Минем бабам Хәйруллин Иммәт 1919 елда Әлки районы Әхмәт авылында туган
Минем бабам Хәйруллин Иммәт Хәйрулла улы. Ул 1919 елда Әлки районы Әхмәт авылында туган.
1937-1940 елларда армиядә хезмәт иткән, һәм сугыш башланганнан соң Көньяк-Көнбатыш фронтының пехота дивизиясенә билгеләнә.
Сугыш елларында кайда гына гына булмаган ул, әмма һичкайчан да артка чигенмичә, ил намусын яклаган.
1943 елның көзендә Днепр өчен сугыш тарихтагы иң зур сугышларның берсе була. һавадан һәм җирдән өзлексез каты ут явып тора. Днепр аша чыккач, сугышчыларыбыз оборона позицияләрендә яшеренгән дошманны тар-мар итә. Арыган, талчыккан, ачлык-ялангачлыктан интеккән, сугыш припаслары санаулы калган сугышчыларыбыз мөмкин булмаганны эшләгәннәр. 6 ай буе сугышчылар немецларга каршы тора алганнар.
Бабамның сугыш юлы Украина, Молдавия, Румыния, Венгрия, Чехословакия аша үтеп, Берлинда тәмамлана. Ләкин сугышның иң куркыныч истәлекләре, аның хәтеренә мәңгегә кереп кала, Днепрны кичкәндә меңләгән солдатларыбызның һәлак булуы турында истәлекләрне тетрәнеп искә ала иде. Бабамның Берлиннан үзенең туган якларына әйләнеп кайтуы төгәл бер елга сузыла. Аларның дивизиясенә нәселле атларны куып кайту йөкләнә, аларны немецлар оккупацияләнгән шәһәрләрдән Берлинга күчергән булган. Сугышчыларыбызның юлы озын һәм шактый авыр булган. Өстәвенә, аларга яшеренеп калган немецлар әледән-әле һөҗүм итеп торган. Һәм бабам туган йортына 1946 елда гына кайтып җитә алган.
Бабам хәрби хезмәте өчен Ватан сугышы ордены, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медальләре һәм күп санлы юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Сугыштан соңгы елларда ул колхозда эшли.
Өйләнә, әбием белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр, аның күпсанлы оныклары бар. Кызганычка каршы, 1997 елда бабам Иммәт каты авырудан соң вафат була. Без бабабызның якты истәлеген хәтерлибез һәм хөрмәт итәбез, һәр ел саен 9 майда аның барлык балалары, оныклары аның каберенә килә. Ул Арча районының Казанка авылында җирләнгән.
Диләрә Гайнуллина, Казан шәһәре 182нче политехник лицееның 2нче сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев