Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Рифат һәм Алсу Җәләловларга торак сатып алуга таныклык бирелде

«Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы кысаларында районыбызның бер матур гаиләсе – Рифат һәм Алсу Җәләловларга торак сатып алуга дәүләттән акча күчерелү хокукы турында таныклык бирелде.

Аны «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә район башлыгы Александр Никошин тапшырды. 

Әлеге өч балалы гаилә Базарлы Матак авылында яши. Рифат Зөфәр улы – “Ромашка” балалар бакчасы хезмәткәре, ә Алсу Ирек кызы район урманчылыгында инженер булып эшли. Кызлары Әминә –1 нче сыйныф укучысы, игезәкләр Ислам һәм Инсафка 5 яшь, алар бакчага йөри. 

–    Кирәкле документларны бер ел дәвамында җыйдык. Һәм менә берьюлы максатыбызга да, хыялыбызга да ирештек. Безнең кебек яшь гаиләләргә шундый программалар белән булышкан республика җитәкчелегенә, район башлыгы Александр Федоровичка рәхмәтебез зур. Алга таба да шулай күпләргә бәхет елмайсын иде,–ди Алсу Җәләлова,сөенеп.

Сезнең өчен без дә шатланабаз. Игелек-рәхәтен күреп, гаиләгезне тагын да ишәйтеп, тыныч тормышта яшәргә язсын.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев