хезмәттәшләре, район җитәкчеләре җыелды. 
Матәм тантанасында районның “Сугышчан бердәмлек” җәмәгатьчелек оешмасы рәисе Рөстәм Шәйхетдинов чыгыш ясады.  “Без якташларыбызның батырлыгы, кыюлыгы белән горурланабыз һәм якыннарының, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Ватаны өчен гомерен фида кылган чын рус солдатына мәңгелек дан”, – диде ул. 
–    29 июнь гаиләбез өчен гадәттәгечә башланган иде. Иртәдән өй эшләре белән кайнаштык, оныклар турында кайгырттык. Иртәнге сәгать 10 да безгә улыбызның үлеме турында хәбәр иттеләр. Аяк астындага җир убылгандай булды. Авыр минутларда янәшәбездә булган киң күңелле, олы йөрәкле якыннарга, дусларга, улымның сыйныфташларына рәхмәт. Алар:  Хлебодаровка фельдшеры Валентина Кузнецова, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова, “РемТранСервис” җәмгыяте җитәкчесе Рәис Галиуллин, Салман авыл җирлеге башлыгы Илнур Вәлиев,  “Сугышчан бердәмлек” җәмәгатьчелек оешмасы рәисе Рөстәм Шәйхетдинов, район башлыгы Александр Никошин, рухани Андрей Зиньков һәм башка күпләр. Һәркемгә дә баш иеп, зур рәхмәтемне белдерәм, – диде  Иванның әнисе Надежда Турова. 
Якташыбыз Иван Туров Ватанның ышанычлы сакчысы, кыю һәм көчле кеше иде, ул үз гомере бәрабәренә сугышчы бурычын үтәде. Аның исеме мәңге безнең хәтерләрдә сакланыр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев