Радиога бәйле бер кызыклы хәл турында сөйләргә булдым әле
Вакыйга Әлки районында бара.
Радиога бәйле бер кызыклы хәл турында сөйләргә булдым әле. Вакыйга Әлки районында бара. Безнең Татар Төгәлбае элекке Казан губернасы Спас өязенең Кузнечиха волостена караган өч мәчетле, өч җил тегермәнле, ике су тегермәнле шактый зур, борынгы авыл булган. Халык та күп яшәгән анда. Өч зират шул турыда сөйли дә инде. Хәзер берсе генә эшли, калганнары ташландык хәлдә.
Еллар үтә, заманалар үзгәрә, колхозлар төзелә. Әмма радио дигән әйберне белүче булмый. Авылда бер Зиннәтулла бабай гына “Кызыл Татарстан” дигән газета алдырып , халыкка яңа хәбәрләрне ирештерә. Калганнар “Колхоз трибунасы” дигән район газетасын гына алдыра. Анда район, колхоз, авыл хәбәрләре генә була. Ә авыл белән район чыбыклы телефон аша гына тоташкан. Ул телефонда һәр төндә берәр кеше дежур тора. Өстәвенә, авыл урамнары буйлап ике кеше сакта йөри. Чөнки сугыштан качкан, авылга килеп терлек урлап киткән очраклар да булгалый.
1948 елның җәе. Түбән оч Заһидулла бабайның Мәскәүдә яшәүче улы җиңел машина белән кайтып төште. Батареялар белән эшли торган радио да алып кайткан. Алар ике катлы калай түбәле йортта яшиләр иде. Ә авылда калай түбәле йорт икәү генә! Берничә такта түбәле дә бар, ә калган өйләр салам белән ябылган.
Кирам абый ул радионы икенче катның тәрәзә төбенә куеп сөйләтә башлады. Аны тыңларга урам тулып халык җыелды. Радио татарчада, русча да сөйли! Концертлар да бирә. Халык төнге өчләргә кадәр таралмады. Бер мәл шып туктап калды бу. Кирам абый: “Авылдашлар, гафу итегез, моның берәр нәрсәсе эштән чыккандыр”, – дип, радиосын күтәреп алып кереп китте.
Бер елдан авыл клубына да “Родина” дигән батареялы радио алып кайттылар. Халык шунда җыела башлады.
Ә 1950 елда “район кибетенә батареясыз эшли торган колакчынлы радио кайткан” дигән хәбәр таралды. Мин дә барып, шуны алып кайттым. Үзе алай искитмәле дә түгел. Бер кара тартма, ике пар колакчын һәм антенна өчен 30 метр бакыр чыбык бирелә. Аны унбиш метр биеклеккә күтәрергә һәм бер метр тирәнлеккә бер җиз әйбер күмәргә кирәк икән. Яшен вакытында эшләтмәскә дигән.
Ат караучы Хөсәен абый белән авылдан ике чакрым ераклыктагы урманнан 15 метрлы ике корыган усак кисеп алып кайттык. Агачны бастырып, җир астына колаклары төшкән бер җиз самавырны күмеп куйдык та, радио тыңлый башладык. Ике озын һәм бер урта дулкында эшли! Мәскәү, Казан әйбәт сөйли! Урта дулкында Уфаны ала. Радио тыңларга күрше апа, әбиләр дә керә. Кеше күбрәк җыелса, бер колакчынны алып, чиләк эченә тыгып куям. Әкрен генә шуннан да ишетелә.
Аннан Казаннан “Искра” дигән батареялы радио алып кайта башладылар. Халык бик бай булмаса да, канәгать булып, тормыштан тәм-ямь табып яшәде. Илне үстерәм дип тырышты, салымнар түләп торды. Ә Кирам абый авылга бүтән кайтмады. Ул сугышның башыннан ахырына кадәр булып, Берлинга кадәр барып җиткән! Күкрәге тулы орден-медаль, ике Кызыл Йолдыз ордены да бар иде. Герой исеменә дә тәкъдим ителгән булган. Комсомолга да, партиягә да кермәгәч, бирмәгәннәр генә.
Хәзер инде һәр йортта зур-зур телевизорлар, һәркемдә кесә телефоны, Интернетка кадәр бар. Халык әйбәт яши! Шунысы гына кызганыч: авыллар кечерәя бара. Югыйсә радио гына түгел, ут, су, газ, юл да бар, телефон да кергән. Ни хәл итәсең, замана язмышы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев