Наҗия Гатауллина олуг юбилеен – 90 яшьлеген билгеләп үтте
Октябрь ахырында әнием – Наҗия Шәрифулла кызы Гатауллина олуг юбилеен – 90 яшьлеген билгеләп үтте.
Гомер буе – яшьлегеннән алып, лаеклы ялга чыкканчы, Алпар урта мәктәбендә, бик яратып, намус белән бар тырышлыгын куеп, башлангыч сыйныфлар укыткан чын мөгаллим буларак, ул бик күп котлаулар кабул итте.
Котлаулар күп булды
Район башлыгы исеменнән Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләкне җитәкче урынбасары Рәшит Билалов һәм Иске Алпар авылы җирлеге башлыгы Ринас Сәлахов тапшырдылар. “95 яшегездә дә җитәкчелектән котлаулар кабул итегез”, – дип, алар үзләре дә изге теләкләрен ирештерде.
Алпар урта мәктәбе директоры Раил Гатауллин да район мәгариф бүлеге һәм профсоюз комитеты җитәкчеләреннән котлауларын җиткерде.
– Лаеклы ялга чыкканнан соң, ничә еллар үтүгә карамастан, Сезне укучыларыгыз яратып искә ала, хөрмәтли, – диде ул, чәчәк бәйләме тапшырып.
Әйе, 35 ел хезмәт куйган әниемнең укучылары күп шул. Раил Мөдәррис улы белән мәктәп профсоюз комитеты исеменнән җылы теләкләрен әйтергә килгән Исламия Хәсәншина да: “Хәрефләр танып укырга, кулга каләм алып язарга өйрәтүче кешем– Сез бит ул”, – дип, сүзен башласа, “Бишле”гә генә укучы идең бит”, – дип, барысын да кичәгедәй хәтерләгән әнием дә мактауларын ирештерде.
Ә котлаулар моның белән генә дә бетмәде. Республиканың төрле урыннарында яшәгән элеккеге укучыларының кайберләренең шалтыратып әйткән, икенчеләренең язып юллаган күп теләкләрен кабул итте ул. Тормышында күпне күргән әниемнең, билгеле, бик тә күңеле булды. Ә авырлыклар аның яшәгән гомерендә күп була. Беренчедән, сугыш чоры баласы ул. Кияргә киеме, ашарга ризыгы булмаган елларда, барысын да сабырлык белән үткәреп, белем алуга ирешкән кеше дә үзе. Әниемнең сугыш чорындагы уку елларына бәйле күп кенә хатирәләре бар. Өлкәннәр, аларны укып, үз балачакларын искә алыр, яшьләр өчен гыйбрәт булыр, дип, кайберләренә тукталам...
Беренче укытучым – хәтердә
“1942 елда туган авылым Үргәагарда 1 нче сыйныфка укырга бардым. Авыл буенча йөреп, 9 яше тулганнарның исемнәрен язып, укырга чакырып йөрделәр. Элеккеге мәдрәсә бүлмәсен шыгрым тутырган санда балалар җыелды. Беркемдә дә букча да, дәфтәр дә, китап та юк. Укытучыбыз Роза исемле. Кызганыч, фамилиясе хәтердә калмаган. Ул тактага хәрефләр яза, без аларны кычкырып укыйбыз. Ә язу кара белән. Аны салырга савыт та юк... Укытучы өстәленә бик тә матур яшел пыяла савыт куелган. Кара шунда гына бар. Без, берәм-берәм килеп, каләмне шунда манып китәбез.
Чабаталарыбызга кадакланган шакмаклар шак-шок килә... Укытучыбыз күпме түзгәндер – анысын хәтерләмим. Әмма көннәрдән бер көнне дөңгер-дөңгер йөрүебезгә чыдамады: караны савыты белән алды да стенага томырды... Аны җыештыручы да булмады. Мәктәпне тәмамлагач та, мин, бу сыйныфка кереп, диварга буялган шул караны карый һәм укытучымны искә ала идем. Аның: “18 яшем тулмаган килеш, гүргә кертәсез”, – дип әйткән сүзләре дә исемдә. Димәк, 10 сыйныфны тәмамлауга, үзен балалар укытырга алганнардыр, дип уйлыйм. Ничек кенә булмасын, аны хөрмәт белән искә алам. Мин, шул китапсыз укыткан мөгаллимнең укучысы, укытучы була алдым бит, дип горурланам. Шуны әйтәсем килә: сыйныф тутырып килгән балалардан без бары тик 12 укучы мәктәпне тәмамлый алдык. Чөнки аяк киеме, өс киеме булмау сәбәпле, аларның күбесе, көннәр салкынайткач та, укырга килә алмады”.
Училищеда ныклы белем бирделәр
“1953 елда, урта мәктәпне тәмамлагач, без, сыйныфтагы өч укучы, мөгаллимнәр булырга теләп, Спастагы Надежда Крупская исемендәге училищега укырга керергә булдык. Ул – заманындагы иң алдынгы уку йортларының берсе иде. Беренче рус теленнән имтихан куелган. Зур гына аудитория. Рус хатыны безгә диктант әйтә. Без, диктантны кечкенә бүлмәдә укытучының авызына карап язган балалар, яңгырап ишетелгән сүзнең берсен аңлыйбыз, икенчесен юк... Ничек тә язып чыктык. Бу матур җәйге көн булганлыктан киттек су коенырга. Кайтканда, уку йортыннан чыгып килүче иптәшләребезне очраттык. Болар документларын алганнар. Берни булмагандай, шулай тиеш кебек, без дә киттек кәгазьләр артыннан. Шунда коридорда директорны очраттык.
– Кая барасыз? – ди бу.
– Документларны алырга, – дибез.
– Фамилияң ничек? – дип сорады шунда ул миннән.
– Әһлиуллина, – дим, ул вакыттагы кыз фамилиямне әйтеп.
– Син әлегә башка имтиханнарыңны бирергә каласың...
Исемлектә без 55 укучы идек. Директор имтиханны тапшыручыларның фамилияләрен исендә калдырган булып чыга бит. Мин моны, еллар үткәч тә, аңа сокланып искә алам.
Рус телен, билгеле, яхшы язмасам да, мөгаен, бераз укырлык булуы белән башкалардан аерылганмындыр, дип уйлыйм. Аннары математика, геометрия, конституциядән имтихан бирдек. Аларны яхшы белә идем, шуңа да укырга кергән 33 укучы исемлегендә минем исем-фамилия дә бар иде.
Сугыштан соңгы ашарга да җитешмәгән елларда укыдык. Ашханә бар, анда ятим балаларны ашаталар. Анда безгә пешерү өчен керергә ярамый. Өйдән алып килгән киптергән ипигә кайнаган су агызып ашыйм. Иртә дә, кич тә, төш тә шул... Нәрсәдер сатып алырга акча юк. Ачтан үлү дәрәҗәсенә җиттем... Бәхеткә, беренче имтиханнарны “бишле”гә тапшырып, стипендия ала башладым. Ул дәүләт ашханәсенә кереп ашау мөмкинлеге бирде... Ашау, киенү ягыннан авыр булса да, барысын да ташлап кайту дигән уй булмады. Уку теләге көчле иде... Мөгаллимнәребез дә намус белән эшләде, безне белемле итәргә тырыштылар. Аңлый алмаганны өстәмә алып калып төшендерделәр. “Сезгә кирәк булачак ул”, – дия иделәр. Чыннан да, алар биргән ныклы белем белән гомер буе эшләдем. Рәхмәт аларга...
Мактаулы укытучы ул
Үз эшен яратып башкаруын яхшы белсәм дә, әниемә: “Шулай да үзеңне башка һөнәр иясе булып күрәсең килмәдеме?” – дигән сорауны бирдем.
– Яшьлегемә кайтсам, тагын шул юлны сайлар идем. Ул елларда без, хәтта, акча, дип тә эшләмәдек. Балалар безгә бер әзерлексез килә. Күбесе хәреф тану түгел, 5 кә кадәр саный да белми. Ата-аналар үзләре дә иртәдән кичкә кадәр хезмәттә, балалары күп, алар белән шөгыльләнер өчен мөмкинлекләре юк. Менә шуларның әлифбаны өйрәнеп, иҗек куша башлаулары орлык чәчкәннән соң шытып чыгу белән бер иде. Баланың укырга өйрәнүен күрү безнең өчен зур шатлык булды. Укучыларны дәрескә сагынып килә идем. Алар синдәге үзгәрешне дә күреп алалар, үзләре дә, яңа кием киеп кисәләр дә, әйтми торсаң, апа мине күрде микән, дип, үзеңә сыпырылып булса да китәләр. Үзләре әйткән һәр сүзеңә ышана. Моны дөрес дип кабул итә. Шуңа да күңелләренә сак кагылырга, гадел булырга кирәк...
Тырыш укытучының җитәкчелек тарафыннан бүләкләре – Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары да бар. Шулар арасында иң зурлары – Россия Федерациясенең “Халык мәгарифе отличнигы” күкрәк билгесе һәм лаеклы ялга чыкканда, Хезмәт ветераны дигән мактаулы исемгә лаек булу.
– Хезмәт иткән елларым кадәр ял итәм менә. Лаеклы ялга чыгуыма да 35 ел булды бит инде. Озын гомер, бәлки, кылган изгелекләрем өчен бүләктер, – ди ул.
Әнием – киңәшчем, терәгем
Әйе, мәрхәмәтлелеге чиксез аның. Чөнки әти белән бергә ятимнәрне аякка бастыручы да бит алар. Шөкер, үстергән балалар берсе дә йөзгә кызыллык китерерлек булмады, һәркайсы тормышта үз урынын тапты. Һәрвакыт хәлен белешүче, аның турында кайгыртып-сорашып торучы оныклары белән дә горурлана ала ул. Оныкчыклар да үсеп килә инде... Ә минем ул – бүгенге көндә дә киңәшчем, сердәшем. Чөнки заман белән бергә атлап, бар яңалыкларны күзәтеп-белеп барып, алар турында хәзер дә уртага салып сөйләшә алучы да ул. Яше олы булса да, синең хәлеңә керә алучы, аңлаучы да ул. Эшкә чыгып киткәндә, “Барып җиткәч хәбәр ит”, - дип калып, миңа изге теләктә торучы да ул... Сабырлыгы, мактаулы хезмәткәр, ярата белүче әни буларак та үрнәк ул миңа.
Котлаулар кабул иткән көндә ул, үткән гомер юллары турында уйланып, Фәнис Яруллинның шигъри юлларын искә алды:
Кеше гомере ул –
тыгыз бер йомгак,
Барлык юллар шунда уралган.
Сүтә-сүтә генә аңлыйсың,
Сиңа нинди язмыш юралган.
“Йомгак сүтелеп бетмәгән, төенчек бар әле кулда...” – дип тә куйды ул. Әни, исәнлек-саулык, хәерле гомер телим үзеңә, син янәшәмдә булганда, мин әле – бала...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев