Нәфисә Хөснетдинова күптән түгел абруйлы юбилеен билгеләп үтте
“Икеле” – нәтиҗә түгел, ә уйлану өчен сәбәп” 40 елдан артыграк гомерен мөгаллимлеккә багышлаган Нәфисә Хөснетдинова шулай, ди
2023 ел илебездә Укытучы һәм остаз елы дип игълан ителде. Илда нинди генә казанышлар уйлап табылуга кармастан, иң борынгы вазыйфа булган укытучы һөнәре бүген дә бик кирәк. Замана укытучысы нинди соң ул? Гомеренең 40 елдан артыграгын әлеге һөнәргә багышлаган Нәфисә Хөснетдинова безнең белән тормыш, мәктәп һәм чын мөгаллимнең нинди булырга тиешлеге турында сөйләшергә ризалыгын бирде.
Билгеле, Нәфисә Хөснетдинованың мөгаллимлек һөнәрен сайлавына ул белем алган укытучылары бик зур йогынты ясый. Шуңа ул бүгенге көндә дә акыллы остазларын зур ихтирам хисе белән искә ала.
– Мәктәптә мин яхшы укыдым. Яратмаган фәннәрем юк иде. Укытучылар фәннәренә кызыксындыра белде, сыйныфыбыз көчле иде, бик тырышып укыдык. Нурия Гыйльметдинова алып барган математика дәресләрен бик ярата идем, бүгенге көндә дә рус теле һәм әдәбияты дәресләрен, укытучыларбыз Рузалия Камалова, Нина Михеева, физкультура укытучысы Наилә Мөбәракшинаны, тормыш куркынычсызлык нигезләре укытучысы Рәис Гыйльметдиновны хөрмәт белән искә алам. Бар укытучыларымны да санамадым, әмма алар һәркайсы йөрәгемнең түрендә, – дип, хәтер йомгагын сүтте Нәфисә Заһит кызы.
Кыз укытучыларны, мәктәпне бик тә яратканга, 1975 елда Чуаш Кичүе урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, аз гына да икеләнми: туп-туры мөгаллимлек һөнәрен үзләштерүгә юл тота. Һәм Казан дәүләт педагогика институтының физика-математика факультетында математика укытучысы һәнәрен үзләштерә. Яшь мөгаллим 1980 елда районга кайта һәм Лесозаводская ??? мәктәбендә укыта башлый.
1984 елда Нөфисә Заһид кызы үз сыйныфташына – “Энергетик” свхозында баш инженер булып эшләүче Әхәт Хөснетдиновка кияүгә чыга һәм туган авылы Чуаш Кичүенә кайтып, балалар бакчасы мөдире булып эшли башлый
Нәфисә Хөснетдитнова һөнәрен бик тә ярата. “Минем тирәмдә кызыклы кешеләр бит”, - ди ул. Янәшәсендә – һәрбер укучыны шәхес буларак кабул иткән фикердәш хезмәттәшләре. Һәр дәрес ул – иҗат эше, һәр “икеле” нәтиҗә түгел, ә җитди уйлану өчен сәбәп, һәр мизгел ниндидер кызыклы яңалыклар табу өчен мөмкинлек. Укытучының һәрвакыт вакыты бик тыгыз, әйләнә-тирәдәгеләргә кызыклы булып калырга, белем һәм тәҗрибә белән уртаклашырга ашыгырга кирәк.
– Мин һәрвакытта да билгеле бер фән укытучысы булып эшләмәдем, әмма бар гомеремне дә мәгарифкә, балаларга багышладым. Һәр дәресне шатланып үткәрәм, әмма берәр сәбәп белән тиешенчә барып чыкмый икән, бик нык борчылам, – ди Нәфисә Хөснетдинова.
2001 елда Нәфисә Заһит кызы Базарлы Матакның төзелеп килүче 2 нче урта мәктәбенә мөдир итеп билгеләнә. Ул җитәкче өчен иң авыр еллар була. Мәктәпне үз куллары, үз көчләре белән төзиләрбит. Нәтиҗәдә, ул матур, уңайлы бина итеп салына да.
2006 елда Нәфисә Заһит кызы районның мәгариф бүлегенә мөдир итеп сайлана. 29 мәктәп һәм 40 балалар бакчасы аның җитәкчелегендә була.
– Ул балаларның тормышы һәм сәламәтлеге, бар районның мәгариф торышы өчен гаять зур җаваплылык иде, – дип искә ала Нәфисә Хөснетдинова.
2011 елдан ул математика укытучысы һәм Базарлы Матакның башлангыч белем бирү директоры урынбасары булып эшли.
Мөгаллим эшендә иң авыры ул – укучыларда кызыксыну уяту, балаларны мәктәпкә шатланып килүләренә ирешү, дип саный Нәфисә Заһит кызы. Хәзерге балалар башка төрле. Аларның барысын да тыңлаучан дип әйтеп булмый. Шул ук вакытта алар нечкә күңелле, дөрес әйтелмәгән бер сүз күңелләренә тирән яра салырга мөмкин. Алар үзләрен ишетүләрен телиләр.
– Баланың үзегез теләгән һөнәр иясе булып үсүен көтмәгез. Аңа үзе булып калырга ярдәм итегез. Нинди генә булса да: яхшы укыймы ул, юкмы, оялчанмы, әрсезме – сез аны яратыгыз, – дип, әти-әниләргә дә киңәшләрен бирә Нөфисә Заһит кызы.
Ирле-хатынлы Хөснетдиновлар ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Алар балалар бакчасына йөргәндә, әниләре – шунда мөдир, кызлар мәктәптә укыганда мәктәп җитәкчесе була. Билгеле, һәрвакыт балалары янәшәсендә булу аларның мөнәсәбәтләренә дә уңай йогынты ясамый калмый. Әмма әниең укытучы булу ул – зур җаваплылык. Әмма Нөфисә Заһит кызы кызлары белән һәрвакыт уртак тел таба, аларның беркайчан да бер-берсеннән аерым серләре булмый.
Укытучы һәрвакыт яшь буын өчен җаваплы, чөнки илнең киләчәге алардан тора. Шул ук вакытта балаларны яратмый торып, мәктәпкә якын килү дә мөмкин түгел. Укытучы тәртипле, әдәпле, гадел дә булырга тиеш.
Нәфисә Хөснетдинова дәүләт бүләкләре белән дә бүләкләнгән. Күптән түгел ул абруйлы юбилеен билгеләп үткән. Аңа саулык-сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, сабырлык теләп, без: “Әле тагын күп еллар мәктәп тормышында хөрмәтле һәм яраткан укытучы булып, уңышлы эшләгез”, – дип телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев