Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә якташыбыз Сәлихҗан Кәлимуллинны искә алу кичәсе узды

Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә якташыбыз Сәлихҗан Кәлимуллинның тормыш һәм хезмәт юлын чагылдырган “Изге икмәк өчен” китабы белән танышу өчен “Мизгелләрдә кала безнең гомер ”дип аталган кичә узды

 . 
Очрашуга Сәлихҗан Минсабир улының оныгы, “Татагрохимсервис” берләшмәсе җитәкчесе Раилә Кәлимуллина, Әлки районы якташлык җәмгыяте җитәкчесе, Россия кооперация һәм Казан кооператив институты ректоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова чакырулы иде. 
Очрашуны гимназия директоры Фәридә Яруллина башлап җибәрде:
–     Бүген без якташыбызны искә алабыз. Сәлихҗан Кәлимуллин үзе исән чагында туган авылы Чиябашта еш була, анда төрле бәйрәмнәр, очрашулар оештыра. Бүгенге көндә дә авыл халкы үзенең олы хөрмәткә лаеклы улына рәхмәт әйтеп яши, аның якты истәлеген саклый. Аңа багышланган бу зур чараны оештырырга булышканы, безнең гимназиябезне сайлаганы өчен аерым рәхмәтләребезне Алсу Нәбиевага җиткерәсебез килә. “Изге икмәк өчен” китабын ул безнең китапханәбезгә җәй аенда бүләк итеп алып кайткан иде һәм менә, ниһаять, без аның төп герое белән танышабыз. Сәлихҗан Кәлимуллин – данлыклы шәхес һәм аның барлык яхшылыкларын, кылган гамәлләрен барчабыз да белергә тиешбез,  – диде ул. 
Әлеге басманың авторы, якташыбыз – Илгазиз (Миңгалиев Ильмир Газиз улы – журналист).  Үзенең райондашы турында өйрәнеп, күп мәгълүмат туплап, Сәрмәдия Сөләйман кызы Миңгалиева белән аларны бер калыпка салып, китап бастыру өчен зур хезмәт куйганнар. Сәрмәдия  һәм Ильмир Мингалиевлар – олы яшьтә булуларына карамастан, туган якларын яратып, аның кешеләре, тормышы белән кызыксынып яшиләр.
Чарада аңа багышлап язылган шигырьләр сөйләнде, “Сәлихҗан Минсабир улы нәсихәте” дип исемләнгән фильм күрсәтелде.
Сәлихҗан аганың эшен дәвам иттереп, халыкка хезмәт итүче оныклары бар.  Раилә Кәлимуллина – шуларның берсе. Яшь булуына карамастан, ул шундый зур оешма белән идарә итә. Аның кул астында күпме кеше эшли, масштаблы проектлар чынга аша. 
–     Мин Кәлимуллинар гаиләсеннән “Татагрохимсервиз” берләшмәсе белән идарә итүче өченче буын вәкиле. Без республиканың барлык районнары, зур оешмалар  белән эшлибез. Без җирнең әле тагын күп еллар уңышлы булуы өчен җавап тотабыз. Шулай ук без вак таш чыгару буенча, ашлама кайтару, үсемлекләрне саклау эшләре белән шөгыльләнәбез, – дип таныштырып китте Раилә Рөстәм кызы. – Минем бабам үзенә тартып тору сәләтенә ия иде. Аның янында гел күп кеше иде, алар бер команда булып эшләп, алда куелган бурычны намус белән башкарып хезмәт куйдылар. Берара ул 3 мең кеше булган коллектив белән идарә итте. Аларның һәрберсе Салихҗан Минсабир улын бик яхшы белә, хәтерли, аңа рәхмәт әйтә. Бу, әлбәттә инде, зур көч, зур тырышлык сорый торган әйбер.  Шуңадыр да, бүгенге көндә дә әлеге коллективлар уңышлы гына эшләп киләләр, – диде ул.  
ТР Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева да очрашуда алган хисләре белән уртаклашты: 
–     Сәлихҗан Минсабирович ул безнең өчен чын каһарман, безгә үрнәк кеше. Республикага гына түгел, бөтен Россиягә танылган шәхес ул. Бернигә дә бирешмичә, гел алга гына барган. Балаларына, оныкларына дөрес тәрбия бирә алган. Әлки районыннан чыккан танылган затлар бик күп бит. Сезгә, укучылар, шундый ук теләкләремне җиткерәм: гел алда булып, районыбызны онытмыйча изге гамәлләр кылыгыз. Бүген безнең алдыбызда күпме бала чыгыш ясады, шул сәләтләрегезне үстереп, арттырып, данлыклы булып, сезгә дә: “Ул бит Әлки районыннан”, дисеннәр, – диде.       
Соңыннан укучылар Раилә Рөстәм кызына аның бабасына кагылышлы сораулар бирделәр,  ә ул, үз чиратында, дулкынланып, хатирәләрен яңартты, гаиләсе белән ничек вакыт уздыруын, оныкларга нинди дәү әти булуы турында сөйләде һәм укучыларга китаплар бүләк итте.
Шушы олы хезмәтләр белән танышканда, якташлыкка чикләр юк диеп кенә әйтәсе килә. Кайда гына яшәсәләр дә, кайларда гына хезмәт итсәләр дә якташларыбыз, бергәләшеп, аралашып яшик. 
Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: гимназиянең эшчәнлеге, укучыларның тормышы белән танышу өчен шул көнне “Шаян Тв” каналы да килгән иде. Алар очрашу кичәсендә булдылар, “Көз бизәкләре” исемле кул эшләре күргәзмәсе белән таныштылар, гимназия музеенда булдылар, укучыларның төрле ярыш-конкурсларда яулаган казанышлары белән танышып киттеләр. Шулай ук телевидение кунакларына инглиз телендә “Шүрәле” әкияте, укучыларның проект эшләре тәкъдим ителде. 

 

Белешмә

Сәлихҗан Кәлимуллин 1945 елның 10 декабрендә  Әлки районы Чиябаш авылында унбер балалы зур гаиләдә  тугызынчы булып   дөньяга килә. Мәктәптә укыган вакытта үзен гел яхшы яктан гына күрсәтә, бик сәләтле була. Тормыш иптәше Наилә белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. 
Институтны тәмамлагач, 10 ел Борнай авылында, аннары Питрәч районы Шигәли авылында баш инженер, шул ук районда 8 ел буе “Сельхозтехника” берләшмәсен җитәкли. Соңыннан Питрәч районы Советы  башкарма комитеты рәисе булып эшли. 1987 елны “Татсельхозхимия” берләшмәсе җитәкчесе итеп билгеләнә. Лаеклы ялга чыкканчы “Татагрохимсервиз” берләшмәсен җитәкли. Аннары бу эшне малае Рөстәм Кәлимуллин башкара, хәзер оныгы Раилә дәвам итә.  
Дүртенче чакырылыш Татарстан Дәүләт советы депутаты, Россиянең атказанган инженеры, фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе лауреаты, “Дуслык Ордены” һәм күпсанлы медальләр иясе, шул исәптән, Татарстан Республикасының иң югары бүләге – “Татарстан каршындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләнә. 
Чиябаш авылы мәктәбендә музей ачыла, 2001 елда аның исеме белән аталып мәчет салына. Юхмачы авылында барлык уңайлыклары булган хастаханә дә аның тырышлыгы белән төзелә. 
Башка районнарда мәктәп, хастаханә, мәчет ачу, газ кертү, асфальт юллар салу да аның катнашы белән башкарыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев