Петр һәм Наталья Исаевлар ярты гомерләрен бергә яшиләр
Бу тантаналы чара ел саен Казан Кремлендә Республика көнен билгеләр алдыннан уза. Анда башкаларга үрнәк итеп куярлык, аерым казанышлары булган гаиләләр чакырыла.
Быел безнең районнан мондый хөрмәтләүгә Югары Колчурино авылында яшәүче Наталья һәм Петр Исаевлар лаек булды. Аңлашу, хөрмәт, мәхәббәткә өстенлек биреп, тәртипле, уңган-булган ул-кызлар үстерүче гаилә ул. Үзләре белән якыннанрак танышу өчен, без дә алар белән очраштык.

Гаилә нигезендә – милли гореф-гадәтләр
Петр Николаевич һәм Наталья Геннадьевнаның яшьләре әле 40 ка җитеп кенә килә. Һәм ярты гомерләрен алар бергә. Алай гына да түгел: бер авыл урамында күршеләр булып үсеп, бер сыйныфта белем алалар. Бергә авыл бәйрәмнәрендә катнашалар, җәйләрендә клубка йөриләр. Аралашалар, дус булалар. Гомерлеккә бәйләгән мәхәббәт хисләре бераз соңрак, егет 9 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, һөнәр үзләштереп, эшкә алынгач уяна.
– Бәлки, бер-беребезне балачактан белгәнгәдер, безнең барысы да тиз булды. Мәскәүгә эшкә урнашкан җиремнән ялга кайткач, әти-әнием белән булачак хатынымның абыйсы юбилеена кердек. Шунда Натальяга: “Өйләнәм сиңа”, – дидем. Ә ул каршы килмәде, – ди гаилә башлыгы, көлеп. – Аннары мин янә Мәскәүгә киттем. Өч айдан кайткач, үзебезнең милли йола буенча тәкъдим ясадым.
Бу чуаш килен төшерү гореф-гадәте Тукмак дип атала икән. Аның буенча егет өйләрендәге иң өлкән кеше белән әти-әнисеннән кызны сорарга бара.
– Дәү әтием белән Натальяны безгә – төп йортка алып кайттык. Анда тәм-том белән табын әзерләнгән була. Һәм әти-әниләр белән бергә туй көне билгеләнә. Мөнәсәбәтләрне законлы теркәүне дә без авылда матур милли бәйрәм – Уяв үткән көнгә билгеләдек. Ул 10 июнь иде. Шунда туй үткәрдек. Икенче көнне дә электән килгән гадәт буенча туганнар, дусларны Токмачка чакырдык, – дип сүзен дәвам итте Петр, үткәннәргә әйләнеп кайтып.
Токмач дип аталган йола буенча, кәләш, туган-дуслар озата баруында көянтәгә чиләкләр асып, чишмәгә төшә. Аннан алып кайтылган су белән токмач ашы пешерелә. Менә шулай борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне үтәү нигезендә яңа гаилә корыла.
Әмма ир, акча эшләүне максат итеп, янә Мәскәүгә китә. Мондый кайтып-китеп йөрүләр ике елга сузыла.
– Бервакыт түзмәдем: ялда булган иремнең паспортын яшереп куйдым да: “Башка китмисең”, – дидем. Берең анда, икенчең биредә яшәсәң, гаилә булмый инде ул, – дип, сүзгә кушылды Наталья.
Эш тә, ял да бергә
Шул еллардан бирле гаиләдә биш бала туа. Аларның зурысына 20 яшь булса, кечкенәсе быел беренче сыйныфка укырга кергән.
– Зур кызыбыз Алина, пешекче һөнәрен үзләштереп, Казанда эшли башлады. Икенчесе Виктория дә быел шул һөнәр буенча укуын төгәлли. Илья 9 нчы сыйныфта укый, Тимофейга – 11 яшь, Милана мәктәп бусагасын яңа атлап керде, – дип, ул-кызлары белән таныштырды әти кеше.
– Ишле гаилә хыялда идеме? – дип кызыксынам мин дә.
– Юк, үзеннән-үзе шулай килеп чыкты, – ди Наталья, уенын-чынын бергә әйтеп. – Өченче бала тугач, мин күп балалы ана дип саналдым. Аның буенча безгә “Яшьләр ипотекасы” дип аталган программа нигезендә ярдәм күрсәтелде, шул акчага без
авылыбызда таштан зур, иркен йорт салдык. Анда тагын ике балабыз туды...
– Гаиләгезнең күркәм гадәтләре?
– Бергә эшлибез дә, ял да итәбез. Шашлык кыздырырга яратабыз. Бер аланда өстәл ясап куйдым, шунда мангал, башка кирәк-яраклар да бар. Туган көн икән, яисә берәрсе: “Әти, шашлык ашыйсы килә”, – ди икән, шундук әзерлек эшләре башлана. Кибеттән тәм-том да алып кайтам... Шулай да хәзер тулы гаилә белән җыелулар сирәгәя. Кызларның берсе кайтканда, икенчесенең эше булырга мөмкин. Тимофей да киләсе елда төзелеш көллиятендә белемен дәвам итәргә хыяллана, – ди җавап итеп Петр.
– Балалар тәртипле булсын өчен нишләргә?
– Күбрәк сөйләшергә, аңлатырга тырышырга. Вакытында кырысрак булу да сорала. Каеш тотарлык итеп ачу килә икән, тынычлану өчен, икенче бүлмәгә чыгып китәргә, – ди гаилә башлыгы көлеп.
– Гаиләгез шигаре дип, нәрсә әйтер идегез, дигәнгә, ирле-хатынлы Наталья һәм Петр Исаевлар икесе бергә:
– Яратырга, хөрмәт итәргә, – дип куйды һәм әти кеше: “Аннары вак-төяктән дә шатлана белергә”, – дип өстәде.
Онытылмаслык вакыйга
Казан Кремлендә узган тантаналы кабул итүдә Наталья Исаевага “Ана даны” медале тапшырылды. Гаиләнең бу дәрәҗәле чарага барудан туган хис-кичерешләре турында аерым сорашмый мөмкин түгел. Һәркемгә дә эләкми торган, ә күргән очракта, гомерлеккә истә калырлык вакыйга бит ул.
– Билгеле, бу чакыру – безнең өчен көтелмәгән шатлык булды һәм аңа әзерлек алдан башланды. Нинди төстәге кием сайларга кирәклегенә кадәр аңлатылды. Ир-атларга да костюм-чалбар киеп, галстук тагарга әйтелде. Үзеңне ничек тотарга, бүләкне алганда, ТР Рәисенең кайсы ягына басарга – барысы төшендерелде. Шуңа да бик борчылдым. Хәтта: “Сәхнәгә чыкканда, егылмасам ярый инде”, – дип курыктым, – ди Наталья, дулкынландыргыч мизгелләрне искә алып.
– Иң элек безгә Кремль буенча кызыклы экскурсия оештырылды. Аннары билгеләнгән вакытка бина эченә узып, сый-нигъмәтләр тезелгән түгәрәк өстәлләр артына һәркем үз урынына урнашты. Рөстәм Нургалиевич котлау сүзләрен җиткерде, бүләкләр тапшырылды. Рус, татар телендә чыгыш ясаган җырчыларның яхшы концертын карадык, – дип, хатирәләре белән уртаклашты Петр Николаевич та.
Аннары ул әңгәмәбезгә йомгак ясап: “Мәҗлестә төшкән фотосурәтләрне ясатып, кысаларга урнаштырып, өебез диварына элеп тә куйдым. Чөнки ТР Рәисенең үзеннән
– Рөстәм Нургалиевичтан үзеңә карата котлау сүзләре ишетү – горурлык һәм тормышыбыздагы зур вакыйга”, – диде.
Энҗе Хәлиуллина, районның ЗАГС бүлеге җитәкчесе:
Күп бала әнисе буларак, Наталья Исаева “Ана даны” медаленә лаек булды. Бар документлар да август аенда әзерләнеп, тиешле имзалар куелды. Бу – югары дәүләт бүләге. Ул республика җитәкчеләре кулыннан бирелә. Бүләкне тапшыру Татарстан Републикасы көне алдыннан узган ТР Рәисе кабул итүенә туры килде. Ни өчен нәкъ менә алар, дигәндә, болай әйтәсе килә: биш бала үстергән бу гаилә хөрмәтләүгә, чыннан да, лаек. Билгеле, мондый гаиләләр районда тагын бар. Әмма җирлегебездә, нигездә, рус, татар, чуашлар яшәгәнгә, чарада төрле милләт вәкилләре катнашуына да игътибар бирелә. Узган ел, мәсәлән, тантанада шулай ук күп бала үстерүче Ирек хәзрәт һәм аның хатыны Гүзәл Сәлахиевлар гаиләсе катнашкан иде.
Николай Хвостов, Сиктермә урта мәктәбе директоры:
Наталья Югары Колчурино башлангыч мәктәбендә пешекче булып эшли. Ул әйтелгәнне, тиешлене һәрвакыт үти. Үзенә беркайчан да кисәтүләр ясаганым булмады. Эшенә җаваплы карый торган намуслы кеше.
Ире Петр шул ук мәктәптә котельный операторы вазифасын башкара. Ул – алтын куллы кеше. Йортын да үзе салып чыкты, кирпеченнән башлап үзе өйде, түбәсен дә япты, утын да кертте. Мәктәптә дә нинди генә эшне кушсаң да, башкарып чыга ала. Балаларын да беләм, уртача билгеләргә укучылар алар, тырыш, тәртиплеләр. Яхшы гаилә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
.jpeg)
Нет комментариев