Рәфис Фәсахов – Әлки районы урманнарын саклауда, үстерүдә үзеннән зур өлеш кертүче шәхес
Гомерлек һөнәр сайлау турында уйланганда, кем булырга хыялландыгыз? Укытучы, табиб, инженер, дияр күпләр.
Ә менә Үргәагарда туып үскән һәм, авылын чын күңелдән яратып, шунда төпләнеп калган Рәфис Фәсахов яшүсмер чагыннан ук урманчы булуны максат итә һәм теләгәнен тормышка ашыра да.
– Чыннан да, мәктәптә укыганда да ук, урманчылар, килеп, башкарган эшләре турында сөйләгәннәре, аларны кызыксынып тыңлавым яхшы хәтердә. Аннары Әлки урманчылыгы эшендә үзеннән зур өлеш керткән якташыбыз Рәүф Гәрәев әтием белән дус иде. Урманның асылын аңлатучы, гадәти тормыш алып барган күпләр күз алдына да китермәгән икенче бер дөньяга мәхәббәт уятучы нәкъ менә ул, – дип сүзен башлады ул, очрашкач та.
Урманчылардан көчле тәэсирләр алган егет Кукмара районының урман хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Әмма дипломлы белгеч, районга әйләнеп кайткач та, берничә елдан соң гына үз һөнәре буенча эшкә урнаша ала.
– Башта район оешмасы миңа эш тәкъдим итә алмады. Берничә ел үткәч кенә – “Кызыл Шәрык” җәмгыятендә исәпкә алучы бурычын үтәп йөргәндә, урманчылык җитәкчесе Ринат Сафиуллин, мине чакырып, эш урыны булуын әйтте. Ринат абый мине хезмәтнең бар нечкәлекләренә өйрәтүче булды. Башта хуҗалыкта мин урманчы булдым, аннары – мастер, берничә елдан инженер итеп билгеләндем. Һәм остазым, эштән киткәндә, үз вазифасына мине тәкъдим итте. Менә 17 нче елымны урман инспекторы булып эшлим. Яшьлегемдә һөнәремне дөрес сайлавыма шатланып, хезмәтемне яратып башкарам, – дип сөйләде ул үзе, биредәге эш елларын искә алып.
Ел әйләнәсе эш бара
Урман – безнең күпләр өчен ял урыны. Җәен – җиләгенә, көзен гөмбәсенә барабыз, хуш исле файдалы үләннәр җыю, каен себеркесе өчен әйләнәбез. Ә монда нинди эш алып барыла, ул хакта уйланмыйбыз да, белмибез дә... Югыйсә һавабызны сафландыручы бу табигать байлыгын тәртиптә тоту, саклау буенча урманчыларыбыз тарафыннан даими хезмәт куела.
– Район буенча безнең урман мәйданы – 37 мең гектар. Ул дүрт хуҗалыкка бүленгән. Иң зур өлеше – 6700 гектардагы мәйданы Базарлы Матак урманчылыгына карый, – диде Рәфис Әнәс улы, эшләренең киң колачын күрсәтеп.
– Шулай да гадәти көннәрдә хуҗалык хезмәткәрләренең эше нидән башлана? – дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән.
– Иртәдән, оешмага килгәч тә, урманчылар белән җыелышып эш барышы турында сөйләшәбез. Безнең беренче бурычыбыз – урманны күзәтү. Урлау юкмы, канунсыз рәвештә чыршы яисә берәр агач киселмәгәнме – шуны барлыйбыз. Билгеле бер маршрут бар: без һәр көнне 50 чакрым юл үтәргә тиеш. Аның якынча 30 чакрымы машина белән булса, 20се кышын чаңгыда, җәен җәяүләп атлыйсы... Питомникта да эш бара. Анда без агач үсентеләре үстерәбез, ә җәен үзләрен урманга утыртабыз.
Агачлар даими киселә. Урман хуҗалыгы рөхсәте белән кешеләр, оешмалар диләнкәләр ала, аны эшкәртә. Ел дәвамында 35 гектар мәйдан бушап кала һәм яз-җәй айларында әлеге урыннар торгызылырга тиеш.
– Элек киселгән урыннардан куаклар үзеннән-үзе үсеп чыккан. Ә хәзер безгә сыйфатлы урман продукциясе үстерү максаты куела. Шуңа да без чыршы, имән, нарат үсентеләрен утыртабыз, элек үскән усакларны исә әкренләп бетереп барабыз, – ди урман инспекторы.
Киселгән диләнкәгә куаклар утыртылды да эш бетте түгел икән әле. Аларның да ничек үсүен күзәтү, барлау сорала.
– Посадканы утырткач, дүрт ел карап торабыз. Үсентеләрнең кайсы корый, икенчесен кар сындыра – аларны алмаштырырга кирәк. Мәйданны томалап алгач, агачларның үсеп китүенә тулысынча ышангач кына, игътибарны без алардан киметә алабыз, – ди Рәфис Фәсахов, алга куелган бурычлары турында сөйләп.
Урманда төрле хәлләр булгалый…
Читләре күренмәгән урман – матурлык, байлык чыганагы... һәм куркыныч урын да бит. Шул ук вакытта әлеге яшеллек диңгезенең үзенә дә бәла килә, аңа да ярдәм сорала. Рәфис Әнәс улыннан да шулар хакында сорашам.
– Билгеле, бәхетсезлек булмасын дисәң, урманда ялгыз йөрмәү яхшырак. Анда һөҗүм итәрдәй җәнлекләр дә бар, черек агач та аварга мөмкин. Минем ике урманчым бар, гадәттә, без бергә юлга чыгабыз, әмма кайчакта урманда ялгыз да булам... Чөнки эшем шул һәм әзме-күпме тәҗрибәм дә бар... Урманда йөри белмгәгән кеше адашырга да мөмкин. Гөмбәчеләр белән андый хәлләр булгалый. Узган ел да безгә МЧС хезмәткәрләреннән берәүнең ярдәм соравы турында хәбәр килде. Таптык үзен. Аннары бер ир-ат Нурлат районында урманда адашкан һәм, буталып йөреп, Әхмәт авылы тирәсенә килеп чыккан. Аңа да ярдәм иттек – кире үз районына илтеп куйдык.
– Ә гадәттән тыш хәлләр? Ике ел элек җәй уртасында агачлыклар бер яфраксыз, “шәрә” булып калды. Сәбәп ефәк күбәләге кортында, диделәр. Әлеге бөҗәк урманга ни дәрҗәдә зыян китерде, аның белән ничек көрәштегез?
– Бу бөҗәк бер ел гына үрчеми. Башта ул әз иде, аны җыйдык та. Аннары табигать шартлары уңай килеп, ул кинәт артты. Ә аның бетүенә килгәндә, шуны әйтәсе килә: беренчедән, ефәк күбәләге кортына каршы агачлыклар эшкәртелде. Аннары аларны ашаучы бәҗәк-кошлар да бар. Һәм иң мөһиме, табигать алар белән үзе дә көрәшә ала. Бу күбәләк кортлары яфракларны ашап бетергәч, җиргә төштеләр һәм кирәкмәгән үләнне ашап, үз-үзләрен юк иттеләр. Бездән олыраклар: “40 ел элек тә шундый хәл булган иде”, – ди. Ул вакытта да табигать үз-үзен дәвалый алган... Бу тереклекнең яшәеш кануны…
– 2010 елда янгын чыгуын да яхшы хәтерлибез. Күпме мәйданга зыян килде, гаеп кемдә булды?
– Кызганыч, әмма шундый коточкыч фаҗигаләр дә була. Бу корылык елында 10 гектардан артык урман янды. Бәхеткә, без бүгенге көнгә ул елда зыян китергән урман өлешен яңадан торгыза алдык. Гаеплегә килгәндә, ул төгәл ачыкланмады. Шулай да бар янгыннар да кешенең саксызлыгы аркасында чыга. Җиләк җыярга килүче, һич уйламыйча, тәмәке төпчеген ташлап калдырырга мөмкин. Һәм менә шунда нәни очкыннан зур мәйданнарны көлгә әйләндергән янгыннар башлана да... Шуңа да, форсаттан файдаланып, кешеләргә мөрәҗәгать итәсем килә: урманга чыккач, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез, табигатькә зыян китермәгез. 14 марттан ук янгын куркынычы туу чоры башлана һәм ул көзгә генә ябыла. Ул – агачлыкларда ачык ут куллану, гомумән, тыелуын аңлата. Аннары чүп түгү турында да әйтәсе килә. Посадкаларда, урманнарда кешенең ял урынында калдырган әйберләрен күреп, йөрәк әрни. Капчыгы белән төрле шешәләр тутырып ташларга мөмкиннәр. Үзегезгә сорау бирсәгез иде: сездән соң калган чүп-чарны кем җыештырырга тиеш?
“Тарихта эзем кала”
Менә шулай кайчандыр бар иптәшләре шәһәр тормышын сайлаганда, авылда калган, анда да табигать белән аеруча бәйле һөнәрне сайлап, шунда хезмәт иткән Рәфис Фәсахов урманга караган һәрнәрсәне бар күңеле аша үткәрә, аның күкрәп үсүе, тәртип-төзеклеге өчен җан атып яши. “Урманны мин биш бармагым кебек беләм, төнлә уятып сорасалар, нәрсәнең кайда икәнлеген аңлатып бирәчәкмен”, – ди ул үзе эше турында. “Димәк, сез үз урыныгызда һәм яшьлегегездә әлеге һөнәрне сайлап ялгышмагансыз?” – дип сорагач, ул:
– Әйе, мин урмандагы һәр үләнне яратам. Утырткан үсентенең зур агач булып үсүен күрү миңа рәхәтлек бирә. Ниндидер яхшылык эшлим, файда китерәм, тарихта үземнән эз калдырам кебек... – диде. Ә мин: “Һәркем шулай фикер йөртсә икән ул”, – дип уйландым...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев