Миңалим Умеров хезмәт юлын Әлки районында башлаган
Ул исемен дә ишеткәне булмаган Әлки районына килеп, монда хезмәт юлын башлаган. Бар тырышлыгын куеп, биредә эшләгән, шатлыгын да, кайгысын да кичергән.
Югалтулары да булган, уңышларга да ирешкән. Балаларын үстереп, олы тормыш юлына озаткан. Нәтиҗәдә, ерактагы төбәк якынга әйләнгән, мондагы борчулар да, шатлыклар да үзенеке булган.
Бу сүзләр, озак еллар район авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек бүлеге җитәкчесе булып эшләгән һәм әлкилеләрнең күбесе яхшы белгән Миңалим Умеров турында.
Билгеле, җитәкче итеп билгеләнгәнче, әле үзеңне яхшы белгеч, тырыш, җаваплы хезмәткәр, оештыру сәләтенә ия булуыңны, кешеләр белән эшли алуыңны күрсәтергә кирәк. Якын көннәрдә үзенең олуг юбилеен – 80 яшьлеген билгеләп үтәчәк Миңалим Зыятдин улы, бездә кунакта булып, менә шуларның барысы хакында да искә алды. Үткәннәргә әйләнеп кайтып, гомеренең районыбыз үсешенә дә йогынты ясаган мөһим вакыйгаларына тукталды.
Максат – белем алу
Миңалим Умеров Чуашстан республикасының Батыр районы Шыгырдан авылыннан. Бөек Ватан сугышы барган чорда 1943 елның сентябрендә бишенче бала булып туган. Март аенда әтисе фронтка алынган һәм башка әйләнеп кайтмаган. Истәлеккә фотосы да калмаган. Әнисен дә яхшы хәтерләми ул. Биш яше дә тулмаган вакытта бу газиз кеше дә бакыйлыкка күчкән. Авыр, салкын, ач еллар бит. Колхозда көн-төн эшләгәндә, салкын тидергән дә тернәкләнә алмаган. Бәхеткә, малай кулдан-кулга йөрергә калмаган. Үзләре дә яшүсмер генә булган ике апасы тормышны тартканнар, энеләрен дә караганнар. Тормыш авырлыгын ишетеп кенә белмәгән яшүсмер, мәктәпне тәмамлагач, акча эшләп алырга була. Себергә, алтын шахтасына китә. 350 сум түлиләр бит. Гомер күрмәгән акча. Ә беләктә көч ташып торган 18 яшьлек егеткә җир астыннан таш ташу нәрсә инде ул – берни түгел! Шулай да җае чыккан саен, күңеле китапка тартылган егетнең ничек тә белем аласы килә. Теләк булгач, мөмкинлек тә килеп чыга. Армия хезмәтенә алынгач, 10 сыйныфны тәмамлаган һәм тел-теш тидермичә үз бурычын үтәүчеләр өчен югары уку йортына укырга керергә әзерлек курслары оештырыла.
– Вакытлыча ялга кайткач, 8-10 нчы сыйныф дәреслекләрен җыеп алып килдем. Мәктәптә югары сыйныфларда укылган төп фәннәрне барысын да яңадан үзләштердем. Әзерлек курсларында мәктәптән укытучылар чакыртып, безнең белән шөгыльләнделәр. Чыгарылыш имтиханнарын 23 егетнең бары тик 7се генә уңышлы тапшырды һәм бишебез генә югары уку йортына укырга керә алды. Шулай итеп, мин армия хезмәтен вакытыннан алда тәмамлап, Казан ветеринария институтының мал табиблары белгечләре әзерләгән факультет студенты булдым, – дип искә алды ул елларны әңгәмәдәшем.
Җиң сызганып эшләгән еллар
Ә аннары, укуын тәмамлагач, Миңалим Умеров Әлки районына,“Энергетик” совхозына баш ветеринар табиб итеп җибәрелә. Бер белмәгән районга. Әмма яшь белгеч авырлыклардан курка торган булмый инде. Чөнки ул үзе юл ярырга өйрәнгән. Иркәләнеп, ярдәм көтәргә кеше юк. Апалары үзләре дә тормышны авырлык белән алып бара. Укыган чагында да, акча юнәтү өчен, йөк бушатырга да, каравылда торырга да туры килә. Шуңа таныш булмаган якта көткән сынаулар аны каушатып калдырмый, ә аларны хәл итү бурычын гына куя.
Совхоз өч авылны: Чуаш Кичүе, Әхмәт, Йолдыз авылларын берләштергән. 70 нче еллар бу. Беренче ике авыл терлекләре арасында – туберкулез, өченчесендә бруцеллез таралган.
– Сөтне, һичшиксез, 80 градуска кадәр җылытып, йогышсызландырырга. Аннары аны май заводына тапшырабыз. Аны икенче сорт итеп кабул итәләр. “Ни өчен сөтегез икенче сорт?!” – дип, мине партия җыелышларында орышалар. Ул йогышлар белән 6 ел көрәшергә туры килде. Анда күп кеше зур хезмәт куйды, шул исәптән мин дә. Нәтиҗәдә, авыруларны җиңә алдык, – дип искә алды ул районда эш башлап җибәргән елларын.
Аннары Миңалим Умеров яңа оештырылган “Ярыш” созхозына директор итеп билгеләнә. Моның өчен иң элек Казан авыл хуҗалыгы институтының җитәкчеләр әзерли торган курсларына җибәрәләр. Аннары ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Министрлар советы, төбәк комитеты хупларга тиеш була.
– Хәзер генә ул урамнан алып кереп тә, директор итеп куярга мөмкиннәр. Элек менә шул өч инстанцияне үтү мәҗбүри иде. Анда сораулар бирәләр, син төрле яктан белемле булырга тиеш. Яңа вазифага билгеләүләренә каршы да килә алмыйсың. Кушылган икән, үтәргә, – ди ул турыда элеккеге җитәкче.
“Ярыш” совхозы өч авылны берләштергән зур хуҗалык була. “7047 гектар җир, 6000 гектарында ашлык чәчелә. 1300 эре мөгезле терлек, шулардан 350се – сыерлар, 7000 се – сарык, 3500 – дуңгыз иде”, – дип, әңгәмәдәшем, ике дә уйлап тормыча, саннарын ук тезеп китте. Менә шул совхоз белән җиде ел җитәкчелек итә ул. Аннары районның авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнә. Вазифа югарырак булган саен, алда торган бурычлар да, җаваплылык та зуррак. Иң элек һәр чордагыча продукцияне арттыру бурычы куела. “Ул вакытта Бестужевский токымлы сыерлар, ничек кенә ашатсаң да, елга 3000 литрдан артык сөт бирмиләр иде. Бу зур күрсәткеч. Аңа бик азлар гына ирешә. Шулардан районда “Өч меңчеләр клубы” да оештырылган иде. Алдынгы савымчыларны билгеләргә, акчалата премияләр язарга, бүләкләр тапшырырга тырыштык”, – ди Миңалим Умеров. Биредә эшләгәндә 90 нчы еллардагы авырлыкларны, хезмәт хакы түләнмәгән, бартер чорларын: әңгәмәдәшем әйткәнчә, бер йодрык тимер өчен үгез тапшырырга кирәк булган елларны үткәрергә кирәк була.
Бер хәсрәткә икенчесе өстәлә...
Миңалим Зыятдин улының шәхси тормышы да җай гына, сикәлтәсез генә бармый. Аңа әле тагын зур югалтуларны кичерергә, фаҗигаләрне башыннан үткәрергә туры килә. 30 ел бергә яшәгәч, хатыны Гөлчәчәк үлеп китә. Югары уку йортында укыганда, берсе – дүртенче, икенчесе бишенче курста булганда ук өйләнешә алар. Яңа районга да икәү бергә киләләр. Педагогик белем алган Гөлчәчәк Гомәр кызы безнең районда эшчәнлеген Чуаш Кичүе авылында химия укытучысы буларак башлый. Аннары ул мәгариф идарәсенә инспектор булып билгеләнә. Бергә өч бала: ике кыз, бер малай үстерәләр. Әмма язмыш аяусыз: гөрләп яшәгән чакта ирнең яраткан хатынын, балаларның анасын бу дөньядан алып китә. Бәхетне сынап, икенче тапкыр гаилә кору да йөрәк әрнүенә сәбәп була. Ел ярым гына яшәп калалар. Шулай ук мөгаллим булган ханым кинәт авырый башлый. Чир әҗәл белән тоташа: ир аны соңгы юлга озатырга мәҗбүр була. Бер хәсрәт өстенә икенчесе өстәлә: 2002 елда ут чыгып, йорт тулысынча яна, таш диварлар гына утырып кала. Әңгәмәдәшем мал юкка чыгуына әллә ни көенеп сөйләмәде, әмма китаплары көлгә әйләнүенә йөрәге бүген дә әрнүен искә алды. “Гомер буе укырга яраттым. Кая барсам, шуннан китап кыстырып кайта идем. Бер китапханәлек җыелган иде. Аеруча “Большая энциклопедия”, “Жизнь замечательных людей” җыелмалары кызганыч”, – дип искә алды ул әлеге вакыйгаларны.
Оныкларың булу – зур бәхет
Ә бәхет нәрсәдә, дип сорагач, Миңалим Умеров: “Шул яшемә җиттем. Аягым йөри, кулларым исән-сау, күзем күрә. Янымда тормыш иптәшем Луиза бар. Аның белән бергә гомер итүгә дә ике дистәдән артык вакыт узды инде. Аннары ятим булган килеш хезмәт юлында шулай күтәрелү дә бәхет дип саныйм”, – диде. Тырышлыгыңны күрүләре дә шатлык, дип өстисе килә. Гомер буе үз һөнәре буенча эшләгән Миңалим Зыятдин улының район җитәкчеләре тарафыннан тапшырылган Мактау грамотлары, Рәхмәт хатлары бар. 2005 елда ул “Казанга мең ел” медале, 2008 елда ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Хезмәт ветераны дигән мактаулы исемне ала. Балалары, оныклары аның – аеруча зур сөенече. Редакциягә килгәч тә, Миңалим абый иң элек үзе түгел, Казанда яшәүче оныгы Булат Нургалиев турында сөйләде. 14 яшьлек әлеге малай дрон операторлары буенча үткәрелгән ярышта Россия чемпионы булган. Ул трассаны башкалардан тизрәк үтеп, өч ясалма самолетны бәреп төшергән, 9 кубок һәм медальләр алуга ирешкән. Аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзе котлап, бүләкләрен тапшырган. Шундый чын йөрәктән горурланырлык нәселең дәвамчылары булу – үзе зур бәхет ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев