Рәис Зыятдинов: “Профессиям белән горурланам”
30 апрельдә Россиядә Янгыннан саклау көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм кыю һәм куркусыз һөнәр ияләренә – янгын сүндерүчеләргә багышлана.
Сугышчан кизү постына баскан саен алар бүтәннәрнең тормышын саклап калу өчен үз гомерләрен куркыныч астына куялар. Бүген сүзебез шундыйларның берсе турында.
Рәис Зыятдинов район үзәгендә туып үскән. Базарлы Матак урта мәктәбен тәмамлагач ул инженер-төзүчеләр институтына укырга керә. 1986 елда армия сафларына чакырыла, ике ел Украинаның Житомир өлкәсендә стратегик юнәлештәге ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. Коточкыч авария булган Чернобыль атом электр станциясеннән ул 180 чакрымда гына була.
1997 елда Рәис Зыятдинов Базарлы Матак авылындагы 105 нче янгын-коткару частенә өлкән йөртүче булып урнаша. Берникадәр вакыттан соң ул янгын сүндерүче булып китә. Ә соңгы 16 елда каравыл начальнигы булып хезмәт итә.
–Сез нигә нәкъ менә янгын сүндерүче булып киттегез?–дигән сорауга Рәис Нәҗип улы болай җавап бирде:
–Мин үз өстемә алмасам, тагын кем эшләр, диләрме әле? Янгын сүндерүче – бик җаваплы хезмәт. Теләсә кайсы мәлдә син кешеләргә ярдәмгә килергә, янгын куркынычына киртә куярга тиешсең. Кыскасы, бу һөнәрне сайлавыма һич тә үкенмим.
Янгын частендә дүрт каравыл эшли. Өч тәүлек саен Рәис Зыятдинов, ә аның белән тагын сигез янгын сүндерүче кизү постына чыга. Алар даими әзерлек режимында эшлиләр. Янгын сүндерүчеләр арсеналында өч машина – ике КамАЗ һәм ЗИЛ. Аларның резервуарлары су белән тулы. Ут чыгу турында хәбәр алынуга, җыену өчен нибары бер минут бирелә. 20 минут эчендә янгын урынында булырга кирәк.
–Янгында иң беренче бурыч – кешеләрне һәм мөлкәтне коткару. Ә утны сүндерү – икенче урында. Ут эчендәге бинага ишек аша да, тәрәзә аша да кергән чаклар була. Монда иң мөһиме, хәвефсезлек техникасын саклау һәм исән-имин чыгу турында кайгырту,–дип уртаклаша каравыл начальнигы.
Янгында кешеләр күбрәк утта түгел, ә төтенгә буылып үлә. Рәис Зыятдинов ут-күз чыккан очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеге хакында берничә киңәш тә бирде:
–Без килеп җиткәнче кешеләрнең исле газга тончыгу очраклары да булды. Мондый хәлгә тарымас өчен, төтен тулган бинада иелеп я булмаса тезләнеп хәрәкәтләнергә кирәк. Төтен бит өскә күтәрелә, ә чиста һава аста кала. Нинди дә булса тукыма кисәген берничәгә бөкләп, мөмкинлек булса су белән чылатып, шуның белән йөзне каплау зарур.
Рәис Зыятдинов үз профессиясе белән горурлануын яшерми. Янгын сүндерүче булу, үз-үзеңне җәлләмичә, фидакярьләрчә кешеләргә ярдәм итү һәркемнең дә хәленнән килми, дип исәпли ул. Хәвефле мәлдә кешеләрне бәладән коткару өчен кыю һәм тәвәккәл булырга, ачык фикер йөртә белергә, хәлнең ничек үзгәрәсен алдан күрә алырга һәм, билгеле инде, мәрхәмәтле булырга кирәк.
Язмабыз героена быел 53 яшь тула. Аның көче, энергиясе, кешеләргә ярдәм итү теләге ташып тора. Коткарылган һәр кеше гомере аңа алга таба эшләргә зур стимул бирә.
Ел саен янгын сүндерүчеләр кабат әзерлек үтәләр, квалификация имтиханнары тапшыралар. Намуслы хезмәте өчен Рәис Зыятдинов Маршал Василий Чуйков медале белән бүләкләнгән, хезмәт ветераны исеменә лаек булган.
–Бөтен шәхси составны һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Күпләр белән инде 15 елдан артык бергә эшлибез. Безнең сафларны тулыландыручы яшьләр дә бар. Һәркемгә сәламәтлек, гаилә иминлеге телим, алга таба да бер гаиләдәй тату коллективта эшләргә булсын,–ди Рәис Зыятдинов.
Еллар уза, күп нәрсә үзгәрә, ә менә үзләрен каһарман профессиягә багышлаган кешеләр һаман үз постларында. Аларның хезмәтенең асылы – коткару, саклау, ярдәм кулы сузу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев