Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республикада коронавирустан тагын бер кеше үлде

Татарстанда узган тәүлектә COVID-19 йоктыруның 80 яңа очрагы расланган. Авыручыларның барысы да вирусны чирлеләр белән аралашу аркасында иярткән. Авырып китүчеләрнең 17 се хастаханәләргә салынган, 63 е өйдә дәвалана.

18 майга Татарстанда коронавирус йоктыруның 2312 очрагы расланган. Барысы 1195 кеше терелгән (22 се соңгы тәүлектә).

Татарстанда COVID-19 белән көрәш буенча штаб мәгълүматларына караганда, Әлки районында коронавирус диагнозы 8 кешедә расланган. Аларның барысы да  авыруны  чирлеләр белән аралашу нәтиҗәсендә йоктырган. Авырулар белән контактта булучылар, гаилә әгъзалары хәзер үзизоляциядә.

Республикада COVID-19 белән белән чирле тагын бер пациент үлгән. Бу Татарстанда коронавирусның сигезенче корбаны. Ул 1941 елгы Түбән Кама районы кешесе. Авыру 1 майдан Түбән Кама район үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегендә дәваланган. Аңарда пневмониянең катлаулы формасы булган. Пациент хроник йөрәк-кан тамырлары чиреннән һәм бронхиаль астмадан интеккән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев