Равил Гайфуллин: «Безнең эшне табибларның “ашыгыч ярдәм” хезмәте белән тиңләргә мөмкин»
Дөньяда төрле кешеләр бар. Арада яманнары да очрый. Ниндидер җинаятьләр кылына, берәү алдый, икенчеләр алдана.
Менә шунда беренче ярдәмгә килүчеләр ул – полиция хезмәткәрләре.
Без аларның көндәлек эшен, бәхеткәдер дә, күз алдына да китермибез. Югыйсә бу вазифага алынучыларның хезмәте батырлыкка тиң. 10 ноябрьдә Россиядә Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Шул уңайдан без редакциябезгә менә 25 елга якын шул тармакта хезмәт итеп, полиция подполковнигы дәрәҗәсенә күтәрелгән райондашыбызны – Равил Гайфуллинны чакырдык.
Башта – инспекторга стажер
Равил Наил улына әлеге дәрәҗәгә күтәрелгәнче, бу хезмәтнең күп баскычларын үтәргә, аның асылын өйрәнергә туры килә. Чөнки яшьлегендә һич тә тәртип сакчысы булу турында хыялланмый ул. Белемне дә әлеге юнәлештә алмый. Мәктәпне тәмамлагач, ул Казанның М.Горький исемендәге авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Укуны тәмамлап, эшкә урнашу нияте белән районның “Сельхозхимия” берләшмәсенә килгәч, аңа бар ил буенча күзәтелгән дөреслекне әйтәләр: эшкә алабыз, әмма хезмәт хакы юк. Бөртек, печән, салам белән бирәбез... Алда аякка басасы, өйләнәсе, йортлы-нигезле булырга кирәк... Билгеле, яшь егетне әлеге тәкъдим канәгатьләндерми. Дәүләт оешмаларында әле әзме-күпме хезмәт хакы түлиләр. Шуңа да ул шул чорның милиция хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә була. Армия хезмәтен үткән, югары белемле һәм спортны да үз итүче райондашка каршы килмиләр: “Бүген үк эшкә алу мөмкинлеге юк, хезмәткәр таләп ителсә, сезгә хәбәр итәчәкбез”, – дип, өметләндерәләр. Беркадәр вакыттан соң, чыннан да, андый тәкъдим килә. 2000 ел була ул. Яшь белгеч полиция бүлегенең штабта контроль, анализ, планлаштыру буенча өлкән инспектор вазифасына стажер булып урнаша.
Аннары дистә еллар узгач, әлеге штабның җитәкчесе була. Билгеле, кануннарны тиешенчә белми торып, бу тармакта эшләү мөмкин түгел. Шуңа ул Казанның Социаль һәм гуманитар белемнәр институтына укырга кереп, хокукчы белгечлеген ала. 2011-2012 елларда Чечен республикасына тәртип сакларга да җибәрелә. Анда 6 ай булып кайта. Хәрби хәрәкәтләр тукталса да, төбәк әле тулысынча тынычланып җитмәгән. Һөҗүм итәргә дә мөмкиннәр, гомер өчен куркыныч тууы да бар... Аннары Равил Гайфуллин Әлки районы буенча эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары була. “Хезмәттәге уңышлары өчен” 2 һәм 3 нче дәрәҗәдәге медальләре белән бүләкләнә.
Эшнең асылы - тизлектә
Бүгенге көндә Равил Наил улы кизү бүлекчәсендә оператив кизү торучының ярдәмчесе вазифасын башкара.
Кизү тору бүлеге, гадәттән тыш хәл һәм җинаятьчелек эше килеп туганда, тиз арада мәсьәләне хәл итү буенча чаралар күрергә тиеш. Соңга калырга ярамый, чөнки ул кешенең үлеменә, имгәнүенә яисә башка начар хәлләргә китерергә мөмкин.
– Берәр бәла килеп туганда шалтыраталар икән, без мәгълүматны теркибез. Ул урынга тикшерү-оператив группа җибәрелә. Безнең эшнең асылы, мөһимлеге – тизлектә. Мәгълүматны тиз тупларга, тиз арада дөрес карар кабул итәргә, вакыйга булган урынга шундук барып җитәргә. Эшне табибларның “ашыгыч ярдәм” хезмәте белән тиңләргә мөмкин. Алар хезмәтендә дә, бездә дә кайбер очракларда кеше гомерен саклап калуда минутлар хәл итә... – ди эше турында Равил Наил улы.
Башка өлкәдә хезмәт итү турында уйлап белем алганнан соң, бөтенләй икенче тармакта гомер буе – чирек гасыр эшләгән әңгәмәдәшебездән: язмышыгыз шул юлдан алып киткән өчен үкенгәнегез булмадымы, дигән сорауны бирдек:
– Әйе, безгә тормышның караңгы ягын күрергә, җинаятьчеләр белән эш итәргә туры килә. Алардан килгән агрессияне без үзебезгә алмаска, моны якыннарыбызга карата кабатламаска тиеш. Безнең белән психологлар да эшли. Алар ничек итеп киеренкелекне бетерергә өйрәтәләр. Шул ук вакытта без кеше кайгысына битараф та кала алмыйбыз. Ир хатынын кыйный, бала елый. Моны йөрәк аша үткәргәндә, җәберләнүчене кызганган очракта, аны коткарасың. Менә шул ярдәм итүеңне аңлау соңыннан канәгатьлек бирә. Үзеңнең җәмгыятькә ни дәрәҗәдә кирәкле булуыңны аңлыйсың. Билгеле, эшебезнең авырлыгына күрә, күп кенә ташламалары да бар. Алар турында аерым сөйләргә була. Сүз уңаеннан әйтергә телим, районның полиция бүлегенә хезмәткәрләр кирәк. Укыту да каралган, хезмәт баскычыннан күтәрелү мөмкинлеге дә бар, шуңа да кыю рәвештә бу тармакта эшне башларга була, – диде ул.
Гаилә – терәк ул
Равил Гайфуллин – Базарлы Матакта туып үскән, район үзәге мәктәбен тәмамлаган. Аның әтисе – Наил Әсәд улы. Ул гомер буе авыл хуҗалыгы идарәсендә эшләгән. Әнисе Тәүдихә Рәүф кызы районның халык судында хезмәт иткән. Тәүдихә апаның да язмышы үзенчәлекле. Ул Мәскәүдә туган. Әмма 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле, аны әнисе Спас районының Иске Рәҗәп авылында яшәүче апасына кайтара. Үзе шәфкать туташы буларак фронтка китә. Әтисен дә сугышка алалар. Нәтиҗәдә, алар икесе дә яу кырыннан әйләнеп кайта алмый.
Бүгенге көндә Равил Наил улының үз балалары да үсеп буйга җиткән инде. Алар Лилия Сәлихҗановна белән ике кыз, бер ул үстергәннәр. Игезәк кызлары югары белем алганнар: Эльмира – хокукчы, Эльвира инглиз теле һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы булып, хезмәт юлларын инде башлаганнар. Ә төпчекләре – уллары Нияз Базарлы Матак мәктәбенең 10 сыйныфында укый. Әңгәмәдәшем улы турында аеруча горурланып сөйләде. Ул 6 нчы сыйныфта укыганда, районда су полосы буенча уңышларга ирешеп, Мәскәүнең олимпия резервы мәктәбенә алынган. Су полосы буенча Россия чемпионы булуга ирешкән. Ике елдан артык Мәскәүдә яшәгәннән соң, районга кайткан. Шулай да хәзер дә ул спорт белән яратып шөгыльләнә икән. Ярышларда мәктәп өчен волейбол, футбол уйный. Музыка мәктәбендә дә укый – гитарада уйнарга өйрәнә.
Хезмәтегез авыр, катлаулы...
Полиция хезмәткәренең эше сәгатьле түгел. Бәла-каза, фаҗигале хәлләр тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында булырга мөмкин.
– Балаларыбыз үсеп җитүен күрми дә калдым. Иртән эшкә чыгып китәсең, син кайтканда алар йоклый инде. Берәр хәл килеп туса, хезмәт вакытым бетте дип кайтып китә алмыйсың. Төнлә дә барырга туры килә, – ди Равил Гайфуллин үзе дә бу бурыда.
Әйе, авыр хәлдә калучыларга ярдәм кулы сузудан, кеше гомерен саклаудан да мөһимрәк гамәл юктыр. Полиция хезмәткәрләренең эше авыр, катлаулы. Безнең, бар җәмәгатьчелекнең, иминлеге сезнең хезмәтегезнең нәтиҗәлелегенә бәйле. Үткән бәйрәмегез белән тагын бер тапкыр котлап, үзегезгә дә исәнлек-саулык, эшегездә уңышлар телисе килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев