Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ни өчен сәүдә үзәгенә кергәч, әрҗә тутырып товар җыябыз?

Ни өчен сәүдә үзәгенә бер-ике әйбер алырга кергәч, әрҗәне тутырып товар җыябыз?

Район үзәгендә берсеннән берсен уздырып зур-зур кибетләр ачыла. Сатып алучыга андый конкуренция  файдага билгеле, ул кая арзанлы, сыйфатлы товар, шунда бара. Әлеге сәүдә үзәкләренә керсәң, йөреп чыгарлык түгел. Товарның да төрлесен саталар: азык-төлек тә, хуҗалык кирәк-яраклары да, башкасы да җитәрлек. Шул кадәр сәүдә үзәкләре бер авылга кирәшкме икән соң, дип тә уйлап куясың.

Күп вакытр кибеттә ипи алырга гына дип керәсең дә, үзең дә сизмәстән сумка тутырып әйбер җыеп чыгасың. Ә нигә шулай килеп чыга соң? Мин моңа үз аңлатманы бирергә тырышам.

Һәр зур кибет кергән кешегә товарын күбрәк сатып җибәрүне бурыч итеп куя. Шуңа да алар товарны эчке маркетинг таләпләре буенча тезәләр.

Ишектән килеп керүгә безне нәрсә каршы ала? Сатып алучыны иң элек кибеткә керүгә күзе матур итеп тезеп куелган яшелчә, җиләк-җимешкә төшә. Кызыктырып торган, яңа өзгән җиләк-җимеш, яшелчә “бу кибеттә бар нәрсә дә шундый сыйфатлы, акчваңны кызганмый сатып ал” дип чакыра сыман.

Кибеттә безнең күз күреме югарылыгында азык-төлекнең кыйммәтләре тезелгән булыр. Ә балалар өчен тәм-томнар алар күзе югарылыгында урнашкан. Әти-әнисеннән шуларны сатып алдырырга, билгеле. Маркетингларның кешеләрне кызыксындыру ысулы – товарга бәяләрне төшереп, акция нигезендә сату. Кешенең 200 сумлык чәйне 100 сумга аласы килмәс. Мин дә шундый арзанайган бер кап яшел чәйне тотып кассага юнәлдем. Кассир исә аны элеккеге – кыйммәт бәядән санады. “Анда бәя башка тора иде?” дигәнгә: “Ул акция вакыты чыкты, аласызмы?”, дип кенә сорады. Билгеле, авыл халкының күпчелеге тоткан әйберне кире куймый, ала. Кибетләр бу алымнан акурыкмыйча файдалана, моның өчен аларны нык гаеп итмиләр, күрәсең.

Икенче бер очракта бер консерваны кызыгып алдым. Бәясе бик төшкән иде. Телефоныма консерва астына күпме торганы язылган этикетканы да төшердем. Бу юлы да миңа консерва өчен тулы хакны чыгарып салырга туры килде. Минем телефондагы фотоны кассир кыз зурайтты да, анда вак кына итеп башка консерва исеме язылганын күрсәтте. Янәсе, бүтән бәя белән буталганмын. Димәк арзанайган товарны тикшермичә сатып алмавың хәерле. 

Күп вакыт сәүдә киштәләрендә иң алда укллану вакыты чыга торган азык-төлек тезелә. Әйтик, каймакның бүген-иртәгә куллану вакыты чыга икән, ул янәшәдә тора. Без аның кайтып файдалана башлаганда инде яраксызга әйләнә дигән сүз. Шуңа да андый тиз бозыла торган ризыкны сатып алганда иренмичә куллану вакытын карау зарур. Ә инде киштәдә арттараек яңа чыкканы яшереп торырга мөмкин, анысына сузыла тушеп алу безнең өчен дөресрәк булыр.

Күптән түгел бер яшелчә кибетеннән хуҗасы кыстап-кыстап бик зур карбызны сатты. Күтәргесез карбызны өйгә алып кайтып икегә бүлдем, ә ул бозык – ботка кебек оешкан иде.  Тавыкларга чыгарып куярга туры килде. Сатучының үзенә моны әйткәч, “эх, кызганыч”, дип кенә куйды. Мин ул партияне башка сатмасын өчен әйткән идем.

Зур кибетләрнең кешеләрне күп товар алдырып озату алымнары төрле, билгеле. Без аларны белмичә, шул маркетинг алымнары кармагына эләгәбез. Әйтик,  кибеткә керүгә хуш исле күмәчләр каршы алса, безнең аппетит ачыла һәм үзебез дә сизмәстән төрле ризыкларны кәрзингә җыя башлыйбыз. 
Кибетләр беренче кирәк булган әйберне ераккарак куя. Әйтик ипине сәүдә рәтләрен буеннан-буена үткәч кенә табасың. Ә барганда күз тегесенә, монысына төшә. Аларның кайбере киштәдән безнең әрҗәгә күчә.

Шулай ук кибеттә салмак кына музыка уйнап тора икән, бу инде безне ашыкмыйча гына, иркенләп йөреп әйбер җыярга өндәү билгесе булыр.

Ә ничек ул зур сәүдә үзәкләре кармагына эләкмәскә, үзеңә кирәкле товарны гына алырга соң? Иң мөһиме– кибеткә исемлек төзеп барырга кирәк һәм шунардан тайпылмаска тырышырга.  Алган әйбергә касса чегын саклау зарур. Сез алган ризык сыйфатсыз булса, чек кире кайтарырга документ булып тора. Ә инде сәүдә үзәге үз гаебен танып акчаны кире кайтарырга  ашыкмаса, кулланучылар хокукларын яклаучы ТР Дәүләталкоголь инспекциясенә мөрәҗәгать итә алабыз. 

Безнең эшләп алган акчабызга яисә пенсиябезгә үзебезгә охшаган товарны, азык-төлекне сатып алырга хокукыбыз бар. Без кулланучылар буларак, үз хокукларыбызңан файдалана да белик. 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев