Рифкать абый Исмәгыйлев бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Рифкать Исмәгыйлев районда билгеле кеше. Күп еллар җаваплы вазифаларны били. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә башта – инженер-төзүче, ә аннары җир төзелеше белгече булып эшли.
Хезмәтен яратып башкара
Югыйсә ул тумышы белән безнең яклардан түгел. Туган ягы – Апас районы аның. Ә безнең төбәккә ул Совет чорындагы юллама буенча эшкә җибәрү юлы белән килеп эләгә һәм биредә гомерлеккә төпләнеп кала.
Беренче эшчәнлеген ул, Ключище техникумын тәмамлаганнан соң, Салман машина-трактор станциясендә инженер-җир төзелеше белгече булудан башлый. Әмма совхозлар төзелеп, әлеге белгечлек бетерелгәч, хуҗалыкка прораб булып билгеләнә. Эшенә җаваплы караган, белемле, оештыру сәләте булган ир-егетне район җитәкчелеге шундук күреп ала. Аны авыл хуҗалыгы идарәсенә эшкә чакыра башлыйлар.
– Юк, бармыйм, югары белемем дә юк. Совхоздагы эшемнән бик канәгать, хезмәтемне яратып башкарам, – дип әйтеп карый яшь белгеч.
Әмма район комитетындагы җитәкчеләр дә бирешергә теләми. Ахыр чиктә: “Тыңламыйсың икән, партиядән чыгарабыз”, – дип, кисәтү дә ясыйлар. Ризалашырга туры килә. Нәтиҗәдә, Рифкать Галимҗан улы идарәдә башта – инженер-төзүче, ә аннары җир төзелеше белгече булып 26 ел дәвамында хезмәт итә. “Мактану булмасын, әмма урта техник белемем белән җаваплы вазифаларны биләргә туры килде. Бер-ара хәтта урынбасарларым да югары белемле иде”, – дип куйды ул, хезмәт вазифалары турында сөйләгәндә. Ә йөкләнелгән эш, билгеле, җиңелләрдән булмый: ул вакыттагы райондагы бар колхоз-совхозларда салынган объектларның төзелешендә катнаша ул.
– Без ул елларда якшәмбедә дә ял итмәдек. Иртән чыгып китәбез, кич кайтабыз. Төзелүче объектларның финанс ягын кайгырту минем өстә. Аларның проектлары артыннан йөрергә, төзетергә, ә аннары кабул итәргә кирәк. Аннары, җир төзелеше белгече булып билгеләнгәч, колхозлар таркалып, кешеләргә пай җирләре бүленешендәге исәп-хисап эшләре белән йөрдем. Нинди вазифага билгеләнсәм дә, эш авыр булса да, хезмәтемне яратып башкардым, – диде Рифкать абый, үткәннәрне искә алып.
Эштә – мактаулы, спортта да сынатмый
Районыбызда 41 ел хезмәт итеп, ул “Мактау билгесе” ордены, “Хезмәт ветераны”, “ТРның җир төзелеше белгечләренең мактаулы гражданины” исемнәре, “Социалистик ярышлар җиңүчесе” билгесе белән бүләкләнә. Җитәкчелек тарафыннан тапшырылган Мактау грамотлары үзләре генә дә дистәдән артык.
Хезмәтен башкарудан тыш, җәмәгатьчелек эшләрендә дә актив катнаша Рифкать абый. Салман машина-трактор станциясендә хезмәт иткәндә, комсомол оешмасы сәркатибе, авыл хуҗалыгы идарәсенә күчкәч, 5 ел дәвамында профсоюз комитеты рәисе була ул.
Яшь вакытында спортны да ярата, хәтта республика күләмендә узган чаңгы ярышларында катнашып, 3 разрядлы да була.
Гаиләсе – терәге
Ир-ат өчен хезмәт баскычыннан күтәрелү өчен, аның гаиләсе, артында ныклы тылы булырга тиеш, диләр. Бу очракта да Рифкать абыйга бәхет елмая. Салман совхозында ул сөйгәнен – гомерлек тормыш иптәшен Айсылу апаны очрата. Алар бергә ике бала – уллары Роберт һәм кызлары Ләләне тәрбияләп үстерәләр. Тик менә күптән түгел, берничә ай элек кенә язмыш ир белән хатынны аера. Аягында йөреп торган Айсылу апа, кинәт авырып китеп, хастаханәдә мәңгегә күзләрен йома.
– Бергә гомер итүебезнең 65 еллыгын билгеләп үткән идек. 20 көннән 91 яше туларга тиеш иде аңа, – ди авыр сулап әңгәмәдәшем.
Бу авыр кайгына Рифкать авый күңел кояшы сүнгәндәй кабул итә. Очрашу барышында да ул үзе турында сөйләүдән бигрәк, ешрак тормыш юлдашын искә алды.
– Айсылу апаңның үлгәненә 4 ай. Ул бер генә көн дә күз алдымнан киткәне юк. Табынга килгәч, өстәл артына сезнең белән кебек кара-каршы утыра идек... – диде ул, яшьләнгән күзләрен сөртеп. – Күптән түгел үзен әле төштә дә күрдем. Йөк машинасының әрҗәсе халык белән тулган. Шунда иң уртада Айсылу утырган. Мин кырыйда басып торам. Үземне күреп алды да кояштай елмаеп каршыма килеп басты. Шунда бер сүз әйтми юкка да чыкты...
Рифкать абый, тугызынчы дистәсен тутырып, сәламәтлегеннән зарланса да, җитез үзе. Без килгәндә дә, яңа гына даруханәдән кайтуын әйтте. “Кирәк-яракка шулай үзегез йөри алу – куаныч бит”, - дип, мактап алгач, “Элек чаптырып йөри идем, хәзер бераз картаелды шул. Әкрен генә барганда-кайтканда унлап кеше узды, шулай да тирләп кайтып кердем”, – дип шаяртып та алды.
Шунысы сөендерә: бүгенге көндә гаилә башлыгы улы-кызы кайгыртуында, алар игътибарын күреп яши. Олы кешегә юаныч булсын, күңелен күтәрсен дип, аларның бакчаны да карап, матурайтып торуларын без дә күрдек. Анда аллы-гөлле чәчәкләр дә, яшелчәләр дә үсә иде.
– Улым да, кызым да гел хәлемне белә. Кызым көн саен шалтырата, атна ахырында – шимбә кайтып, дәүшәмбе генә шәһәргә юл ала. Ашарга пешереп, юып-җыеп китә. Бакчага чәчәкләрне дә ул ел да үстерә, яшелчәсен дә утырта. Мин дә алар кайтканчы чыгып, үзләренә сулар сибеп йөрим. Балаларны көтеп алам, алар – шатлыгым. Әти моңсуланма, син безгә кирәк дип, күңелемне дә үсендереп торалар, – дип, ялгыз түгеллеген аңлатты ул. Ә бу дөньяда кемгәдер кирәк булу ул – бәхет, ул гомерне озынайта, күңелгә – өмет, тәнгә сәламәтлек өсти. Юбилей уңаеннан бу исә иң мөһим теләкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев