Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Россия көне белән котлады

Хәзерге Татарстан- икьтисад өлкәсендә зур уңышларга ирешкән, гражданнарның яшәу шартларын яхшыртуга, куәтле Россия төзугә юнәлтелгән эшләр алып барыла торган алдынгы төбәк, диелә Президент котлавында.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Россия көне белән котлады. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне иң әhәмиятле дәуләт бәйрәме- Россия көне уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм. Дөнья куләмендә куп узәклелекнең усуе hәм халыкара мөнәсәбәтләрдә киеренкелекнең артуы белән бәйле яңа тарихи шартларда Россия Федерациясе халыкара  мәйданда узенең позицияләре көчәюен раслады. Икьтисадтагы hәм социаль өлкәдәге узгәрешләр, йогышлы коронавирус чире таралу белән бәйле кыенлыкларны уңышлы төстә җиңә бару, илебезнең көч-куәтен ныгыту Россия Федерациясенең абруен тагын да арттыра, горурлык хисебезнең hәм киләчәк көнгә ышанычыбызның нигезе булып тора",- дип мөрәҗәгать итте Президент Татарстан халкына.
Россия- төрле халыклар яши, төрле мәдәниятләр, төрле диннәр бергә усә торган гаять узенчәлекле ил ул, дип ассызыклый Рөстәм Миңнеханов.
"Бөек Ватан сугышы чорында республикабыз халкы сугышчан hәм хезмәт батырлыгы белән шөhрәт казанды. Хәтер hәм дан елында без фронтовикларга, тыл ветераннарына, фашист лагерьларында тоткынлыкта җәфа чиккән, сабыйлык елларында сугыш афәтен кичергән, уртак җиңугә узеннән өлеш керткән hәркемгә олы ихтирамыбызны hәм ихлас рәхмәт сузләребезне җиткерәбез",- ди Президент.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук быел ТАССР төзелугә 100 ел тулуны бәйрәм итуебезне,илебез тарихында аның гаять зур урын алып торуын , шул уңайдан республикабыз усеш- алгарышының шанлы сәхифәләрен куңелебездә яңартуыбызны искәртеп утте.
Казанышларыбызның нигезен куп буын татарстанлыларның тырыш хезмәте, федераль узәкнең hәм илкуләм лидерыбыз Владимир Владимирович Путинның ярдәме тәшкил итә. Хәзерге Татарстан- икьтисад өлкәсендә зур уңышларга ирешкән, гражданнарның яшәу шартларын яхшыртуга, куәтле Россия төзугә юнәлтелгән эшләр алып барыла торган алдынгы төбәк, дип басым ясап әйтә Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты билгеләп уткәнчә, Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр керту буенча бөтен Россия куләмендә тавыш биру- кеше төп байлыгы hәм хәзинәсе дип танылган илебезнең социаль усешенә яңа этәргеч бирәчәк.
" Кадерле дуслар! Сезгә иҗатта hәм хезмәттә зур уңышлар, исәнлек-саулык, рухи кутәренкелек, бәхет hәм иминлек телим. Россия көне котлы булсын!"- дип төгәлли Рөстәм Миңнеханов котлавын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев