Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Рашат Гыйззәтуллин: «Дисциплина көчле бездә»

Тормыш – даими өзлексез хәрәкәт, ул турыдан-туры юллар белән бәйле. Без һәр көнне таныш һәм таныш булмаган төрле юлларга чыгабыз. Заманча дөньяны юлсыз, кирәкле урынга тиз һәм җиңел барып җитү мөмкинлегеннән башка күз алдына китереп буламы? Юк, әлбәттә.

Шуңа да көн саен бөтен ил буйлап күп  чакрымнарда  яңа юллар салына һәм искеләре төзекләндерелә. Бу – юл хезмәте эшчеләренең көндәлек авыр хезмәте. “Юл газабы –  гүр газабы”, –  дигән халык мәкале бар. Юл төзүчеләр менә шул газаптан коткара халыкны. Көзге кебек ялтырап торган асфальттан машиналарда җилдерүе үзе генә ни тора!

Әйе, без инде күптән яхшы юлларга күнеккән. Чөнки республикабыздагы төрле программалар нигезендә елның – елында районыбызда да әлеге өлкәдә бик зур эшләр башкарыла. Быел юл төзүчеләр бәйрәме 20 нче октябрьгә туры килә (Бәйрәм көне күчмә –  октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә). Шул уңайдан бу өлкә хезмәткәрләренең хәлен белергә, башкарылган эшләргә күз салырга булдык.  

«Алексеевскдорстрой» ААҖнең Әлки бүлеге җитәкчесе Гыйззәтуллин Рашат Талип улы белән сөйләшәбез.

–     Рашат Талипович, Әлки районы буенча әлеге тармакта ничә кеше эшли? Яшьләре, эш стажлары күпме? Эшкә алганда, төп таләпләрегез нинди?

–     Бүгенгесе көндә бездә 205 кеше исәпләнә. Алар арасында инде 20 елга якын эшләүчеләр дә, яңа гына хезмәт юлын башлаучылар да бар. Иң яшьләре – 18 яшьлек СПТУ студентлары. Бер үк вакытта укыйлар да, эшлиләр дә. Без мондый мөмкинлекне дә бирәбез. Эшкә алган вакытта да бердәнбер таләп- җаваплылык. Дисциплина көчле бездә. Куелган сәгатьтән 1 минут соңга калырга яисә иртә китәргә ярамый. 

–     Эш шартлары, иң зур кыенлык тудыра торган сәбәпләр нидән гыйбарәт?

–     Эш шартлары һәрвакыт һава торышы белән бәйле. Атна-ун көн алдан погоданы карап, эшне күзаллыйбыз. Кышкы зәмһәрир салкыннар гына туктатып торырга мөмкин, ә болай без һәрвакыт план буенча юлда –эштә. Кыенлык тудыручы икенче сәбәп  –  техника. Уйламаган, көтмәгән вакытта ул ватылып куйса, тоткарлык килеп чыга. Өченче сәбәп –эш бара торган урында хәрәкәтнең күп булуы.

–     Иң кызу “урак өсте” елның кайсы айларына туры килә? Кышын эш ничек, эш хакы ул чорда ничек түләнә, хезмәткәрләрдә ризасызлык очраклары килеп чыкмыймы?

–    Һәр елны “урак өстебез” 20 апрельдә башланып, октябрь ахырында төгәлләнә. Менә бу көннәрдә без еллык планны үтәү алдында, соңгы “нокта”ларны куябыз. Ә кышын без шулай ук бер дә туктап тормыйбыз, юлда кайчан эш бетә инде? Кышның үз “капризлары”. Ел дәвамында хезмәткәрләр вакытында акчасын ала, ризасызлык белдерүчеләр юк, кайсылары бу чорда тиешле ялга китеп тора, ял да кирәк бит.

–     Агымдагы елда нинди программаларга нигезләнеп, никадәр эш башкардыгыз?

–     Быел без 3 программага таяндык: “Муниципаль юл фонды”, “Юл хәрәкәте иминлеге” һәм “Транспорт системасын үстерү (урам-юл челтәрен ремонтлау)” программалары.
Әлеге программалар буенча Базарлы Матак авылы урамнарында төрле эшләр башкарылды: кирәкле тамгалар куелды, машина кую урыннары ясалды, тыкрыкларга вак таш түшәлде.  Зур юлларда 12 километр, урамнарда 7 километрга якын яңа юллар салынды һәм төзекләндерелде. Бу көннәрдә “Яшь имәннәр” сәламәтлек-ял лагере юлын тапшырырга җыенабыз. Павел Жарков җитәкчелегендәге бер бригадабыз Юхмачы һәм Шәпкә авыллары юнәлешендә зур һәм төрле хезмәт башкарды.

Павел Жарков командасы белән без аз гына алданрак, Юхмачы ягындагы объектта эшләгән чакта таныштык. 30 га якын төрле яшьтәге егетләрне берләштергән бу бригаданың җитәкчесе, без килгәндә, бер урыннан икенче урынга очып, бал җыйган кортны хәтерләтә иде. Аны тоту җиңел булмады. Артыннан озак йөрергә туры килде. Шулай да, кыска гына вакытка туктатып тору мөмкинлеге туды. 
Павел Жарков юл төзелешендә инде 8 ел эшли икән. Ул объектны октябрь ахырына тапшырырга кирәклеген, эшнең тыгыз булуын, эш бара торган юлдагы хәрәкәтнең күп булуы аркасында, тоткарлыклар һәм кыенлыклар килеп чыгуын, ләкин һава торышы шартларының алар файдасына икәнлеген кыска гына сөйләп бирде. Аның сүзләренә караганда, команда тулы көчкә, дус-тату эшли, һәркем үзенә йөкләнгән хезмәтне намус белән башкара. Икенче генә елын эшләүче иң яшь егет Алмаз Сөләймановның да,  яңа гына килеп: “Алга таба да китәргә җыенмыйм, эш хакы әйбәт, гаиләне тулысынча тәэмин итәргә җитә, монда килүемә чиксез шатланам,” – дип елмайган Игорь Локтевның да, бригадада иң өлкән саналган 52 яшьлек Рөстәм Зәкиуллинның да  кәефләре яхшы. Кайсына гына сүз катсаң да, авырлыктан зарланган, эштән китәргә җыенган ир-егетне очратмадык. Хезмәтенә күрә хөрмәте булган җирдә шулай бит ул.
Әңгәмәбезне мастер Рифат Зәйдуллин белән дәвам иттек. 

–    Планга кермәгән, көтелмәгән эшләр килеп чыгамы?

– Әлбәттә. Җитәкчебез Фоат Вәлиев – беркем гозеренә дә каршы килми торган кеше. Шунлыктан аңа мөрәҗәгать иткән һәркемнең эше –планнан тыш. Бу зарланып әйтү түгел: эшлибез, өлгерәбез. Шундый җитәкчеләребез белән горурланабыз гына.

Үзебезне кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап алганның соңында: “Тиздән - сезнең бәйрәм. Бәйрәмне ничегрәк каршыларга, билгеләп үтәргә җыенасыз?” - дигән сорауны бирми булдыра алмадык. 9 ел шушы өлкәдә эшләүче мастерыбыз сүзгә дә “мастер” булып чыкты, серле елмайды да:

–Беләсезме, безнең хәзер нәкъ менә иң “кызу” көннәр. Эшне тапшырасы, нәтиҗә ясыйсы, алны-ялны белми йөгерәсе вакытлар. Бәйрәм, дип йомшарырга мөмкинлек юк. Бәлки, без аны аз гына соңрак билгеләп үтәрбез, форсат чыгуга, 1-2 көн ял итәрбез, әлегә – билгесез. Иң мөһиме – эш булсын. Эш булса, акча да, аш та бар. Димәк, без дә, гаиләләребез дә канәгать, дигән сүз, –  диде. 
Һәрвакыт шундый шат күңелле, сау-сәламәт, канәгать булып яшәгез. Төзегән юлларыгыз гына түгел, тормыш юлларыгыз да сикәлтәсез булсын! Һөнәри бәйрәмегез белән сезне, юл төзелеше хезмәткәрләре! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев