Наил Гайфуллин: “Әле яшәлмәгән дә кебек...”
Өлкәннәр көне уңаеннан без районыбызда гомер буе хезмәт итеп, бүгенге көндә лаеклы ялда булган абруйлы, хөрмәтле якташларыбыз белән сөйләшергә булдык.
Шалтыратып хәлләрен белешкәч тә, Базарлы Матакта яшәүче Наил абый Гайфуллин мөрәҗәгатебезгә каршы килмәде, әңгәмә корырга ризалашты.
Наил Әсәд улы 1938 елда Яңа Чаллы авылында туган. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Базарлы Матакта укыган. Хәрби хезмәтне дә үтеп кайткан. Юл кишәрлеге оешмасында мастер булып эшләгәч, Чистай техникумында техник-механик белгечлеген алган. Аннан белгечне Авыл хуҗалыгы идарәсенә эшкә чакыралар һәм ул анда инженер вазыйфасында 38 ел эшләп, 60 яшендә лаеклы ялга чыга. “Гомумән алганда, 48 ел хезмәт иттем мин”, – ди Наил абый эш елларын искә алганда.
Үз йортыңда эш бетми
Лаеклы ялга чыккач, икенче тормыш башлана, яңа мөмкинлекләр ачыла, дип әйтәләр. Чөнки эшләгәндә, иртән чыгып китәсең, кич кайтасың. Өстәвенә, өйдә дә бетмәс эшләр тезелеп тора. Димәк, пенсия ялында мавыгуларыңа күбрәк вакыт бирергә, яңа шөгыльләр табарга, элекке дусларың белән очрашырга, аралашырга мөмкинлек туа. Наил абыйдан без дә шул турыда кызыксындык.
– Эшләгән вакытта авырырга да ярамый иде. Эштән чыгарырлар дип курыктык. Бервакыт тамакларым бик нык шешкәч, хастаханәгә бардым. Анда болай йөрергә ярамый, дәваланырга салабыз, диделәр. Мин ризалашмагач, табиб амбулатор картаны карады да: “Монда хасталык ялыннан баш тартты дигән 5 ләп язу бар бит инде”, – диде. Яллар да сирәк эләкте. Авыл хуҗалыгында чәчү вакытларында аеруча иртәнге сәгать 3-4 тә китәсең, кич белән генә кайтасың... Ә хәзерге вакыттагы шөгыльләргә килгәндә, үз йортың белән яшәгәч, эш бетми инде ул. Аеруча җәй көннәрендә бакчада күңелле. Тормыш иптәшем белән барысын да үстерәбез. Җиләк-җимеш тә, яшелчәләр, теплицасы да бар. Ел әйләнәсе җиләк бирә торган виктория дә утырттык. Алар барысы да вакыт та, игътибар да, тәрбия дә сорый. Кыш көннәрендә кар белән “көрәшәбез”. Йортта кар тотмыйм мин, чыгарып барам, – ди ул.
Шөгыльләргә дә вакыт бар
Әйе, авыл кешесе күбрәк йорт тирәсендә кайнашырга ярата, мал-туар да асрый. Наил абыйның да лаеклы ялга чыккач та абзарында әле шактый еллар терлекләре дә була. Әмма әңгәмәдәшебез шулай бертөрле, гадәти тормыш рәвеше алып барадыр дип уйларга ашыкмагыз. Сөйләшә торгач, мавыгуларның моның белән генә чикләнмәве ачыкланды.
– Чаңгыда шуарга яратам мин. Сирәк булса да, соңгы елларда да чыккаладым. Эшләгән елларымда да хезмәттәшләр белән шуып кайта идек. Лаеклы ялга чыккач та әле чаңгыларымны барлый башласам, хатыным: “Сине чыгарып җибәрергә ярамый, тиз генә әйләнеп кайтмыйсың”, – дип, әрләп кала иде. Эшләгән елларымда җәй айларында велосипедта йөрергә яраттым. Бервакыт авылдан районга барып эшләп йөргәндә, чыгып китәм генә дигәндә, велосипед көпчәгенең бушап калуын күреп алдым. Эшкә барып җитәргә нибары ярты сәгать вакыт калган. Көпчәкне 15 минут эчендә сүтеп җыйдым һәм 10 чакрым араны 15 минутта үттем. Манма тиргә баттым, әмма эшемә вакытында килеп җиттем. Пенсиягә чыккач, велосипедымны урладылар, шуның белән әлеге мавыгу да яшьлек еллары белән генә бәйле булып калды, – дип, пенсионер үткәндәге хатирәләргә бирелде.
Аның каравы, Наил абый Гайфуллин хәзер, аяклары авыртса да, җәяү йөрергә ярата икән. Ул үзенең көн дә диярлек Үзәк паркка килеп китүе турында да сөйләде. Әңгәмәдәшем зиһенне чарларга ярдәм итүче шахмат, шашка уеннарын да үз итә икән.
– Аеруча шашка уенын яратам. Яшь вакытта клубта уйный идек. Хәзер дә күршеләр, улларым, оныклар белән акыллылыкта ярышам. Улларым: “Әти, сине хәзер дә җиңү мөмкин түгел”, – дип шярталар.
“Аралашып яшисе килә...”
Наил абыйның лаеклы ялга чыгуына 20 елдан артык вакыт булса, шуның ун елдан артыграгында Ветераннар советы әгъзасы да булган ул. “Ул елларны да сагынып искә алам. Ветераннар белән очрашулар үткәрә идек. Авылларга барып, үзләрен күреп, сөйләшеп кайтабыз. Безнең өчен – яңа вакыйга, ә аларның күңеле була”, – ди ул, үткәннәрне искә алып.
Көндәлек мәшәкатьләр белән кайнашып, башкалар белән аралашып яшәгәндә, мавыгуларга вакыт тапканда, моңсуланырга урын калмыйдыр ул. Шулай да өлкәннәр өчен иң мөһиме – якыннары кайгыртуында булу, аларның игътибары. Наил абый Гайфуллин хатыны Тәүдиха Рәүф кызы белән ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Улларының икесе дә районыбызда хезмәт итәләр. Олысы Равил Гайфуллин ТР Эчке эшләр министрлыгының район бүлегендә эшләп, подполковник дәрәҗәсенә күтәрелгән. Бүгенге көндә ул өлкән оператив кизү торучы вазыйфасын башкара. Кечесе Азат программачы белгечлеген үзләштереп, салым хезмәтләрендә эшләгән булса, бүген ул үз эше белән шөгыльләнә – декларацияләр тутыра икән. Алар икесе дә гаиләле, ул-кызлары бар. Әмма гаилә хәленә килгәндә, Наил абыйга зур кайгы кичерергә – 9 ел элек 48 ел бергә яшәгән хатынын мәңгелек йортка озатырга туры килә. Бәхеткә, язмыш Разия Госман кызы белән очраштыра. “Ялгызлык бик авыр бит. Үзең генә утырып эчкән чәйнең дә тәме юк”, – ди Наил абый.
Наил абыйдан: “Сезнең өчен бәхет нәрсә соң ул?”– дип тә сорадым.
– Иң беренче исәнлек-саулык кирәк. Ул – үзе бәхет. Гаилә тормышында тигезлек бик мөһим. Калганы үзеңнән – тырышлыгыңнан тора. Яшәлмәгән дә кебек, ә менә 84 ел вакыт узган да киткән. Шуңа да яшьлекнең кадерен белегез... – диде ул.
Якынлашучы өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан өметләре, теләкләре белән дә кызыксындым.
– Озак еллар бер урында хезмәт иткән кешеләрне лаеклы ялга чыккач та онытмасыннар иде. Сирәк кенә булса да, киңәшмә, утырышларда да буласы килә. Район хәлләрен беләсе, хәзер эшнең ничек баруын күрәсе, аны элеккеге еллар белән чагыштырасы килә. Соңгы елларда районда Якташлык җәмгыяте эшли башлавы да куандырган иде. Әмма коронавирус авыруы таралу сәбәпле, соңгы ике елда җыела алмадык. Ә очрашасы, аралашасы бик килә...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев