Районда язгы кыр эшләренә әзерлеккә багышланган семинар-киңәшмә үтте
Семинарга агросәнәгать комплексы, отрядлар җитәкчеләре, инженерлар һәм крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары чакырылган иде һәм аның эшендә район башлыгы Александр Никошин катнашты.
Тармактагы эшнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев сөйләде. Ул 2023 елда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның мәйданы 40482 гектар тәшкил итүен әйтте. Бөртек 103 300 тонна күләмендә җыеп алынган, уңыш, уртача алганда, 25,5 центнер булган. Уңышның төп өлешен уҗым культуралары тәшкил иткән, уртача уңыш дәрәҗәсе – гектарга 32,4 центнер.
Калган башка хуҗалыкларда икмәк уңышы төрле – “Хузангай” җәмгыяте – 33,65 центнер, “Көньяк Әлки” территориаль идарәсе – 30,6 центнер, “А.Н. Ерусланов” фермер хуҗалыгы – 28,5 центнер, “Р.В. Сутягин” – 27,9 центнер, “Р.И. Гыйматдинов” – 25,0 центнер, “Үзәк Әлки” территориаль идарәсе 24,7 центнер, “Ф.Г. Хәмитов” фермер хуҗалыгы – 23,6 центнер, “Көнбатыш Әлки” территориаль идарәсе – 22,7 центнер, “Көньяк-көнчыгыш Әлки” – 22,2 центнер, “Р.Г. Гатауллин” фермер хуҗалыгы – 22,2 центнер, “Көнчыгыш Әлки” территориаль идарәсе – 22,2 центнер, “А.А.Бобров” хуҗалыгы – 20 центнер, “Ф.Х. Гәрәев” – 19,3 центер, “Т.Г. Фәттахов” – 19 центнер.
2024 елда 76 517 гектар мәйдан җиргә чәчү ниятләнелә, ул 2023 ел күрсәткеченнән 5921 гектарга күбрәк. Парга дип, 16 722 гектар җир калдырылган. Чәчүлек җирләре “Восток Зернопродукт” җәмгыяте хисабына арттырылган, аларда пар җирләре мәйданы 6 378 гектарга киметелгән. 40 917 гектар җир язгы культуралар өчен бүленгән, аларның 21 384 гектары – кукуруз һәм көнбагыш өчен каралган. 2024 елга уҗым культуралары 27 281 гектар (шуларның 26029 – көзге бодай, 585 гектары – кышкы арыш) мәйданга чәчеләчәк. Монда көзге шепкән дә исәпкә алына – 673 гектар. Бүгенге көндә уҗымнарның 15989 гектар мәйданы яхшы, 10137 гектары канәгатьләнерлек хәлдә.
Районда 8986 гектар мәйданны күпьеллык үләннәр били, шулар исәбендә 1548 гектар 5 елдан артык кулланылган чәчүлекләр. Нигездә, бу “Хузангай” җәмгыяте. Әмма анда ел саен чәчүлекләр яңартыла. 2024 елга 260 гектар мәйданга чәчү ниятләнелә.
1 мартка кадәр, язгы ашлауны да исәпкә алып, 5209 тонна минераль ашламалар тупланган. Ул 1 гектарга 29,2 кг дигән сүз. Бар күләм дә килешенгән, ашламалар янә кайтарылырга тиеш. “Восток Зернопродукт” җәмгыятендә өстәмә рәвештә сыек ашламалар да кулланалар. Крестьян-фермер хуҗалыклары да шундый алымны куллана башлады. Шундук сыек ашламалар кертүче чәчү комплексын фермер Руслан Сутягин да алды. Барлыгы 2024 елда 14 987 тонна минераль ашламалар кертү ниятләнелә.
Районда 56683 гектар мәйдандагы җирләрнең әчелеге югары. Быел шундый җирләрнең 4324 гектарына известь кертү ниятләнелә. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы чыгымнарның 50 процентына акчаны кире кайтара.
Әйдәп баручы ахрохимик Людмила Желтухина сүзләренә караганда, туфракка известь кертер алдыннан, аңа агрохимик тикшерү үткәрергә кирәк. Ул биш елга бер тапкыр эшләнә.
“Россельхознадзор” бүлеге җитәкчесе Рөстәм Кәлимуллин чәчүлеккә орлыкларны ничек әзерләргә кирәклеге турында сөйләде, ул бары тик сыйфатлы чимал куллану зарурлыгын ассызыклады.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча киңәшчесе Рафикъ Галләмов кыр эшләренә техниканы әзерләгәндә килеп туган борчуларга тукталды. Ул шулай ук хезмәтне саклау, җитештерү эшләренә имгәнүләрне алдан кисәтергә кирәклеген дә билгеләп узды.
2023 елда 362,6 миллион сумга 51 авыл хуҗалыгы техникасы, шул исәптән 3 трактор, 16 бөртек уручы комбайн, 1 азык җыючы агрегат һәм башка техника сатып алынган.
Авыл хуҗалыкларында 294 трактор, шул исәптән 45е чит илнеке бар. Язгы кыр эшләрендә барлыгы 260 машина катнашачак, аларның әзерлеге 78 процент тәшкил итә. “Восток Зернопродукт” отрядларында МТЗ тракторларының 90 проценты төзәтелгән. Тракторлар аеруча “Үзәк Әлки” территориаль идарәсендә яхшы карлган. “Көнбатыш Әлки” территориаль идарәсендә бу мәсьәләдә калышалар. Тракторларга запас частьләр исә сорау буенча кайтартыла.
Чит ил тракторлары исә махсус үзәкләрдә төзәтелә. Аларның язгы кыр эшләренә әзерлеге 64 процент тәшкил итә.
Ел саен техниканы карап чыгу ул – аларны эшкә сыйфатлы әзерләү генә түгел, ул бәхетсезлек очраклары һәм аварияләрне дә булдырмаска ярдәм итә. Хуҗалыкларда техника 100 процент дәрәҗәдә тикшерелергә тиеш.
“Гостехнадзорның” Әлки районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Андрей Петухов язгы кыр эшләрендә катнашачак тракторларга, башка авыл хуҗалыгы машиналарына техник күзәтү үткәрүгә булган таләпләргә, аларны куллангандагы куркынычсызлык мәсьәләләренә тукталды.
Республика буенча “Россельхозцентр”ның технолого-аналитик лабораториясе мөдире Айгөл Габдрахманова авыл хуҗалыгы культураларын үстергәндә, биологизациянең әһәмияте турында сөйләде.
Үсемлекчелек продукциясен җитештерүнең икътисади нәтиҗәлелеген күтәрү турында “Агроинновация” компаниясе җитәкчесе Виктор Анисимов чыгыш ясады.
Шәхси хуҗалык башлыгы, “Татарстан умартачылары” җәмәгатьчелек оешмасы рәисе Рәсим Саттаров авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре һәм умартачыларның бер-берсенә йогынтысы мәсьәләләренә тукталды.
Киңәшмәгә йомгак ясау өчен сүз алган район башлыгы Александр Никошин язгы чәчүгә мөмкин кадәр тизрәк әзерлекне тәмамларга, минераль ашламаларны кертүгә, орлыкларның сыйфатына, механизаторларның квалификациясен күтәрүгә, хезмәтне саклауга тиешле игътибарны биреп, аны вакытында башкарып чыгарга кирәклеген әйтте. Александр Федорович белгечләрне чәчү кампаниясенә зур җаваплылык белән карарга чакырды.
Соңыннан бүләкләүләр булды. Умартачы Михаил Абрамов һәм “Үзәк Әлки” территориаль идарәсенең баш агрономы Мөнир Заһидуллин район башлыгының Мактау грамотасы, “Хузангай” җәмгыятенең ындыр табагы мөдире Иосиф Дулатов район башлыгының Рәхмәт хаты, “Хузангай” җәмгыятенең механик-хисапчысы Данис Апаяров Авыл ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы, “Кызыл Шәрык-Агро” җәмгыятенең баш энергетигы Илдар Хәмидуллин ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Материалларны Лилия Шәфикова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев