Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рәис Галләмов - үз эшенең остасы

Башкара торган эшен – һөнәрен төптән белеп үти торган кешеләрне профессионал дип сокланып һәм зурлап атыйлар. Ә бик гади итеп әйткәндә, үз эше нең остасы була инде андыйлар.

Шушындый югары бәяне моннан 30 еллар элек, эш буенча күрше Алексеевск районына командировкага баргач, андагы авыл хуҗалыгы идарәсенең баш икътисадчысы Илһамия Харис кызы Вәлиева теленнән, Әлки районында шундый ук вазыйфаны башкаручы Рәис Фоат улы Галләмовка карата әйтелгәнен ишеткән идем. Хәер, бай эчтәлекле хезмәт юлының зур өлешен икътисадка бәйле өлкәләрдә эшләгәнлектән, аны барысы да гадел рәвештә югары дәрәҗәдәге профессионал дип таный. 

Рәис 1958 елның 24 апрелендә Иске Үргәгар авылының Фоат Галләм улы белән Зәйнәп Билал кызы гаиләсендә икенче бала булып туа. Өч малай үстерүче Фоат белән Зәйнәп балаларына кечкенәдән үк уку белән бергә хезмәткә дә мәхәббәт тәрбияләүне алгы планга куя. Әнә, 1965 елда укырга кергән Рәис тә, инде өч сыйныфны төгәлләүгә үк, җәйге каникул вакытларында Үргәгар бүлекчәсе бухгалтериясендә әтисе янында хисапчы булып, 8 еллык авыл мәктәбен генә түгел, Базарлы Матак урта мәктәбен тәмамлаганчы, бик тырышып һәм эшен белеп хезмәт куя. 

1974 нче елда, чыгарылыш сыйныфында укып йөргәндә, Галләмовлар гаиләсенә коточкыч зур кайгы килә: Рәиснең бик яраткан әтисе нибары 47 яшендә фаҗигале рәвештә һәлак була. Бу вакыйга әлбәттә, егетнең укуына да нык тәэсир итә, әмма ул үзен кулга алып, урта мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамларга көч таба һәм Казан авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультетына “бишле”гә генә имтиханнарын тапшырып, укырга керә. Туклану, киенү өчен тотылучы чыгымнарны әнисе җилкәсенә салмас өчен, ул студент чорының беренче елында Казан резина техник эшләнмәләр (РТИ) заводында, икенче-өченче курсларда укыганда балалар поликлиникасында каравылчы булып эшли, өстәвенә, сабакташлары белән вагон бушату шикелле бик авыр хезмәтләр башкарып та, укуына зыян китермичә, акча эшләргә өлгерә. Әмма аңа уку җиңел бирелә һәм ул яхшы билгеләр генә алып бара.

1978 елда һөнәри тәҗрибә туплау өчен 5 ай дәвамында Куйбышев (Спас) районының Урта Йорткүл авылында эшләп йөргән вакытлары аерым бер күркәм хатирә булып аның күңелендә саклана. Чөнки Чапаев исемендәге атаклы колхоз рәисе Дамир Таһир улы Хәмидуллин студентны бик җылы каршылап, аңа бала-чага итеп карамыйча, механика остаханәсенә диспетчер вазыйфасына билгеләп, эшендә барлык шартларны да тудыра. Иң мөһиме ул чор өчен бик зур саналган 60 сум(!) күләмендәге оклад билгели, бер әбиләргә фатирга урнаштыра – ә студентка тагын нәрсә кирәк.

Колхоз рәисе практикантның тырышлыгын, эшен белеп башкаруын күреп, югары бәяли, чөнки Рәис Галләмов иртәнге алтыдан машина-трактор йөртүчеләргә юлламалар яза, көн ахырында кабул итә, аларның башкарган эшләрен анализлый, хезмәт хакы билгели. Болардан тыш, кичләрен авыл яшьләре, уку чылар белән ындыр табагында ашлык чистартуны да оештыра әле. Шуңа күрә тәҗрибәле җитәкче Дамир Хәмидуллин аны укуын тәмамлагач, үзенә эшкә килергә дә чакыра. Киләсе елда исә, хезмәт тәҗрибәсен ул туган районын дагы “Актай” совхозында үтә, көз дәвамында ындыр табагында икмәк үлчәүче булып эшли.

1980 елның февралендә Рәис Фоат улы “Актай” совхозына хезмәткә түләү буенча экономист булып урнаша, ә ярты еллап эшләгәч, баш экономист итеп билгеләнә. Эшен ул яратып, иртәнге алтыдан караңгы төшкәнче, күңелен биреп башкара. Әмма конторада, җылыда гына утырмый, даими рәвештә эшчеләр янында – фермаларда, кырларда булып, хезмәткә ничек түләтү шартлары турында аңлату эшләре алып бара. Шуңа да аны совхозның барлык хез мәт ияләре – эшчеләр дә, белгечләр дә ярата һәм хөрмәт итә. Аның үз вазыйфаларын төптән белеп һәм яхшы башкаруын район җитәкчелеге дә күрми калмый, билгеле – “Актай”да өч ел эшләгәч, үзен авыл хуҗалыгы идарәсенә икътисад бүлеге башлыгы итеп, аннары идарә башлыгының экономика буенча урынбасары вазыйфасына билгелиләр.

   Бу бик тә җаваплы вазыйфаны ул 11 ел дәвамында нәтиҗәле рәвештә, яра- тып башкара: авыл хуҗалыгында хезмәт куючыларны матур күрсәткечләргә, зур уңышларга ирештерү максатында төрледән-төрле кызыксындыру чаралары кулланып, районның авыл хуҗалыгын үстерүдә үзеннән саллы өлеш кертә. 1996 елда колхоз-совхозлар гына түгел, бөтен иле белән халык хуҗалыгы күтәрәмгә калып, кем әйтмешли, уникенең берсе булмаган чорда аны “Югары Актай” колхозына рәис итеп сайлыйлар. Хуҗалыкларның, предприятиеләрнең хисабында акча булмаган, барлык гамәлләрне бартерга, үзеңә зыянга вексельләр белән башкару чоры бу. Кайсы алдый – кайсы алдана торган башбаштак заманасы. Әнә шундый кыен чорда да Рәис Фоат улы бөртеклеләрнең уңышын, сыерларның савымын һәм ит җитештерүне арттыру юлларын таба. Иң мөһиме, колхозчыларга айлык хезмәт хакын акчалата да, көнкүреш куллануы товарлары белән дә, икмәкләтә дә, һичьюгы терлек белән вакытында түләп бара. 

   2002 елда аны районның пенсия фонды җитәкчесе урынбасары вазыйфасына билгелиләр. Ул бу өлкәдә дә үзенә хас тырышлыгын куеп, халыкка хезмәт итәргә керешә. Өлкәннәрнең күңелләрен төшермичә, пенсияләрне үз вакытында рәсмиләштереп, тиешле көнендә түләп баруны тәэмин итү өчен бөтен көчен куя. Кечкенәдән шул районда яшәп, халык белән даими аралашып хез мәт иткәч, Рәис Галләмов бөтен кешене якыннан танып, аларның ничек тормыш итүләренә тикле барлык нечкәлеге белән аңлап белә  һәм алар нинди генә мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итсәләр дә, хәлләренә керү җаен таба, кыенлыктан чыгу юлларын аңлата.

2016 елда район Пенсия фондының җитәкчесе итеп билгеләгәндә һичшиксез аның холкының әнә шундый күркәм сыйфатлары да истә тотылгандыр  дип санарга кирәк. Ләкин кеше нинди генә җаваплы вазыйфалар биләмәсен, фәкать аның тылы, ягъни гаиләсе ныклы булганда эше көйле һәм югары нәтиҗәле рәвештә барачак! Бу яктан Рәис Галләм улының бәхете йокламаган дип уйларга тулы нигез бар. Ул Түбән Әлки кызы Наҗия белән танышканнан соң 3 ел дуслашып йөргәч, 1987 елда алар гаилә корып җибәрәләр. Икенче елны йорт салып, Базарлы Матакка күчәләр. Наҗия тормыш итүдә зирәк хатын буларак, иренең һәр эшендә-гамәлендә ышанычлы таяныч ул.

  Мәхәббәткә корылган тату, үзара тулы аңлашу тоеп яшәгән гаиләдә өч бала туып үсә. Бик акыллы, тәүфыйклы һәм тырыш булып, өчесе дә урта мәктәпне алтын һәм көмеш медальләргә тәмамлагач, Казан финанс институтында бик яхшы билгеләргә укып чыгалар һәм хәзер уңышлы гына рәвештә, алган һөнәрләре буенча хезмәт куялар. Олы уллары Рамил белән уртанчы кызлары Лилиядән туган 6 онык та үзләренең әти-әниләре үрнәгендә тәрбияләнгәч, дәү әтиләре белән дәү әниләрен сөендереп матур гына үсеп киләләр. Наҗия һәм Рәис Галләмовлар исә балаларының, оныкларының йөзләргә кызыллык китермичә матур гаиләләр булып, уңышлы иркен тормыш алып баруларын күреп торудан, үзләрен яшәреп киткәндәй тоялар. Шуңа күрә аларның  һәрвакыт хөр күңелле, көләч йөзләренә карап, пенсия яшенә җитүләренә ышанасы да килми.                                                    Ш.Гатауллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев