Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Нива” автомобилен махсус хәрби операциягә озаттылар

4 апрельдә район мәдәният йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе районнарындагы үз белгечләре белән киңәшмә үткәрде.

Киңәшмә башланыр алдыннан алар хезмәт коллективлары белән җыйган акчага сатып  алынган “Нива” автомобилен махсус хәрби  операциягә  озатырга дип тапшырдылар.

Республиканың Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов:

–    Безнең биш белгечебез  махсус хәрби операциядә катнашырга китте. Кызганыч, бер кешебезне югалттык. Без аларның гаиләләре белән тыгыз элемтәдә торабыз, кирәк булганда ярдәм итәбез. Ә бүген без Әлки ветеринария берләшмәсендә хезмәт куйган Илнар Кыямовка фронтта файдалану өчен автомобиль тапшырабыз, – диде Алмаз Хисаметдинов. 


Ул әлеге автомобильне сатып алуда матди ярдәм итүчеләргә рәхмәтен дә белдерде. 
Район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов:

–    Үзе дә кайнар нокталарда катнашкан  Рөстәм Шәйхетдинов махсус хәрби операция барган җиргә күп тапкырлар гуманитар ярдәм озатты.  Сезнең автомобильне дә Илнар Кыямовка исән-имин илтеп тапшырырлар, – дип ышандырды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев