Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Абдул Салман авылына 220 ел

Татар энциклопедиясендә (1-том,20 нче бит) Абдул Салманга 17нче гасырда нигез салынган диеп язылган. Бу дөреслеккә туры килми. Энциклопедия белгечләре ялгыш башка чыганакларга таянып язганнар бугай. Мәсәлән, 1678елгы халык санын исәпкә алган документларда ,,Малый Салман" аталган 5 йортлы авыл теркәлгән. Салман елгасына уң яктан, Кече Салман диеп аталучы инеш кушыла. Ике...

Татар энциклопедиясендә (1-том,20 нче бит) Абдул Салманга 17нче гасырда нигез салынган диеп язылган. Бу дөреслеккә туры килми. Энциклопедия белгечләре ялгыш башка чыганакларга таянып язганнар бугай. Мәсәлән, 1678елгы халык санын исәпкә алган документларда ,,Малый Салман" аталган

5 йортлы авыл теркәлгән. Салман елгасына уң яктан, Кече Салман диеп аталучы инеш кушыла. Ике елга кушылган урында атау бар. Иске Салманга якын,елга аркылы гына. Бер урамлык кына Кече Салман тора -бара Иске Салманга кушылып киткән.1716нчы елда Иске Салманда барысы 20 йорт булган.

Ә,хәзерге Абдул Салман барлыкка килүе, әби патшаның (Екатерина-2) Емельян Пугачёв восстаниесен бастыргач,татарларга,рус булмаган башка милләтләргә карашын үзгәртүе белән бәйле, шул исәптән татар морзаларына да. 1784елда махсус указ чыгарып,1713елдан бирле югалтып яшәгән титулларын торгызырга рөхсәт бирә. Шул указга нигезләнеп, элекеге морзаларнәсел дәвамчылары- оныкларына, торыннарына,документлар нигезендә, исбатлый алган шарт белән ,,морза" дигән титуллары торгызыла. Шул чорда Иске Салманда гомер иткән бабайларыбыз-Чепкенеевлар морза титулын торгыза алганнар.(моның турында кыскача ,,Әлки хәбәрләре"ндә №87, 21нче Ноябрь 2014 елда чыккан иде).

Авылыбызның уртак бабасы- Габделкадыйр (1656-1723) ның атасы, Тимкәй Ишкәй улы Чепкенеев хәрби хезмәттә булган. Хезмәте Белгород шәһәрендә һәм шул җирлекләрдә Россияне поляклардан, литвалылардан саклау белән бәйле булган. Моның турында мәгьлүмат тарих фәннәре кандидаты Р.Г.Насыйров Мәскәү архивыннан( РГАДА) табып кайтты.

Тимкәй бабабыз 18ел хезмәтен үтәп бетергәч запастагы хәрби булып исәпләнгән. Бүләк итеп ат, кораллары:кылыч, җәяләре һ.б. бирелгән. Казнадан жалованье алып торган. Тик бер чик куелган- шартлаткыч матдәләр белән шөгелләнмәскә. 1667елда патша Алексей Михайлович Романов указы нигезендә Тимкәй бабабызга Свияжск өязе, Мәмәтхуҗа (хәзерге Старое русское Маматкозино) авылыннан 50 чирек(четверть) суклау җире бүләк иткән. Бу, якынча 75 гектар. Мәмәтхуҗа авылы Казан ханлыгы чорыннан билгеле, татарлар гына яшәгән. 17нче гасырның икенче яртысында руслар килеп урнаша башлый. Бу авылның чын хуҗасы булып князь Баратаевлар династиясе хакимлек иткән. Безнең бабайларыбыз ,,Закамье"га, хәзерге Иске Салманга күченәләр. 2016нчы елда,ерак бабаларыбыз гомер иткән урыннарны күрер өчен Югары Ослан районына бардым. Макыл(Макулово), Рус Мәмәтхуҗа, Татар Мәмәтхуҗа аылларында булдым,зиратларында 16-17 нче елларда куелган кабер ташларын күрдем. Ташларда язганны галимнәр генә укый ала, белә алмадым, безнең бабай-әбиләребез шунда җирләнгән булырга тиеш.

1712нче елда Габделкадыйр бабабыз, Мәмәтхуҗа авылында калган җирләр исәбенә, арттырып та, Иске Салманда, 80 чирек сукалау җире, 50 чүмәлә печәнлекләр, урманнар, көтүлекләр дәгъва итеп алган.

1784нче елгы указдан соң, Государственный Сенаттагы татарларга каршы лобби, 13елга якын морзаларга җир бирүгә каршы торган. Чөнки урманнар

кисеп, төпләп кенә сөрү җирләре арттыру мөмкин булган. Урманнарны кистерүгә каршы килгән. Әби патша үләр алдыннан ике атна калганда гына

Сенат карары белән җирләр бирү законы гамәлгә кергән. Әби патшаның улы Павел үзе патшалык иткән чорда анасының указын тормышка ашыра алган.

1795нче елда уздырылган 5нче ревизия хикәяләр ( Ревизские сказки) документлары буенча,Иске Салманда морза Чепкенеевлар 10 гаилә булып яшәгәннәр. Ир-атлар саны 37 кеше булган. Кызганыч,хатын-кызлар исәпкә алынмаган.

Урманнар кисеп җирләр үзләштерү һәм булачак авылга күченеп утырулар 1797нче елда башлана. Булачак Абдул Салманга барысы 9 гаиләдән 11 йорт

төзеп 36 ир- аттан торган гаиләләр күченгән. Барысының да исемнәре, ничә яшендә булулары билгеле. Хатын- кызлар турында мәгьлүмат юк. 59 яшендәге Мортаза Сатай улы, гаиләсе белән күчми калган. 1811елда 73 яшендә әле исән булган.

Яңа авылны руслар ,,Вершины Салманы" диеп атаганннар, ,,вновь поселенная, из мурз", диеп өстәп язганнар. Соңрак ,,Абдулово Салманы" диеп рус вариантында йөртелгән. Ә, татарча ,,Габделваһаб Салман". 1865-1915нче елларда, муллалар алып барган метрикаларда шулай язганнар. Халык телен-

дә-,,Морзалар Салманы" диеп йөртәләр иде.

Авыл исеме кайдан алынган дигән сорау туа. Бу болай:

Авылыбызда туып,үсеп чыккан халыкның дүрттән бер өлешенең уртак бабасы-Габделваһаб Давыт улы Чепкенеев (1743 елда туган,1822елда үлгән),

Офицер хезмәтендә булган. Риваятъләр буенча, белемле, кыю, олпат гәүдәле кеше булган. Үзе вафатыннан соң гаиләсендә 22 кеше яшәгән, ике хатыны да

морзалар нәселеннән булганнар. Хәрби хезмәтеннән соң, Габделваһаб, морза титулын торгызуда төп көчне куйган. РГАДА да аның 1794нче елдагы,җир-

ләр дәгъва иткән ,,Челобитная"(гариза) сакланган. Шунда инде Тимкәй бабабыз турында мәгълүмат бирелә. Сакланып килгән риваятъ буенча, Габделва-

һабның үзенә,шәхсән,хәрби хезмәте өчен 40 десятинә җир патша тарафыннан буләк итеп бирелә.

Моңа кадәр биредә авыл булмаган,борынгы зират юк. Абдул Салманнан көньякта, бер чакырымда, Болгар чорындагы авыл һәм зират урыннары билгеле. Атамасы билгесез, ,,Борынгылар каенлыгы" диеп халык телендә саклана. Абдул Салманнан төньякта, 2 чакырымда,шулай ук Болгар чоры,

,,Йортлар өсте"(Посадское место) диеп йөртелә торган авыл урыны бар.

Исеме билгесез. Зират урыны ,,Кичү" диеп атала торган тирәдә,изгеләр чишмәсе янында. ,,Кичү"- риваятъ буенча, Болгар-Биләр юлында.

Абдул Салманының беренче зираты 1797нче елда беренче, 1799 нчы елда икенче, 1800нче елда өченче җирләүләрдән башланып киткән. Кемнәр җирләнгәне билгеле.

Үткән гасырның урталарында ишеткән ривятъләрдә:- ,,авылыбызга 200еллар бар инде" дигәнне хәтерлибез.Дөресрәге,ул вакытта 160-165ел гына булган әле.

Риваятъләргә һәм документларга таянып, әйтә алабыз, авылыбыз АбдулСалманга быел 220ел тула.

Мансур Ганиев.

Татарстанның атказанган икътисадчысы, һәвәскәр тарихчы.

28.03.2017ел. тел. 8-927-458-49-60 8-987-182-98-93

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев