Нурлаттан – дүрт алтын медаль
Яшүсмерләр арасында татарча көрәш буенча ачык турнирдан безнең команда дүрт алтын медаль алып кайтты. Турнир 9 гыйнварда Нурлат шәһәрендә узды. Әлеге бәйгедә Чирмешән, Чистай, Нурлат, Аксубай, Әлки районнарыннан 150 яшь көрәшче катнашкан. Безнең егетләр - 36 килограммга кадәр үлчәмдә чыгыш ясаган Илнар Хәмидуллин (Базарлы Матак), 40 килограммга кадәр үлчәмдә Данил...
Яшүсмерләр арасында татарча көрәш буенча ачык турнирдан безнең команда дүрт алтын медаль алып кайтты.
Турнир 9 гыйнварда Нурлат шәһәрендә узды. Әлеге бәйгедә Чирмешән, Чистай, Нурлат, Аксубай, Әлки районнарыннан 150 яшь көрәшче катнашкан. Безнең егетләр - 36 килограммга кадәр үлчәмдә чыгыш ясаган Илнар Хәмидуллин (Базарлы Матак), 40 килограммга кадәр үлчәмдә Данил Зәйнуллин (Алпар), 50 килограммга кадәр - Шәфкать Нуретдинов (Базарлы Матак) һәм 55 килограммга кадәр - Салават Мәрдиев (Базарлы Матак) беренчелекне алуга ирештеләр. Җиңүчеләребезнең тренеры Илдар Әхмиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев