МХОдәге Әлки районы егетләренә суны «Өмет» мәчете янындагы чишмәдән алып китәләр
Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар. Элек-электән кеше чишмәләрне изгеләштергән, аңа табынган, суын эчеп хәл алган, сихәтләнгән.
Базарлы Матак авылының “Өмет” мәчете ишегалдында да шундый бер хикмәтле чишмә бар.
2024 елның 2 августында барлык эшләре төгәлләнеп, халык куллануына тапшырылган әлеге чишмәнең салынуы мәчет төзелеше белән бер үк вакытта бара. Ләкин, изге гамәлләргә киртә юк, диләр бит. Бу игелекле вакыйгаларда катнашучылар да: “Без хәтта авырлыклар, кыенлыкларны да аңламый калдык. Үзеннән-үзе матди ягы да хәл ителде, чыгымнарны каплаучылар да табылып торды, бик күпләр ярдәм дә итте. Барысы да Аллаһы Тәгалә кодрәте”,– диләр.
Әйе, изге гамәл, изге урын, изге эшләр– бары да Аллаһыдан. Мәчет белән чишмәнең урыны да гади урын түгел икән шул. Аксакаллар сөйләвенә караганда, биредә Иске Үргәагар авылы булып, тирә-юньдә бик күп чишмәләр аккан. Шунлыктан, казу эшләрен башлауга, 10 метр тирәнлеккә җиткәч, су бәреп тә чыккан. Белгечләр кушуы буенча, бораулау дәвам иткән, икенче сулык 21 метр тирәнлектән ургыган. Ләкин әле монысы да куллануга яраклы дип табылмаган. 41 метрга төшеп җиткәннәр.
Халык яратып, күпләп ташый торган су әнә шул тирәнлектән килә. Казу эше төгәлләнүгә, составын тикшерү өчен, суны экспертизага җибәрәләр. Нинди генә файдалы минераллар юк аңарда! 2024 елның 2-3 июльләрендә ясалган анализ беркетмәсе бу хакта тулырак сөйли. Аның белән су алырга килгән һәркем таныша ала: стенага ябыштырып куелган ул.
Чишмә юлыннан халык өзелми. Без барганда, Базарлы Матакта яшәүче ирле-хатынлы Илсур һәм Лилия Яруллиннар инде савытларын тутырып бетерә иделәр. Шундый чиста сулы чишмә булганга бик куанган бу пар белән сөйләшеп алу мөмкинлеге дә туды.
–Ачылган көннән бирле киләбез. Үзебезгә генә түгел әнигә, күршебез Зөлфия апага да алып кайтабыз. Шифалы су булуына чын күңелдән ышанып кулланабыз. Юшкын утырмый, эчәргә бик тәмле,–ди Лилия ханым.
– Су ташыр өчен, менә шундый матур савытлар да алдык. Безнең кебекләр күп килә монда. Тәмен белеп алдылар, кайткан саен, баҗайлар Казанга да алып китә,– дип, сүзгә кушылды гаилә башлыгы Илсур абый.
Чишмәнең заманча өенә керүгә, күңелдә үзенә бер төрле хис барлыкка килә: стенага урнаштырылган телевизордан агылган дога-сүрәләр, чишмә суы челтерәвенә кушылып, җаннарга тынычлык, рәхәтлек иңә.
Арткы якта, аерым бүлмәдә кечкенә “завод” эшли. Анда, суны известь, җирдә һәм торбаларда очрый торган организм өчен зарарлы төрле матдәләрдән чистарту өчен, берничә җайланма куелган. Димәк, су– чыннан да, саф,чиста. Экспертиза вәкилләре дә аның санитар таләпләргә тулысынча җавап бирүче, сирәк очраучы су булуын дәлилләгәннәр.
Әйе, савытларда озак торса да, аз гына да бозылмый, исләнми дә икән әлеге су. Шунлыктан, гуманитар ярдәм илткәндә, МХОдәге егетләребезгә дә суны күпләп шуннан алып китәләр икән.
–Көненә 1 тонналап су алына. Җәй көне тагын да күбрәк. Ул чорда авыллардан килүчеләр дә арта,–ди әңгәмәдәшем.
Авыллардан суга килүчеләр кышын да җитәрлек икән, ләбаса. Китәргә җыенганда гына, су савытларын күтәреп чыгучы тагын бер парга тап булдык. Чуаш Кичүеннән Базарлы Матакка кунакка килгән Раилә Низамова белән кияве Илнар Гатин булып чыкты алар.
–Балалар монда тора, мин аларга еш киләм. Һәр килүемдә, булган барлык савытларыма тутырып, су алып китәргә тырышам. Бик тәмле бит.Үзләре, безгә килсәләр дә, буш йөрмиләр: зур күчтәнәчнең берсе шушы су була,–дип елмая әби кеше.
–Шифалы, чиста су белән гомере озынайсын дип тырышабыз,–дип куәтли аның сүзен кияве.
Сезнең дә сәламәт, озын гомерле буласыгыз киләме?
“Өмет” мәчете алдындагы хикмәтле чишмә сезне көтә. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында су алу мөмкинлеге бар.
Үз чиратыбызда бары тик әлеге чишмәне тапкан, шул дәрәҗәгә җиткергән, аны ачуда хезмәте кергән, ярдәме тигән һәркемгә рәхмәтле булыйк.
Ә игелекле бәндәләр кычкырып йөрми, үзләре турында сөйләгәнне дә хупламый. Шулай булса да, чишмә турында мәгълүмат биргән, бу изге эшләрнең башында торган егетләрне атап үтәсе килә. “Өмет” мәчетенең дин әһелләре Радик Шәфигуллин һәм Сөләйман Ситдыйковлар белән очраштык без. Саубуллашканда, бер сүрәне дә искәртте алар: “Әгәр сәдакаларыгызны күрсәтеп, әйтеп бирсәгез, ул–күркәм эш. Әгәр яшерен бирсәгез, ул эш сезнең өчен тагын да яхшырак. Аллаһы гөнаһларыгызга кәффәрат кылыр, ул сезнең һәр изге гамәлегездән хәбәрдар”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев