Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район үзәге Базарлы Матакта “Актай” яшүсмерләр клубы ачылачак

Моның өчен элеккеге “Авыл хуҗалыгы химиясе” берләшмәсе карамагындагы иске клуб бинасы төзекләндерелгән.

Түбәсе тулысынча алмаштырылган, бүгенге көн плитәсе белән тышланган, ишегалды баскычлары хәзерге таләпләргә туры китереп эшләнгән бина бик нык үзгәреп, заманчага әйләнгән. 
Балаларның сәләтләрен ачу, төрле яктан үсешен булдыруны максат итеп куйган тагын бер шөгыльләнер урын  булдыруны район башлыгы Александр Никошин күтәреп чыга. Аның тәкъдиме белән 2022 елда әлеге объектның концепциясе һәм проекты төзелә. Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән килештерелгәннән соң, бинаны тулысынча ремонтлау 2023 ел программасына кертелә, шуңа билгеле бер күләмдә акча бүленә. Ташландык хәлдә калган элеккеге клубны яңарту эше “Иделстрой” җәмгыяте төзүчеләренә йөкләнә. Әлеге оешма эшчеләре  районда берничә объектта төзекләндерү эшләре башкарып, үзләрен уңай яктан күрсәткән була инде. Бу очракта да алар йөкләнгән бурычны намус белән башкарып чыга. Шуларның барысы хакында да безгә район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура эшләре буенча урынбасары Сергей Балакирев сөйләде.
–     Күп еллар элек төзелеп, шактый таушалган бина тулысынча төзекләндерелде. Зур эшләр башкарылды: түбәсе яңадан ябылды, тәрәзәләр алмаштырылды, тышы яңартылды, эчендә бизәү эшләре башкарылды. Төрле җайланмалар, җиһазлар кайтарылды. Хәзер менә шуларны урнаштыру эше генә калып бара, – диде ул.
Бирегә җайланмалардан медиацентр өчен акустик система, интерактив такталар, телевизорлар,  видеоконференцияләр үткәрү өчен экраннар, компьютер кирәк-яраклары сатып алынган. Сергей Николаевич спорт уеннары өчен теннис өстәлләре, тамашачылар залына өстәлләр, урындыклар, ял зонасы өчен канәфи, диваннар сатып алынуы турында да әйтте. 
Бүгенге көндә яшүсмерләр ялын кызыклы, файдалы итеп оештыру өчен тиешле шартлар тудыруга зур игътибар бирелә. Әлеге клуб та балалар иҗат йорты, спорт мәктәбе юнәлешендә эшләп, яшүсмерләрне үзендә туплар дип көтелә. 
–    Исеменнән үк күренгәнчә, биредә яшүсмерләр, димәк, 14 тән алып, 18 яшькә кадәрге балалар шөгыльләнә алачак.  Эш спорт, мәдәни-ял, ватанпәрвәрлекне тәрбияләү юнәлешендә алып барылачак. Ул районның ”Алдынгылар хәрәкәте” әгъзаларының җыелып эшләр урыны – базасы да булачак. Биредә медиаүзәк булдыру да каралган. Яшьләр бар яңалыкны да тиз ота, алар гаджетлардан да яхшы файдалана, интернет челтәрендә дә судагы балык кебек йөзә. Шулай да бу медиаүзәктә мәгълүматны ничек дөрес итеп тапшырырга кирәклеге аңлатылачак, дип уйланыла, – диде башкарма комитетның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова. 
Бина белән булган үзгәрешне күреп кайту өчен, төзекләндерелгән клубка килгәч, без аның каршысындагы казылган җир мәйданчыгында берничә ир-атның куак үсентеләре утыртып йөрүләрен күрдек. Бинаның әйләнә-тирәсен чистартуда, төзекләндерүдә спорт мәктәбе хезмәткәрләре дә үз өлешләрен керткән икән.
–    Киләчәктә яшьләр шөгыльләнер урын тирәсен матурайтуда без дә катнаштык. Төзекләндерү эшләре белән бергә тирә-юньне чүп-чардан, корыган агачлардан арындыруга да күп көч куелды. Менә хәзер куак үсентеләре дә утыртабыз, – диде спорт мәктәбе тренеры Николай Ирдинкин.
Район  җитәкчеләре яшүсмерләр өчен каралган әлеге клубның якын көннәрдә ачылачагын әйтте. Ул кызыксынучан балаларның сәләтләрен үстереп, районыбыз данын илебезгә танытырга ярдәм итә торган гөрләп эшләүче урынга әйләнер дип өметләнәбез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев