Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Руслан һәм Динара Сәхаповлар: "600 баш токымлы үрдәк бәбкәләре сатып алдык"

...Беркөн шулай Казанда яшәүче туганым шылтыратты. Тавышы яңгырап тора, кәефе шәп икәнен беренче сүзләреннән үк аңладым.

 Дәрвишләр бистәсенә ярминкәгә барган бу. Ә анда безнекеләр сату иткән ул көнне.
–Озын гына буйлы чибәр егеттән тавык түшкәсе алдым. Кайтуга аш куеп җибәрдем. Әй, шулпасының тәмлелеге! Кибет тавыгы түгел инде, күренеп тора, җирдә йөреп, үлән чүпләп үскән чебешләре,–ди әбекәем.
–Сатучының исемен сорамадыңмы?–дип кызыксынам.
–Юк шул. Әмма тагын барам әле ярминкәгә. Әгәр килсә, берьюлы ике-өч түшкә алып куярмын, бик тәмле булды тавыкларының ите,–диде  гомерен башкалада үткәрсә дә, авылны сагынып яшәүче туганым.
Аны искә төшерүем юкка түгел: Базарлы Матакта яшәүче Руслан һәм Динара Сәхаповлар да җәй буе үстергән бройлерларын ике атнага бер уза торган шушы ярминкәгә илтеп саталар икән бит. Дөресрәге, моның белән гаилә башлыгы үзе шөгыльләнә. Аны хәтта телевизордан күрсәткәннәр. Билгеле, бу гаилә турында укучыларыбызга да сөйлисе килде. Руслан һәм Динара белән озак кына сөйләшеп тордык һәм менә ниләр белдек.

Шәһәр кызы – авыл килене
Бу парның гаилә корганына унбер генә ел икән әле. Дөрес, аңарчы егет белән кыз биш ел буе дуслашып, бер-берсен сынап йөргәннәр. Руслан үзебезнеке, Базарлы Матакта туып үскән, мәктәп, аннары Казан дәүләт энергетика институтын тәмамлаган. Ә менә Динара – шәһәр кызы, ул Түбән Камадан. Республика башкаласында укып йөргәндә таныша ул егет белән. Авыл җиренә килен булып төшү перспективасы куркытмый аны, чөнки Русланның төпле, тырыш, ышанычлы ир буласын күңеле белән сизә.
–Миңа биредә яшәү ошый – кешеләре дә әйбәт, шәһәрдәге ыгы-зыгы да юк. Шул ук вакытта үз өең белән яшәүнең өстенлекләре дә күп бит,–ди яшь хатын.
Динара төрле җирләрдә эшли, шул арада иренә ике малай табып бирергә дә өлгерә. Олысы Әмин инде мәктәптә укый, Әмил бакчага йөри.
–Хәзер эшләмим, чөнки соңгы эш урыным бик күп көч һәм вакыт сорый иде. Өйгә арып һәм еш кына соңарып кайттым. Сизәм – улларыма әни игътибары җитеп бетми. Шунлыктан эштән киттем, күбрәк алар янында буласым килә. Ә кошчылык белән шөгыльләнә башлагач, эш эзләү ихтыяҗы бөтенләй бетте,–дип сөйләп китте Динара гаилә тормышлары турында.

 

Эшендә дә өлгерә, хуҗалыгында да
...Институтны тәмамлагач, Руслан район электр челтәрләренә эшкә урнашкан. Ун ел шунда монтер булып хезмәт куйган ул. Күп итеп тәҗрибә туплаган, югары белемен практик эш белән ныгыткан белгечне бер ел элек инженер итеп күтәрәләр. Аның җитәкчесе Руслан Шәйхетдинов белгечләре турында болай ди:
–Руслан Әнвәр улына бик тә җаваплы вазыйфа йөкләнде – ул безнең район территориясендә булган электр линияләренә һәм трансформатор подстанцияләренә техник хезмәт күрсәтә. Ягъни аларның туктаусыз эшләвен тәэмин итә. Катлаулы хезмәт, әмма инженерыбыз аны җиренә җиткереп үтәргә тырыша.

 

Үрдәк шәпме, әллә тавыкмы?
Яшь гаиләнең ихтыяҗлары зур бит аның – үз ояңны да корасы килә, балалар булгач, аларны да киендерергә, ашатырга-эчертергә... Кыскасы, тормышның матди ягын кайгыртмый торып, теләгәнчә яшәрмен димә. Руслан белән Динара да өстәмә керем табу турында уйланалар. Һәм кошчылык белән шөгыльләнергә уйлыйлар.
–Узган елда үрдәкләр үстереп карарга булдык. Башкалар киңәшен тыңлап 600 баш черри-велли токымлы үрдәк бәбкәләре сатып алдык. Билгеле, моның кадәр кошны үз йортыбызда гына үстереп бетерү мөмкин түгел, шунлыктан Иске Баллыкүл авылында бер хуҗалыкны арендага алдык, - ди Руслан.
–Үстереп булдымы соң? Әле бит кошчылыкта тәҗрибәгез дә булмагандыр?–дип кызыксынам.
–Нишләп инде? Без бит аңарчы да үгезләр асрадык, тавыкларыбыз бар иде. Дөрес инде анысы, күп нәрсәгә нульдән тотынырга туры килде. Әмма елыбыз уңышлы булды – үрдәкләр тиз үсеп өлгерделәр. Сизми дә калдык – сатып та бетердек үзләрен,–дип бер-берсенең сүзен тулыландырып сөйлиләр Руслан белән Динара.
Ә быел яңа чыккан бройлер чебешләр сатып алалар. Аз да түгел, күп тә түгел, бер мең баш кына! Аларны башта гаражларында тоталар, аннары Иске Баллыкүлгә алып китеп урнаштыралар.
Бу урында Русланны аерым мактап алырга кирәктер. Егетнең куллары алтын, башы да шәп эшли икән бит! Ул кош-корт үстергәндә кирәк булган барлык җиһаз-механизмнарны үзе ясый белә. Әйтик, төрле бөртекне ваклау, аларга витаминнар, көнбагыш калдыклары кушып, азыкны грануллаштыру җайланмаларын, кош түшкәләрен саклау өчен зур суыткычны, кошларның йонын йолку җайланмасын үз куллары белән ясап куя егет. Заводныкыннан һич ким түгел, кайсыдыр яклары белән яхшырак та әле.
Руслан болай ди:
–Безнең принцип – чебешләрне зыянсыз азык ашатып үстерү. –Шунлыктан химик препаратлар, анальгетиклар кулланмыйбыз, катнаш азыкны сатып алмыйбыз, үзебез ясыйбыз. Төрле бөртекне бутап ашату теләгән нәтиҗәне бирми – чебеш үзе яратканны гына сайлап чүпли. Ә грануллаштырылган азыкның һәр бөртегендә бодае-кукурузы да, витаминнары да була. Кош туклыклы азыктан тиз үсә, авырмый, ите дә тәмле була.
–Бройлер бит бик нәзберек кош, тик торганда тәгәрәп үләргә дә, чирләп, үсүдән туктарга да мөмкин. Сезнең бит әле тәҗрибәгез зур түгел, андый очракларда нишлисез?–дип үземне борчыган сорауларны бирергә  ашыгам Руслан белән Динарага.
–Әйе шул, бройлер ясалма кош бит ул, аны кечкенә бала карагандай үстерсәң генә,–дип ризалаша Динара. Ә Руслан болай аңлата:
–Хаталарыбыз да булды, билгеле. Безнең бит махсус белемебез юк, башкалардан сорашабыз. Интернетта безнең кебекләрне берләштергән төркемнәр бар, шуларга язылабыз. Башкаларны тыңлыйбыз, сораулар бирәбез. Бер төркемне тәҗрибәле белгеч оештырды, күп кенә файдалы киңәшләр бирә ул. Шулай өйрәнәбез инде. Әмма әле барысын да беләбез дияргә бик иртә!
–Кайбер серләрегез белән уртаклашыгыз әле. Менә кайчак бройлер дип алган чебеш тә үсеп китеп, озын аяклы «тәвә кошына» әйләнә. Моның сәбәбе нидә икән?
–Бройлерларга зур мәйданнар кирәкми, алар йорт буйлап чабырга тиеш түгел. Ун чебигә 1 квадрат метр урын җитә. Урыны җылы, коры булсын. Аягы бетеп, утырып тора башладымы, суярга кирәк. Озак үстерүне хупламыйм: кошның авырлыгы ике килодан артса, шул җиткән. Чөнки күбрәк тотсаң, ите тупаслана, кызарып китә, тәме бозыла,–дип белгәннәрен ачып сала Руслан.
–Кошларыгыз авырганда ветеринарларга мөрәҗәгать итәсезме соң?
–Билгеле! Безгә авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев, белгече Рафик Галләмов, баш ветеринария табибы Камил абый Хәйруллин һәм башкалар бик тә булышалар. Без бит КФХ статусында эшлибез, төрле отчет я декларацияләр тапшырырга туры килә – киңәшләрен тыңлыйбыз. Кош гриппы турында хәбәр чыгуга безне дә кисәттеләр. Шөкер, авыру тарала башлаганчы, августта ук суеп бетердек тавыкларыбызны,–ди Руслан. Ә Динара өстәп куя:
–Бу чир бик куркыныч. Аннан саклану өчен барысын да эшләргә тырышабыз – кошлар яшәгән бинаны дезинфекциялибез, үзебез дә өс һәм аяк киемнәрен алыштырып кына керәбез яннарына. Бикләп асрадык, кыргый я авыл кошлары белән аралашмасыннар, дидек.

 

Малайлар да эшкә өйрәнә
–Киләсе җәйгә бүгеннән үк план корасыздыр, шулаймы?–дип сорыйм Сәхаповлардан.
–Дөрес әйтәсез. Бездән быел да үрдәк сораучылар күп булды, шуңа күрә язга бройлерлар гына түгел, үрдәк бәбкәләре дә алырга уйлыйбыз,–диләр алар.
–Быелгы эшегез нәтиҗәсе канәгатьләндерәме соң?
–Табыш турында сорыйсыздыр инде. Яхшы булды, кош итен тулысынча урнаштырып бетердек дияргә була. Безне хәзер беләләр, сорап киләләр, ул яктан проблема юк. Әле менә кызык өчен ат казылыклары да ясап элеп куйдык, Яңа елга өлгерергә тиеш.
–Алга таба киңәергә-үсәргә уйлыйсызмы?–дип сорау бирүемне дәвам итәм.
–Теләк бар. Безгә Иске Баллыкүлдә бик ошый – тыныч, рәхәт. Шунда үз фермабызны төзисебез килә. Өй дә салып куйсаң, рәхәтләнеп яшәргә дә була,–диләр яшьләр.
–Әле бит малайларыгыз да бар, ярдәмчеләр үсә!..
–Шулай шул. Әмин инде, зурысы, кошларны ашатырга ярата. Тырыша! Мактыйбыз үзен, әле велосипед бүләк иттек, булышкан өчен, дип әйтеп бирдек. Аңласын, дибез. Әмилне дә акрынлап өйрәтәбез.
–Улларыгызга сеңел дә кирәк инде,–дип кылларын тартам ир белән хатынның.
–Алла бирса, булыр кызыбыз да - дип елмая Динара һәм өсти: –Иң мөһиме – гаиләдә аңлашу булсын. Бер дулкында булу мөһим.
...Яшермим, Руслан да, Динара да бик ошадылар миңа. Бер-берсен аңлыйлар, уртак максатлары бар. Тырышалар. Авыл җирен яраталар. Шундый яшьләребез күбрәк булсын иде. Әлки ягында тормыш эшчәнлеге дәвам итсен, авыллар яшәсен өчен шундый кешеләр кирәк бит безгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев