Миңшакир Хәмитов туган җире Чиябаш авлын кайгыртып яши
Соңгы елларда хөкүмәт тарафыннан авылларда халык тормышын яхшыртуга шактый акча бирелә. Әйтик, юллар төзелешенә, сулар үткәрүгә, мәктәп-балалар бакчалары, клублар, ФАПлар ремонты-төзелешенә, спорт, уен мәйданчыклары ясарга районга шактый финанс ярдәм кайта.
Халык та бу эштән читтә калмый: үзара салым хисабына һәр елны авылларда күп төрле хезмәтләр башкарыла.
Күп салаларда шунда гомер итүчеләр арасында туган җирен кайгыртып яшәүчеләр дә бар. Чиябаштан Миңшакир Хәмитов – шундыйларның берсе.
Хәтердә: 2000 нче еллар башында ул, колхоз таралып, фермалар бетә башлагач, район җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә. “Терлекчелек бетсә – авыл тарала, ничек тә фермаларны саклап каласы иде”,– дип борчылган иде баш белгеч ул чакта. Район җитәкчеләре урынга барып, фермаларны саклап калу буенча кайбер эшләрне дә планлаштырганнан иде әле. Әмма Чиябаштагы гөрләп торган фермалар таралды. Шөкер, янәшәдә “Кызыл Шәрык-Агро” җәмгыяте уңышлы эшләп килә. Анда механизаторлар, терлекчеләр өчен эш урыннары җитәрлек. Күп чиябашлылар шунда хезмәт куя. Ә Чиябаш авылы үз көенә яшәвен дәвам итә.
Яңарак кына безне Чиябаш авылы җирлеге башлыгы Илфат Сәмигуллин үзләрендәге үзгәрешләрне күреп китәргә чакырды. Без баргач, ул иң элек авыл уртасындагы зиярәтне карарга алып китте. Зиярәт тирәләре тимер-бетон койма белән әйләндереп алынган, буялган. Ә мәңгелек йорт капкасын яңарак кына тимердән матурлап эшләп куйганнар.
– Бу капканы Миңшакир абый улы Рәис Хәмитов белән икәү эшләделәр. Барлык материалларын да үзләре сатып алдылар. Искесе бик начар хәлдә иде, – ди Илфат Зәйнуллович.
Миңшакир абыйның улы Рәисне районда яхшы беләләр. Ул дистә елдан артык Базарлы Матактагы элеваторны уңышлы гына җитәкләде. Хәзер исә ул – республиканың Чистайдагы эре элеваторы җитәкчесе урынбасары. Рәис Миңшакировичның булган егетләргә хас һөнәрләре дә күп икән. Әнә бит, капканы тимердән ничек матур итеп эретеп-ябыштырып ясап куйганнар.
– Зиярәтебезне тәртиптә тотарга Ирек хәзрәт Гайфуллин бик тырыша. Ул өмәләр оештыра. Безнең авыл халкы да бик бердәм. Өмә булса, читтә яшәүчеләр дә, авылдашлар да бик күп җыела, – ди Илфат Сәмигуллин.
Зиярәттә эш кораллары саклау өчен яңа бинаны исә Рифат Әхмәдуллин һәм Рәсих Хәйруллин ясаганнар. Бик тә җыйнак, әйбәт килеп чыккан. Егетләрнең куллары алтын икән.
Аннан без Чиябаш авылының аргы башындагы Әниләр чишмәсенә киттек. Биредә без Миңшакир Хәмитовны да очраттык. Ул чишмә янәшәсендә яңа утырткан агачларны, кар басып сындырмасын дип, таякка бәйләп йөри иде.
– Монда зәңгәр чыршы, нарат, миләш, балан, чия агачлары утыртылды. Заманында бит бу урында колхозның алма бакчасы иде, – дип сөйләп китте Миңшакир абый, хәл-әхвәл белешкәч.
Ә янәшәдәге чишмәне ул 2015 елдан бирле төзекләндерә икән. Ел саен нәрсәнедер яңарта, төзи икән. Хәзер әнә чишмә әйбәтләп чистартылган, аңа тимер-бетон алкалар төшерелгән. Өсте ябулы корылма ясап куелган.
Шуның белән янәшә беседка төзелгән. Килгән халыкка чишмәдән су алып, шунда кереп хатирәләрне яңартып сөйләшеп утырырга мөмкин.
Миңшакир абыйдан бу чишмәне төзекләндерүгә ничек керешеп китүе белән дә кызыксындым.
– Чиябаш авылы гомергә суга тилмереп яшәде. Елга, зур күлләр юк, булганы да җәй айларында кибә. Халык коедан иртә таңнан су ташыр иде. Аның да суы бетеп китә. Берничә ел элек шул урынга килдем, монда таллык баскан иде. Салмак кына җир астыннан су чыгып тора. “Бу чишмәне чистартырга кирәк”, – дип, үземә сүз бирдем, – ди Миңшакир абый.
Быел чишмә буена тагын бер яңалык өстәлгән – янәшәгә уфалла арбасы ясап куйганнар.
– Әнием Рокыя күп еллар шул уфалла арбасын тартып, малларга печән хәзерләде. Миңа да бераз эләкте әле. Әти бит колхозда инженер-механик иде – иртә таңнан өйдән эшкә чыгып китә, төнлә генә кайта иде. Шуңа йорт әни өстендә булды, – дип исенә ала Миңшакир абый.
Мин янәшәдә чылтырап аккан чишмә суын авыз иттем, телне сындырырлык салкын иде ул, бик йомшакка да охшаган.
– Без чишмә суын берничә тапкыр лабораториягә анализга илттек. Аннан минералларга бай, әйбәт су дип нәтиҗә кайтты. Бары тик тимер генә бераз артык диелгән.
Шәһәрдән кунакка кайтучы авылдашлар үзләре белән чишмә суын күп итеп алып китәләр, – ди Илфат Зәйнуллович.
Мин Миңшакир абыйдан киләсе елларда биредә тагын ниләр эшләргә планлаштыруы турында кызыксындым.
– Чишмә янындагы утыртылган агачларны тимер койма белән әйләндереп алып, шунда утыргычлар куйсак, электр сузсак, парк сыман урын булыр иде. Шуны эшлисе иде дип уйлап йөрим, – ди ул.
Авыл дип җан атып торучы шундый ир-егетләр булганда, алары да эшләнер, минемчә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев