Розалия Сафина: “Мин гаиләне таркатмау яклы”
Гомергә бер генә тапкыр булса да районның ЗАГС бүлегенә сугылмый калмыйбыз.
Никахыбызны теркәсәк тә, сабыебызның исемен рәсмиләштерсәк тә, якыныбызны соңгы юлга озаткан очракта да бирегә киләбез.
Шуңа да район башкарма комитетының гражданлык актларын теркәү бүлегендә эшләүче Розалия Сафинаны да күпләр күреп белә. Башкача була да алмый: әлеге хезмәттә аның 25 ел вакыты үткән ләбаса. “Минем быел юбилейлар елы, үз гаиләмә нигез салынуга да 45 ел тулды”, – диде ул бу хакта. Менә шуларны исәпкә алып, гомеребезнең гаять зур вакыйгалары шаһите булган Розалия Разаковна белән әңгәмә корырга булдык.
– Гомердә бер булырга тиешле мөнәсәбәтләрне теркәр өчен ЗАГС бүлегенә килгән кәләш белән кияү генә түгел, андагы бар кунаклар да купшы, матур киенгән була. Тантананы алып баручының да алардан һич тә калышмавы мөһим. Сезнең гадәти көндә дә зәвыклы киенүегезне күреп, үз һөнәре буенча эшли, дигән уй килә. Әлеге хезмәтне ничек сайладыгыз?
– Ул һич тә уйламаган җирдән, үзеннән-үзе килеп чыкты. Район мәдәният йортында концерт киемнәре бүлеге мөдире булып эшләгән чагым. Ул вакыттагы район башлыгы Әмир Кыямов: “Сез ЗАГС бүлеге җитәкчесе эшенә туры киләсез, ризалашыгыз”, – диде. Ә мин үз хезмәтемнән канәгать. Ирем җитәкче булгач, көннәр буе өйдә юк, балалар кечкенә. Мин дә эшкә чумсам, гаилә өчен дә вакыт табып булырмы дип кайгырдым. Әмма тагын чакырып үгетләгәч, каршы килмәдем. Эшемне башлаган көн 1998 елның 7 сентябре иде.
– Алып барган иң беренче тантана исегездәме?
– Эшкә керешүемә 10 көн дә үтмәде, бер яшь парның мөнәсәбәтләрен теркәү билгеләнде. Алар районда хәзер билгеле кешеләр – Алексей Шувалов һәм Гүзәл Хәлиуллина иделәр. Кәләш белән кияү өчен әлеге гомерлек вакыйганы русча алып барыра кирәк. Ә мин Чуаш Кичүендәге татар мәктәбен тәмамлап, бар туганнарым, якыннарым, таныш-белеш белән үз телемдә аралашкан, шулай фикер йөрткән кешегә бу бер дә җиңел түгел. Билгеле, бик дулкынландым, өйдә кат-кат сөйләп каравым да исемдә калган. Нәтиҗәдә, әлеге чара бик җайлы, бер киртәләрсез узды. Бу үз-үземә булган ышанычны арттырды, миңа хезмәтемне дәвам итәргә этәргеч булды. “Мин дә кеше арасына чыга, үз сүземне әйтә алам икән”, – дип уйладым. Аннары минем беренче хезмәтем булган – мөнәсәбәтләрен теркәгән гаиләнең матур итеп яшәве дә сөендерә. Алар да быел 25 еллыкларын билгеләп үтәчәк. Форсаттан файдаланып, үзләрен көмеш туйларын билгеләп үтүләре белән котлыйсым, алдагы көннәрендә дә бәхет телисем килә.
– Хәзер дә язылышу тантанасы русча алып барыламы?
– Элек гел русча иде. Әмма берәү кисәтү ясады: “Без Татарстанда яшибез, ни өчен татарларга да русча сөйлисез?” – диде. Шуннан соң район редакциясе хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иттем, бергә татарча текст әзерләдек. Гариза белән килгән татарлардан: “Сезгә ничек, татарча, әллә русча сөйлисеме?” – дип сорый башладым. Беренче вакытларда сирәгрәк булса, хәзер язылушчы татарларның күбесе тантананы үз телебездә алып баруны хуп күрә.
– Тантана барышында гадәти булмаган хәлләр булганы бармы?
– Бәхеткә, аптырашка калдырган очракларны хәтерләмим. Шулай да кайбер очракта регистрация вакытында яшьләр мөһим сүзләр әйтелгәндә, фото төшерүчегә карый. Аеруча бу кызларга хас. Ул сине ишетми дә. Шул вакытта уңайсыз булып китә. Үзеңне килгән кунакларга гына сөйләгәндәй хис итәсең.
– 25 ел элек бирегә килүчеләр белән бүгенге көн яшьләре арасында аерма бармы?
– Хәзер без матур тормышта яшибез. Яшьләр икенче. Кызларның күбесе рульдә йөри. Аларга фатирлар алып куелган. Бу кызлар үз-үзләренә ышанган була. Бала табалар да, әз генә авырлык, аңлашылмаучанлык килеп чыктымы, алар шундук аерылыша. Элек әле бик яшьли өйләнешүчеләр дә моның гомерлеккә булырга тиешлеген аңлый, шуңа әзер була иде. Һәркайсы үз юллары белән китәргә теләк белдерүчеләрне иң элек үгетләп карыйм. Кайчакта хәтта үз тормышымнан да мисаллар китерәм. Бүген начар икән, иртәгә бөтенләй башкача булырга мөмкин бит. Сүзләремә колак салып, аерылышудан тукталып калучылар һәм соңыннан рәхмәт әйтеп килүчеләр дә булды. Гаиләләрне саклап калуда шулай үз өлешемне кертүемә бик сөенәм.
– Сезнең үз гаиләгезгә дә, Хәлим белән кавышып яшәвегезгә дә 45 ел була икән. Бер-береңә карата булган җылы хисләрне ничек суытмаска?
– Без ирем Хәлим Зөфәр улы белән 7 октябрьдә өйләнештек. Мөнәсәбәтләрне туган авылым Чуаш Кичүе авыл Советында теркәдек. Яратышып өйләнештек. Матур яшәргә тырыштык, дусларыбыз күп иде, мәҗлесләргә йөрдек, гел бергә булдык. Туганнар белән дә аралашып яшәдек. Мин гаиләдә олы бала идем, бертуганнарым да “апа” дип, гел безгә кайттылар. Һәркемгә дә бездән ачык йөз, тәмле тел булды. Яшәгәндә, билгеле, төрле хәлләр була. Сабыр төбе сары алтын, дип юкка әйтмәгәннәр бит. Үткәреп җибәрә белергә кирәк. Минем үпкәли торган гадәтем бар. Хәлим озакка сузмый, шундук сөйләшә башлый. Ачуны озакка сузарга ярамавын үзем дә аңлыйм. Эштә мин гел кеше белән, шуңа да гаиләдә килеп чыккан күңелсезлекне шунда калдырырга тырышам.
– Сез өйдә нинди хатын-кыз, әни, дәү әни?
– Өйдә дә ямьсез йөрмим. Гаиләдә иң беренче кыз бала булгангамы, әни мине балачактан матур киендерде. Хатын-кыз матур булырга тырышырга, киенүенә дә, йөз-башына игътибарлы булырга тиеш дип уйлыйм. Ике кызым Луиза белән Ләйсәнне дә шулай тәрбияләдем. Кызларыма таләпчән булганмындыр, дип уйлыйм. Алар балачактан эшкә өйрәнеп үстеләр. Хәзер балаларга бөтенләй башка караш. Әмма оныкларыма – Аделина һәм Назарга мин бик йомшак дәү әни. Алар ике генә бөртек бит. Гадәти хуҗабикә, дип саныйм үземне. Бакчабыз бар, анда да гадәткә кергән яшелчәләрне үстерәбез. Соңгы елларда бакчамда яраннар үстерүгә өстенлек бирә башладым. Алар үзләре гади, әмма бик матур чәчәкләр бит.
– ЗАГС хезмәткәре һәм гаилә учагын саклаучы хатын-кыз буларак, яшьләргә нинди киңәшләр бирер идегез?
– Мин гаиләне таркатмау яклы. Түземле булырга кирәк. Сез бер-берегезне сайлагансыз, яраткансыз, ул балаңның әтисе яисә әнисе. Күп кенә яхшы мизгелләр булган, нигә аларны онытырга? Кешене ничек бар, шулай, бар кимчелекләре белән дә кабул итәргә тырышырга кирәк. Әнием: “Тау күчә, әмма холык үзгәрми”, – дип әйтә иде. Шуңа да җайлаша белергә кирәк. Аннары хатын-кыз матур сүзе, тәмле теле белән тормышны үзенә кирәк якка барыбер бора ала ул. Мин районыбыздагы бар гаиләләргә дә бәхетле, имин тормыш телим.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев