Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өлкәннәр ункөнлегендә Әлки районында үтәсе мәдәни чаралар

Өлкәннәр көненә багышланган зур концерт-тамаша район мәдәният йортында 1 нче октябрьгә билгеләнгән.


-    Концерт Юхмачы авылындагы картлар һәм инвалидлар йортында да булачак.
-    1-3 нче октябрь көннәрендә районның мәктәп һәм мәдәният учакларында бәйрәм табыннары үткәреләчәк.
-    2 нче октябрьдә администрация бинасында тәҗрибәле белгеч бушлай юридик хезмәт күрсәтергә әзерләнә. 
-    Өлкәннәребезне 1-10 нчы октябрь аралыгында С.М. Лисенков исемендәге тарихи туган як музеенда, китапханәләрдә көтәләр.
-    4 нче октябрьдә бик арзан бәяләрдән көзге ярминкә оештыру күздә тотыла. Алынган әйберләрне абый-апаларыбызның өйләренә илтеп бирү мөмкинлеге дә булачак.
-    Шул ук көнне “Алинә” спорт залында өлкәннәр өчен спартакиада оештырылачак.
-    Ункөнлек дәвамында (1-10 октябрь) “Наташа” чәчтарашында бушлай матураю мөмкинлеге дә тудырыла.
Октябрьнең беренче ункөнлегендә иртәнге 8 дән кичке 4 кә кадәр “Кайнар линия” нокталары сезнең теләсә нинди соравыгызга җавап бирәчәк, гозерегезне тиешле урыннарга җиткерәчәк, булдыра алганча ярдәм итәчәк.
Хөрмәтле өлкәннәребез, район башлыгы, урыннардагы җитәкчеләр, җәмәгатьчелек сезнең белән! Килегез-күрегез, алыгыз-файдаланыгыз, сорагыз!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев