Ольга Гуляеваның кызы, ире һәлак була. Улы Дмитрий - МХОда катнаша
575
0
Ольга Гуляева Иске Матак авыл җирлеге башлыгы булып чагыштырмача күптән түгел эшли башлады.
Әлеге вазифага ул 2022 елда билгеләнде.
Хәтфәдәй яшел болыннар белән әйләндереп алынган авыл, чикләре офыкларга тоташкан кырлар һәм урманлыклар, кунакчыл, киң күңелле кешеләр. Ольга Григорьевна шунда яши, биредә хезмәт итә... Хезмәте авыр, әмма кызыклы. Авыл хакимиятендәге иң җаваплы кешенең эш көне 24 сәгать дәвам итә. Җирлегендә кешеләрнең нинди максат-хыяллар белән яшәвен дә, тирә-юньдә берәр вакыйга, бәла-каза булса да, беренчеләрдән булып ул белә бит.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Ольга Гуляева (сулда) клуб мөдире Людмила Кудряшова белән бергә тыл хезмәтчәне Анна Кудряшовага котлау сүзләрен җиткерә. Фото шәхси архивтан.
– Мин Югары Матак авылында туып үстем. Авылдашым Александрга кияүгә чыктым. Күпмедер вакыт без Тольяттида яшәдек, анда безнең ике балабыз туды. Мин балалар бакчасында тәрбияче булып эшләдем. Ирем ветеринар табиб белгечлеге алган иде, ул бик тә үз һөнәре буенча эшләргә теләде. Һәм без туган авылыбызга кайтырга булдык. Мин мәктәпкәчә яшьтәгеләр белән эшләвемне дәвам иттем. Иске Матак, Чуаш Шәпкәсендәге балалар бакчасында мөдир булдым. Төрле елларда “Нәсел эше” җәмгыятендә – ферма мөдире, “Хузангай” җәмгыятендәге сөт корпусы бригадиры вазифаларын да башкардым, – дип сөйләде ул, үзе турында кыскача гына итеп.
Хезмәтен намус белән башкарган, ярдәмчел һәм үзен бик тә сабыр тоткан әлеге хатын-кызның күпме кайгы-хәсрәт кичерүен бик азлар гына белә. Билгеле, безнең һәркайсыбызның үз язмышы. Әмма кайберәүләрнеке ул аеруча катлаулы һәм фаҗигале була.
2006 елда Гуляевларның кызлары Ирина фаҗигале төстә һәлак була.
– Ирем, кызыбызны җирләгәндә: “Биш елдан күрешербез”, – диде. Шулай булды да – биш елдан ул үзе дә бакыйлыкка күчте. Бала үлеме яшәүне мәгънәсез итеп тоюга китерә. Югалту белән килешү бик авыр. Мин улым өчен яшәвемне дәвам итәм, аны көтәм, яратам”, – дип, күңелендәге бик авыр кичерешләре белән уртаклашты Ольга Григорьевна.
Аның улы бүгенге көндә хәрби хәрәкәтләр барган урында. Махсус хәрби операциядәге хәрби хезмәткәрләр составына ул үз ихтыяры белән киткән. Ольга Гуляева улы Дмитрийны фронтта көткән бар авырлыклар турында белә һәм ул аларның барысын да җиңеп чыгар дип ышана.
– Билгеле, мин аның өчен бик борчылам һәм үзе белән горурланам да, – диде авыл җирлеге башлыгы, улы гамәле турында әйтеп.
Дмитрий 1989 елда Тольятти шәһәрендә туа. Иске Матак мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлап, ул Тольяттиның индустриаль-педагогика көллиятенә укырга керә. Анда ул автомашиналар слесаре һөнәрен үзләштерә. Казанда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәтендә эшли, районга кайткач, шул ук хезмәттә янгынчы булып эшчәнлеген дәвам итә.
Россиядә түрәләрне тәнкыйтьләргә яраталар, еш кына моның өчен җирлек була. Моңа мисаллар җитәрлек. Шул ук вакытта яхшы гамәлләре белән үрнәк булырлык җитәкчеләр дә байтак. “Начальник” балалары да батырлыклар кыла. Районыбызның күп кенә сугышчылары да каһарманлык һәм кыюлык үрнәге күрсәтеп, Ватанның чын сакчылары булып хезмәт итә. Алар, гомерләрен куркыныч астына куеп, украин нацистлары белән көрәшә.
– Махсус хәрби операциядә катнашучы һәркемгә дә ныклык, сабырлык, һөҗүмнәрдә уңышлар һәм таянырлык якыннары булуын телим, – диде Ольга Григорьевна әңгәмәбез ахырында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев